Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Эш агачы бик юмарт
20.04.2016

Эш агачы бик юмарт

Шәһәребез яшьләренең һәр минуты санаулы, аларның күбесенең үз  максаты бар. Шуларның берсе — сентябрьдә 17 яшен тутырачак Азат Хәкимов белән сезне дә таныштырасым килә. Ул — индустрия техникумының беренче курс студенты, спортчы. Аның көннәре бер-берсенә бик охшаш уза икән, режим белән дияргә була. Иртән сумкасын күтәреп техникумга килә, сәгать көндезге өчкә кадәр дәресләрдә була. Аннан соң спорт мәктәбенә юл тота. Биредә  өч сәгатькә якын спорт белән шөгыльләнә. Өенә йокларга гына кайта, дисәң дә була. Азатның тренировкалары атнаның һәр көнендә диярлек. Бары тик шимбә генә ял итә. Бу бик авыр, билгеле. “Нинди спорт төре белән шөгыльләнә соң Азат?” — дигән сорау туа. Ул веломотоэкстрим спортын ярата икән. Велосипед белән трамплиннан 5-6 метр биеклеккә сикерәләр. 300 метр араны борылмалардан күз ачып йомганчы, ягъни 25 секунд эчендә үтәргә дә кирәк икән әле.

Азат 2013 елда шушы спорт төре буенча спорт мастеры кандидаты дәрәҗәсенә күтәрелә, 2014 елда Саранскида узган,  2015 елда Мәскәүдә узган бөтенроссия чемпионатларында беренче урынны яулый.  Бу чибәр, тырыш, мөлаем егет өчен сөендем, горурландым!

Шундый зур күрсәткечләргә ирешү өчен нишләргә кирәк соң? Мондый максатчан егетнең әти-әниләре кемнәр? Спортка ничек кереп киткән Азат?  Әлеге махсус велосипедның бәясе ничә сум? һ.б. сорауларны мин бу милләттәшемә очрашкач та яудырдым.

Азатның әтисе рус милләтеннән булса да, әнисе Илфира ханым һәрвакыт татарлыкны алга сөреп яши икән. “Безнең ишектән килеп керү белән шәмаил, минем бүлмәмдә тәсбих, кәләпүш эленеп тора. Шул кәләпүшне киеп, әбекәем янына корбан, ураза бәйрәмнәрендә гаиләбез белән милли ризыклардан авыз итәргә барабыз ”, — ди Азат.  Спортка аны абыйсы Данил алып килгән. Ул элек шушы секциягә йөргән. Азат, абыйсының спорт белән шөгыльләнгәнен күзәтергә яраткан. 6 яшь тулгач, ниһаять, үзе дә кызыксынып киткән. Абыйсы Данил бүгенге көндә Ижау дәүләт техник университетының физик культура факультетында белем ала.

601Спортта барысы да ал да, гөл генә булып тормый. Башлаган чорда авырлыклар булдымы?” — дип соравыма ул:

“Әлбәттә. Мин 7 яшемдә егылып, иягемне имгәттем. Тик ул гына миңа киртә булмады. Яраларым, Омскидагы ярышларда катнашып, 3нче урынны яуладым. Аннан тагын күп тапкырлар имгәндем. 13 яшемдә Латвиягә ярышка китәр алдыннан умрау сөягемне (ключица) сындырдым. Катлаулы операция ясадылар. 2 ай дәваландым. 2014 елда  тагын шул ук сөякне сындырдым. Ул төзәлгәннән соң Мәскәүдә узган чемпионатта беренче урынны алдым. 2015 елда Саранскидагы ярышлардан соң икенче көнне инде финишка килеп җиттем дигәндә, егылып ботымны сындырдым. Шундук хастаханәгә алып китеп, операция ясадылар.  Ул уңышлы чыкмады. 7 сәгатьттән соң тагын  операция өстәленә ятарга туры килде.  Әти-әнием һәрвакыт янымда булдылар. Муеннан аяк бармакларына кадәр гипс салынган килеш өч атнага якын яттым. Селкенергә ярамый иде. Гипсны салдыргач өйдә 2 ай ярым култык таякларына таянып, яңадан йөрергә өйрәндем. Урамга карыйсың — яшел чирәм, урман, кояш кыздыра, ә мин чыга алмыйм. Шул вакытта башыма беренче тапкыр, “Бәлки, спортны ташларгадыр”, — дигән уй килде. “Кирәкме бу спорт төре миңа, юкмы?”  — дип озак баш ваттым. Тик ташларга батырчылыгым җитмәде”, — дип сөйләде.

Шаккатырсың: Азат шундый көчле рухлы егет икән. Бу кадәр тән җәрәхәтләре алып та, спортка мәхәббәте ничек сүнмәгән?! Бүгенге көндә ул 30-31 апрельдә Мәскәүдә узачак бөтенроссия чемпионатына әзерләнә. Аның тренеры Гайнан Хәлиуллин. Ул  безнең әңгәмәгә кушылды. Мин аның кайсы яклардан икәне белән кызыксындым. “Мин Әгерҗе районы Нарат авылыннан. Әтием Зөфәр Галимҗан улы гомер буе шулай ук тренер-остаз булып эшләде. Минем үземә 44 яшь, 1995 елдан бирле шушы спорт мәктәбендә тренер булып эшлим”, — дип сөйләп китте Гайнан. “Җиңүчеләр үстерер өчен остаз нинди булырга тиеш?” Бу соравыма да тренерның җавабы әзер иде. “Башкаларга үрнәк, авторитет булсаң, сиңа башкалар да ышанып карыйлар. Мин үз эшемне бик яратам. Эшне тырышып, сыйфатлы итеп башкарсаң гына, уңышлар озак көттерми”, — диде ул.

Менә шундый максатчан, тырыш, татарлыгын онытмаган милләттәшләрем белән сөйләшәм дә милләтемнең асыл затлары өчен зур горурлану хисләре кичерәм.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.