Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Этләргә этлек эшләмик
28.03.2013

Этләргә этлек эшләмик

Мин кырык биш ел буена Удмуртия Республикасының башкаласы Ижау шәһәрендә яшим. Язмышыма үпкәләмим, мең-мең шөкерләремне әйтеп, бүгенге көнемә куанам. Язмам үзем турында түгел, үзебез хөрмәт иткән башкалабыз Ижау шәһәренә бәйле.

Соңгы елларда шәһәр танымаслык хәлдә зурайды, матурланды. Әмма без, биредә гомер кичерүче кешеләр, шул матурлыкның, уңайлыкларның кадерен беләбезме,  үзебездән өлеш кертәбезме?  Шәһәребезнең күркәмлеген, ямен җибәрүче, тынычлыгыбызны җуючы, җаныбызны әрнетүче күренеш – ул да булса урамда көтүе-көтүе белән йөргән ташландык, хуҗасыз этләр барчабызны да борчый торгандыр. Бу бик тә яман да, куркыныч та күренеш. Ташландык, хуҗасыз этләр йогышлы чирләр таратуда үзләренең өлешләрен кертәләр. Балаларга, хәтта олы кешеләргә дә усаллашып ташланып тормышыбызга куркыныч тудыралар. Бернинди чара күрмиләр дип, район, шәһәр хакимиятләрен гаепләп сүгәбез. Ничәмә-ничә еллар буена шәһәр хакимияте шәһәр урамнарыннан  хуҗасыз этләрне арындыру буенча чаралар үткәрсә дә, күркәм нәтиҗәгә ирешкәне юк. Мылтыктан атып үтерү — ул кешесезлек дип хисаплана, агулап юк итәргә дә ярамый. Барча этләрне уңайлы урыннарга урнаштыру да зур чыгымнар таләп итә. Нәтиҗәдә шәһәр урамнарында этләр көтүе-көтүе белән йөрүләрен дәвам итә. Төптән уйлаганда, аларның һәр кайсысының хуҗасы булган. Әмма үзләренә кирәге калмагач, күпләр кайчандыр дуслары булган этләрен урамга куып чыгаралар. Бу бернинди кысаларга да сыймый. Шунысын да онытырга ярамый: ул хуҗасын исенә төшерә, сагына, бер үк вакытта, аны газапка салганы өчен рәнҗи. Ни өчендер без кешеләр — югары дәрәҗәле акыл ияләре — шул хакыйкатьне аңларга теләмибез. Аңласак, мондый хаталар ясамас идек.

Чит илләрдә сәяхәттә булып йөреп кайт­кан кешеләр урамнарында ялгыш та хуҗасыз этләрне күрмәүләрен, андагы  чисталыкка, тәртипкә хәйран калып сөйлиләр. Дөресен генә әйткәндә, без чисталыкны хуш күрәбез, әмма үзебез аңа омтылмыйбыз. Безнең битарафлыктан Ижау шәһәре пөхтәлек ягыннан дан казана  алмый. Элек яз, көз көннәре җиттеме, шәһәрне чистарту, яшелләндерү декадалары, өмәләр уздырылды. Бу чараларда оешмалар, мәктәпләр актив  катнашып, үзләренең өлешләрен кертәләр иде. Соңгы елларда, минем күзәтүем буенча, шәһәребезне яшелләндерүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми. Яңа утырткан агачлар да үсеп китә алмыйлар. Урамнарның ямен алып торган корыган агачларны ни өчендер вакытында кисмиләр. Югарыда кузгалтылган кимчелекләрне бетерү хакында уйлансак иде.

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре