Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Эшче һөнәрләрнең абруе зур булырга тиеш
3.03.2016

Эшче һөнәрләрнең абруе зур булырга тиеш

25-28 февраль көннәрендә дөнья күләмендә уздырылучы “Молодые профессионалы” (“WorldSkills Russia”) дигән милли чемпионатның Удмуртиядә беренче региональ чемпионаты булды.

Күп кенә илләр Икенче Дөнья сугышы вакытында һәрьяклап зыян күрә. Европаны аякка бастыру өчен эшче кулларга зур мохтаҗлык килеп туа. Бу проблеманы чишү өчен яшьләрне, укытучыларны һәм эш белән тәэмин итүчеләрне һөнәри белемнең әһәмиятенә һәм мөһимлегенә төшендерергә кирәк була. Испаниядә эшче һөнәргә ия булган яшь осталарны үзара ярыштыру 1946 елда ук кертелә. 1950 елда беренче тапкыр Испания һәм Португалия яшьләре арасында ярыш уза. Һәм шул вакыттан бирле бу илләрдә эшче һөнәрләргә карата кызыксыну уяна. 1953 елда “WorldSkills” хәрәкәтенә нигез салына һәм аңа башка илләр дә кушылып, халыкара чемпионатлар уза башлый. Аның максатларының берсе — һөнәри белем һәм эшче һөнәрен дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү. Бүгенге көндә “WorldSkills” чемпионатлары төрле илләрдә елга ике тапкыр уза һәм сәнәгать өлкәсендә яшьләрнең һөнәри әзерлеген үстерү һәм осталыкларын камилләштерүдә иң мөһим чара булып тора. Чемпионатларда 72 илдән 23 яшькә кадәр булган яшьләр катнашып, 45ләп юнәлештә үзләренең осталыкларын сыныйлар.
2012 елда “WorldSkills” хәрәкәтенә Рос­сия дә кушыла. Шул вакыт эчендә Россиянең җыелма командасы ике дөньякүләм чемпионатта катнашты. 2013 елда Лейпцигта лаеклы урын яуланмаса, 2015 елда Сан-Паулуда узган чемпионатта Россия командасы “Югары осталык­лары өчен” 6 медаль алып, 14нче урынга чыга, Генераль ассамблеянең чираттагы утырышында 2019 елда дөньякүләм чемпионат уздыру урыны итеп Казан сайлана.
Ижауда 4 көнгә сузылган әлеге чемпионатта республиканың урта махсус уку йортлары студентлары һәм Удмуртия предприятиеләрендәге яшь эшчеләр катнашты. 150гә якын яшь оста техникум, көллиятләрнең, югары уку йортларының җитештерү мәйданчыкларында 14 юнәлеш буенча көч сынаштылар. Чемпионатта катнашучы яшьләр токарь һәм фрезер станокларында, эретеп ябыштыру технологияләре, электромонтаж эшләре, веб-дизайн, компьютер системасын администрацияләү, җиңел машиналарга хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфларда укыту, пешекче осталыгы, эшмәкәрлек, ресторан эше һәм чәчтараш сәнгате буенча бик авыр сынаулар узып, иң-иңнәрне сайлап алдылар. Региональ этапта җиңүчеләр яз көне Идел буе федераль округы буенча Саранск шәһәрендә узачак чемпионатта катнашачак.