Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Эшли дә, ял итә дә беләләр
14.11.2012

Эшли дә, ял итә дә беләләр

     Эшли дә, ял итә дә беләләр

Эшли дә, ял итә дә беләләр

10 ноябрьдә Можга шәһәренең “Свет” мәдәният сараенда Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе оешуга 10 ел тулуга багышланган зур чара узды. Можгага барган саен биредә яшәүче милләттәшләребезнең бердәмлегенә, искиткеч сәләткә ия булуларына сокланып, үзем өчен яңалык ачып кайтам мин. Бу юлы да шулай булды. Оештыручылар чарага иҗади якын килеп, җан җылысын биреп, барлык нечкәлекләрне истә тотып әзерләнгәннәр, шул сәбәпле, 3 сәгать бер мизгел кебек сизелми дә үтеп китте. Татар милли хәрәкәте башланганнан бирле җирле телевидение буенча татарча тапшырулар алып баручы Эльвира Насибуллина әзерләгән сюжетлардан төзелгән документаль фильм Можга татарлары автономиясе тарихын тулысынча күзалларга ярдәм итте. 1нче мәктәп каршында эшләүче “Вдохновение” төркеме тәкъдим иткән күз явын алырдай “Айгөл” милли киемнәр коллекциясе үзе генә дә ни тора! Әлеге төркемнең җитәкчесе рус милләтеннән булса да (Наталья Завалина), татар кызларының гүзәллеген милли киемнәребезнең үзенчәлеге аша күрсәтә алган. Тагын шунысын да әйтеп китәргә кирәк: әлеге костюмнарны (спонсор Рифкать Мөхәммәтов) кызлар үз куллары белән теккәннәр. Республикада шөгыльләнүче ансамбльләргә милли костюмнар теккәндә ярдәм, киңәш сорап, менә кемнәргә мөрәҗәгать итәргә була.

10 ел элек татар милли-мәдәни автономиясен төзегән, инде мәрхүм Илгиз Кадыйровка карата бик күп җылы сүзләр яңгырап, бер минут тынлык белән искә алу да, аның тормыш иптәшенә чәчәк бәйләме тапшырылу да, автономия җитәкчесе эстафетасын дәвам иткән Илгизәр Шәйхетдин улы Хәсәновның аталарча кайгыртып сөйләгән чыгышы һәм бүләккә җыр башкаруы да автономия әгъзаларының бер гаиләдәй яшәүләре турында сөйли.

Можга шәһәре хакимияте вәкилләре, Можгадагы һәм Ижаудагы милли оешмалар җитәкчеләре әлеге истәлекле дата уңаеннан тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар. УР Милли сәясәт министрлыгының баш белгече Айрат Гайнетдинов Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның, Казан «Халыклар дуслыгы йорты» җитәкчесе Ирек Шәриповның котлауларын укыганнан соң, автономия активистларына министрлык исеменнән грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм ахырында автономиянең бүгенге рәисе Руслан Галеев кайчан гына булмасын ярдәм кулы сузарга әзер торучы эшмәкәрләрне сәхнәгә чакырып, рәхмәт белдерде. Акча беркемгә дә җиңел бирелми торган, базар мөнәсәбәтләре тамыр җәйгән чорда яшибез. “Акча кешене боза”, — дибез. Сәхнәгә күтәрелгән әлеге берсеннән-берсе яшь, зыялы ир-атларның күңелләрендә милли җанлылык, кешелеклелек сыйфатларының бернигә дә карамый саклануына ничек сокланмыйсың?!

Әйе, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе — республикада оешкан беренче автономия. Әлбәттә, аларның бу өлкәдә тәҗрибәләре дә күбрәк. Удмуртиянең башка шәһәр һәм районнарында эшләүче милли оешмаларга алардан үрнәк алып, эшләргә өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

 

Рәмзия Габбасова