Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Эчәр суыбыз чистамы?
9.02.2017

Эчәр суыбыз чистамы?

Соңгы вакытта без «экология» дигән сүзне көннән-көн ешрак кабатлый башладык. Нәрсә соң ул экология? Үз эшчәнлегебез, кылган гамәлебез белән, өйдә, эш урынында үзебезне чолгап алган табигый мохиткә нинди йогынты ясавыбыз турында уйлыйбызмы?
Күп очракта бу сорауга кире җавап бирелә. 2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителү дә юкка түгел. Моннан 30 ел элек газета-журналларда “Тиздән эчәргә яраклы чиста сулар бетәчәк. Суны кибетләрдән сатып алырга туры киләчәк” дип язылгач, кем генә ышанды микән? Инде ул көннәр күптән килеп җитте. Шәһәр халкы чиста су эзләп, чишмәдән-чишмәгә йөри. Кибеттә сатыла торганының да чиста булуына ышаныч юк. Әгәр табигатькә битарафлык, саксыз караш дәвам итсә, эчәргә — су, суларга — һава, икмәк үстерергә уңдырышлы туфрак калуы икеле.
“2015 елда Россия Федерациясендә әйләнә-тирә мохит хәле һәм аны саклау турында Дәүләт доклады”нда яңгыраган саннар да шатландырмый.
Ел саен Удмуртия һавасына төрле чыганаклардан 276 мең тонна пычратучы матдәләр ташлана. Бу — республикада яшәүче һәр кешегә 182 кг туры килә дигән сүз. Россиядә әлеге сан 213 кг булса, Идел буе федераль округында — 179 кг.
Удмуртиядә атмосфераны пычрату­чыларның 46%ы автотранспортка туры килә. Россия халкының — 17%ы, Идел буе Федераль округының — 1%ы бик пычрак һавалы зоналарда яшиләр. Моңа кадәр Ижау шәһәре дә пычрак һавалы шәһәрләр рәтендә була. Шунысы шатландыра: 2015 ел күрсәткечләре буенча республиканың бер генә шәһәре дә атмосферасы бик нык пычрак дигән исемлеккә кермәгән. Аның каравы, респуб­ликабызда кулланышта булган 280 млн. куб суның 133,3 млн. кубы тиешенчә чистартылмый яки бөтенләй чистартыл­мый. Удмуртиянең район үзәкләрендә, хәтта әлеге көндә Можга шәһәрендә дә канализация агынтыларын чистарту корылмалары бөтенләй юк. Дөрес, агымдагы елда бу юнәлештә бераз уңай үзгәреш сизелә. 2017 елның гыйнвар аенда Увада чистарту корылмасы кулланылышка тапшырылды. Ел дәвамында Можгада һәм Балезинода тагын ике корыл­ма сафка басачак дип көтелә.

Рәмзия Габбасова әзерләде.