Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Эшкуарлыкка ярдәм
29.11.2017

Эшкуарлыкка ярдәм

23-25 ноябрьдә Удмуртия Республикасы делегациясе Чиләбе шәһәрендә узган “Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының инфраструктурасы системасын үстерүгә ярдәм итү” дип исемләнгән VII Бөтенроссия конференциясендә катнашты. Конференция Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан, Чиләбе өлкәсенең губернаторы ярдәме белән оештырыла.
Конференциядә эшмәкәрләргә ярдәм итүче региональ проектлар, Россия төбәкләрендә 2018-20 елларда кече һәм урта эшкуарлык өлкәсен үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Чара Россиянең 85 төбәгеннән килгән 500гә якын катнашучыны берләштерде. Удмуртияне икътисад һәм төбәкләрдә эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы министрлыклары вәкилләре делегациясе тәкъдим итте.
Удмуртия Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан төзелгән кече һәм урта бизнесны үстерү проекты, министр урынбасары Михаил Тумин тарафыннан уңышлы якланды. Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы җитәкчелеге, федераль үсеш институтлары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм эшмәкәрләр берләшмәсе, бизнес-проект экспертлары тарафыннан региональ проектлар арасында Удмуртия Республикасы иң яхшыларның берсе дип табыла һәм гомумроссия рейтингында 8нче урынны яулап, 11 проект исемлегенә керә.
Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы, 2018 елда проектны тормышка ашыру өчен Удмуртия Республикасына федераль бюджеттан 61 млн. сум күләмендә субсидия бирүне хуплады. Бу элек билгеләнгән исәп-хисап лимитыннан 11 млн. сумга артып китә. Региональ проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль субсидияләрне бүлү 2018 елның февраль аенда булачак дип көтелә.