Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Эшләү хәзер не модно
4.06.2015

Эшләү хәзер не модно

27Уңайлы заманда яшибез. Хәзер кул эшләре белү дә, камыр ризыклары пешерү дә, бакчаңда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү дә “мода”дан төшеп бара. Эшләп азапланасы юк. Базардан алган тәрәзә пәрдәсенә кадәр, сиңа тиешле озынлыкта бөкләп, хәтта элмәкләренә кадәр ясап бирәләр. Өеңә алып кайт та, элеп куй. Плитә янында янып-пешеп ризык пешереп ятасы юк. Әзер ризыкның төрлесеннән саталар. Бу хезмәтләр бездән ялкаулар тәрбияләмиме соң? “Хәзер эшләү не модно”, – дип, юкка гына әйтмиләрдер яшүсмерләр. Шундый фикер йөртүче яшь буында ничек итеп хезмәткә мәхәббәт уятасың инде? Тырышсаң, булдырып була икән! 6нчы гимназиянең технология укытучысы Әлфия Нәбиеваның дәресендә булгач, миндә шундый фикер туды.

Ул көнне мине башларына яулык, билләренә алъяпкыч бәйләгән кызлар каршы алды. 6нчы сыйныфта укучы кызларның плитә янында кайнашуларын күрү — үзе бер матур күренеш. Алар ике төркемгә бүленеп, кыстыбый, удмурт ризыгы — кокрок пешерәләр. Ә Әлфия Рәшид кызы әниләре кебек: “Он күп салдың, табада кыздырганда көя бит”, “Түгәрәк рәвешенә китерү өчен болай кисеп ал”, “Кәстрүлне гел ачып торма”, — дип өйрәтеп тора. Кирәк чагында булышып та җибәрә. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки, укытучы әйтүенчә, араларында пычак та тота белмәүчеләр очрый икән.
“Бәрәңге чистарта белмәүчеләр дә була. Күрәсең, өйдә әниләре аш-су әзерләргә өйрәтмиләр. Ә технология дәресендә ашарга пешерергә, тегәргә, чигәргә өйрәнәбез. Кызлар ризык әзерләү дәресләрен ныграк яраталар. Тегү дәресендә “Нигә инде бу безгә? Кибеттә әзер киемнәр булганда, тегеп утырырга”, — дип көйсезләнүчеләре дә була. Бер сыйныф белән икенче сыйныф кызларының эшкә карашлары аерылып тора. Ул яклап алтынчы сыйныфларның куллары эшкә ятып тора. Эшләрен бәяләгәндә, иң элек, мин дәрескә әзерлекләрен тикшерәм. Кисәтү булса, билгеләрен 1 баллга төшерәм. Эш беткәч, өстәлне җыештырып, савыт-сабаларны юып куюлары да исәпкә алына. Соңыннан бергәләп пешергән ризыктан авыз итәбез, нәтиҗә ясыйбыз”, — дип сөйләде укытучы.
Алтынчы сыйныф кызлары үзләре дә технология дәресенә бик яратып йөриләр икән. Алия Газизова Әлфия апаларын бик яратуын, ул пешерергә өйрәткән ризык­ларны өйдә дә әзерләп каравын әйтте. “Бәлешне әни белән пешерәбез, ә торт­ларны үзем генә пешерәм. Ә менә тегәргә яратмыйм”, — ди ул. Кызлар арасында камыр җәяргә иң остасы Алия Гыймазиева икәнлеге күренеп тора. Аралашкан­да ул мөстәкыйль рәвештә бәлеш, пилмән пешерүе турында сөйләде.
Әлфия Рәшид кызы гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Йомшак уенчык” түгәрәген дә җитәкли. Ел саен май аенда әти-әниләр өчен әзерләнгән чарага түгәрәктә шөгыльләнүче балаларның куллары белән эшләнгән йомшак уенчык­лардан күргәзмәләр әзерлиләр. Ә югары сыйныф укучылары үзләре теккән күлмәкләрдән дефиле оештыралар.
Укытучы кызларны гына түгел, малайларны да тегәргә, пешерергә өйрәткән. “Хәзер чит шәһәрдә укучы егетләр тулай торакта яшәгәндә иң шәп пешерүчеләр икән. Килеп рәхмәт әйтәләр”, — ди Әлфия Рәшид кызы. Ә без яшьләрне ачуланабыз. “Кулларыннан эш килми”, — дип орышабыз. Күрәсең, үзебез тәрбияли, өйрәтә белмибез. Гаиләләрдә Әлфия Нәбиева кебек әниләр булса, бәлки балаларыбыз хезмәт тәмен тоярга кечкенәдән өйрәнерләр иде.

Рилия Закирова.