Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Эшсезлек – зур бәхетсезлек
5.10.2013

Эшсезлек – зур бәхетсезлек

1922 елдан бирле Россия базар мөнәсәбәтләрендә яши. Совет системасында хөкем сөргән икътисади планлы җәмгыятьне җимереп, яңа үсеш юлына күчү безнең халык өчен көтелмәгән зур проблемалар китереп чыгарды. Башта булган дәүләт милкен хосусый милеккә әйләндерү киң колач алса, бүген инде халыкның бер өлеше эшсезлектән җәфа чигә. Кая гына карама, адым саен эш эзләп йөрүче кешеләрне очратырга мөмкин. Күпләр бу хәлнең сәбәпләрен аңлап та җиткерми, һаман саен хөкүмәтне “тирги”. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасак, монда хөкүмәт кенә гаепле түгел икәнен аңлавы авыр түгел. Базар мөнәсәбәтләре кешене яңача яшәргә өйрәтүче система икәнен дә онытырга ярамый. Чөнки аның төп үзенчәлеге булып конкуренция тора.

Совет заманында барлык сәламәт кеше закон нигезендә эшләргә тиеш булды, ә эшлисе килмәгән кешене “тунеядец” дип атап, җавапка тарттылар. Хәзер исә эшләмичә өйдә утырсаң да ярый, әгәр яшәргә мөмкинлегең булса – моның өчен җавапка тартмыйлар. Әмма ләкин мондый хәлнең нәтиҗәсе начар: совет заманында эшкә күнеккән әбиләр “җилкәсендә” утыручы яшьләр арта. Укып чыккан яшьләргә дә беренче көннән үк зур акча кирәк. Ләкин зур хезмәт хакы алай тиз генә килми шул – аны күпләр аңламый һәм белдерү буенча күп эш хакы вәгъдә ителгән җиргә керергә тырышалар. Ә аларның күбесе ялган реклама гына. Аннан соң хәзер яшьләр дә эшче һөнәрләренә кырын карый, ә бүгенге көнне алар бик кирәк һәм андый җирләрдә эшләүчеләр яхшы хезмәт хакы алалар.

Газета битләрен карасак, анда төрле һөнәр ияләре таләп ителгән предприятиеләр бар – нигә кереп эшләмәскә. Минем элек укытып чыгарган Марат исемле бер укучым электрогаз белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп инде 10 ел төзелеш эшендә хезмәт итә. Аның эш хакы кайбер айны 50 меңгә җитә. Шул ук вакытта мәктәпне 1998 елда тәмамлаган Артем (гел “5”легә укыды) юрист һөнәре буенча эш таба алмыйча 3 ел инде өйдә утыра, ә моңа кадәр базарда сату итте.

Тәртипле, тырыш икәнен исбатлап, бер җирдә генә урнашып эшләгән кеше вакыт үткән саен күтәрелергә дә мөмкин. Мәсәлән, сәүдә техникумын тәмамлап кассир булып эшкә урнашкан Альбина Гаязова хәзер Можгада кибет директоры булып эшли. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Хәзерге чорда күп һөнәрләргә ия булган отышлы шәхесләр – алар беркайда да югалмыйлар.

Вакансияләрне биреп, конкурс аша уздырып эшкә алучы оешмалар да аз түгел. Пермь шәһәрендә Дзержинский исемендәге завод киң профильле эшче урынына конкурс игълан иткән. Бу конкурста кимендә 4 һөнәргә (токарь, фрезеровщик, электрогаз белән эретеп ябыштыручы, электрик) ия булган кешеләр катнашкан. Барысы 25 кеше җыелган. Ә алар арасыннан болардан тыш тагын шофер, персональ компьютер белгече, кранчы һөнәренә ия булган егетне сайлап алганнар. Ул 50 мең сум хезмәт хакы алачак. Тырыш кешене завод яки башка оешма хисабына укыту да каралган. Мәсәлән, үз эшенең остасы булган хезмәт ияләрен тимерьюл хакимияте мин эшләгән институтка махсус карар нигезендә юллап, үз хисабыннан түләп укыта.

Яшьләргә җиткерәсе килгән киңәшем шул: эштән курыкмаска кирәк, үзеңне төрле тармакларда эшләрлек итеп тәрбияләгән вакытта беркайда да югалмассыз. Эшләгән кеше һәрчак өмет белән яши. Башкалар белән аралашып, хезмәт урынына барып эшләү – зур бәхет, ә эшсезлек — зур бәхетсезлек, максатсызлык ул. Бөек шагыйребез Тукай да бит юкка гына:

“Эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш”, — дип язып калдырмаган.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре,
Педагогия фәннәре кандидаты