Эшне туктатырга ярамый
“Элемтә бүлекләре аша газетага ташламалы бәяләрдән язылып калырга ашыгыгыз!” дигән белдерүне инде берничә санда бирдек. Сәбәбе дә бар иде, чөнки башка вакытта Удмуртия элемтә бүлекләрендә газетага ярты ел өчен генә яздырсалар, быел еллык язылуны оештырдылар һәм шуңа күрә без еллык бәяне күрсәткән идек (960 сум 78 тиен). Ләкин газета укучыларыбызның күпчелеге бу белдерүне аңлап бетермәделәр. Бигрәк тә үз нокталарыбыз аша язылучылар хафага төшеп, редакциягә шалтырата башладылар. “Узган елга караганда бәясе ике тапкыр кыйммәтләнгән икән, язылып булмастыр инде”, — дип зарланучылар да булды. Әлбәттә, алар белән тиз аңлаштык. Кемдер бу бәяне ярты еллык кына дип аңлаган, кемдер нокталар аша язылу бәясе белән бутаган булып чыкты.
Без хәбәрчеләр, газетаны яздырып таратучы милләттәшләребез белән елга ике тапкыр — язын һәм көзен — очрашулар уздыруны матур гадәткә әверелдердек. Тик быел пандемия булу сәбәпле, күп кенә бәйрәм-кичәләр булмады. Газетаны укучы дусларыбызның: “Газетага язылырга соңга калмадыммы әле?”, “Газетага язылу кайчан башлана?” – дип сораулары, кайберәүләрнең: “Кайчан нокталар аша язылуны башлыйсыз?” – дип шелтәләп алулары бу очрашуны тизрәк уздырырга этәрде. Әлеге традициягә әверелгән очрашуыбызны ничек, кайда уздырырга дип баш ватканда, Дәүләт Советы депутаты Наил Рәис улы Мухамедзяновның ярдәмчесе Зөлфия Хәбибуллина белән аралашырга туры килде. Аңа да бу хакта борчылуымны белдердем. Икенче көнне үк ул Мәскәү округы буенча Дәүләт Советы депутатлары Наил Рәис улы һәм Юрий Тюрин белән киңәшләшүен, аларның безгә ярдәм итәргә әзер булуын хәбәр итте. (Аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез). Шулай уртак көч белән без үзебезнең терәгебез һәм таянычыбыз булган милли җанлы дусларыбызны “Мәскәү” теплоходында Ижау буасы буйлап сәяхәткә алып чыктык. Җанлы аралашу республикабызның сәхнә йолдызлары – Светлана Тимершина, Ирек Мөхәммәтҗанов, Радик Сәфәров, Рөстәм Егоров, Ильяс Бәдретдинов, Илгизәр Шакиров, Рәфилә Расүлева башкаруында җырлар, нәфис сүз белән үрелеп барды. Ике сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Ә сүз газетабызның тиражын саклау турында барды. Газетаны яратып укучы өлкән буын китеп бара, аларга алмашка яшьләр килерме? Нокталарыбызны саклап кала алырбызмы? Күңелне борчыган әлеге сорауларга да җавап табылды дип уйлыйм бу көнне. Арабызда иҗади Бәдретдиновлар гаиләсе, “Яңарыш” белән кечкенәдән элемтәдә торучы Эльвира Шәймәрданова, Ильяс, Рөстәм кебек егетләр, газетадагы белдерүне дөрес аңламыйча үз урамында яшәүчеләрне почта бәясе белән газетага яздырып куйган Нурсинә апа Минәҗева (газетаны таратучы милләттәшләребез арасында ул иң өлкәне) кебек апаларыбыз барында, башкача булуы мөмкин дә түгел. Без газетаны яздыруны оештыручы, һава торышының, сәламәтлекләренең нинди булуына карамастан, атна саен өйдән-өйгә йөреп, берничә дистә газетаны өләшеп йөрүче һәр милләттәшебезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сер түгел, әле кичә генә уңайлы, кирәк дип саналган нәрсәләр бүген инде искелек калдыгы дип кабул ителә. Газета уку да көннән-көн арткы планга күчә, бигрәк тә яшь буын белән эшләү авыр. Шуңа күрә яздыру да җиңел түгел. Шәхсән үзем халык белән аралашканда, “Газетаны укыйсызмы?” – дип сорамыйча калмыйм. Еш кына “Татар телендә укый белмим”, — дигән җавапны ишетәм. Югыйсә, чип-чиста әдәби телдә сөйләшәләр үзләре. Бик күпләр: “Хәзер Интернет заманы”, — дип акланалар. Андыйларга Равил Фәйзуллинның сүзләре белән «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга», – дип җавап бирәсе, “Туган телебезне яратасызмы? Милли горурлык хисегез бармы соң сезнең?” – дип сорыйсы килә. “Яңарыш” ул – телебез сагында торучы, Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштерүче милли газета. Аның тиражы безнең бердәмлегебезне, көчебезне күрсәтеп тора. Әгәр телебезне саклый алсак, газетабызның да киләчәге булыр. Ә “Яңарыш” газетасы — телне саклау өчен менә дигән кулланма әсбап. Шунысы шатландыра: безнең белән сәфәргә чыгучыларның барысы да моны яхшы аңлый һәм алар: “Бу эшне дәвам итәрбез!” дигән фикер белән таралыштылар. Берничә апабызның: “Инде быел эшләмәм, дип килгән идем. Ничек ярдәм итмисең инде сезгә? Эшләрбез. Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламасын”, — диюләре; ел саен 6нчы гимназиянең татар сыйныфларында белем алучылар өчен 20 газетага яздыручы эшмәкәр Равил Саттаровның: ”Быел пандемия сәбәпле, бизнес туктап тора. Шуңа күрә: “Газетага яздырып булыр микән?” — дип уйланып йөри идем. Әлбәттә, бу эшне туктатырга ярамый”, — дип әйтүе моның дәлиле.
Безнең белән бергә калырсыз дип ышанабыз, хөрмәтле милләттәшләребез!
Рәмзия Габбасова.
Шәфкать Ганиев фотосурәте.