Эчке матурлык кирәк
Һәрвакыт яулык бәйләп йөрүче, көләч йөзле, шат күңелле, чибәр Люция туташ белән мин инде күптәннән таныш. Кешеләргә ихластан бары яхшылык кына теләүче Люция Хөсәенова белән мәчеттә — ифтар ашларында еш очраша идек. Аның дингә ничек килүе белән кызыксындым.
“Әбием Маһирә гарәп телендә дини китаплар укыды. Дингә килүем аның ярдәме белән булды. Кечкенә чакта, әбием дини ашлар үткәргәндә, без тын да алмый тыңлап утыра идек. Шәһәребезнең авиация техникумында укыганда спорт белән мавыктым: йөгерү, атта йөрү, йөзү. 1995-1996 елларда мәчеттә Рәшит хәзрәт оештырган “Ислам нигезләре”н өйрәнү курсларына йөрдем. Ул вакытта мәчеттә Светлана апа Борһанова мине татар телендә аралашырга өйрәтте. Бик матур озын яулык бүләк итте. Рәхмәт аңа, озак бәйләдем мин аны. Элегрәк мөселманча киенүемне бик өнәп бетермиләр иде, үземнең тарафка бик күп мыскыллы сүзләр дә ишетергә туры килде. Ләкин мин беркемгә дә ачу сакламыйм.
1998 елда без Сарапулдан 4 кыз Уфага — Ислам университетына укырга кердек. Тулай торакта яшәдек, сагынып хатлар яздык. Ул вакытта телефоннар юк иде бит. Уфада төзелеп килүче “Лалә” мәчетенә ярдәм итәргә еш бардык. Укуны төгәлләп кайткач, эшкә урнашу җиңел булмады, яулык бәйләгән кешеләрне эшкә аласылары килмәде. Ижауда балалар бакчасында эшләдем. Хәзер Казан шәһәренең Рәсәй Ислам университетының III курсында укыйм, хәләл ризык белән тукландыручы шәхси балалар бакчасында эшлим”, — дип, үзенең тормышын, дингә ничек килүен сөйләде Люция.
Таш белән атканга, аш белән ат, дигән шигарь белән яши ул. 17 яшендә намазга баскан танышым туган шәһәре Сарапулга чираттагы ялында рамазан аенда кайтты. Мәчеткә ифтарларга йөрде. “Башка яулык бәйләп кенә дини булып булмый. Кеше эчке яктан үзгәрергә тиеш”, — ди Люция.
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре