Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


31.05.2012

Энҗе бөртеге

Аш кайчан тәмле була? Күңел биреп пешерсәң, продуктларың сыйфатлы булса, әлбәттә. Шулар өстенә әгәр аш-су остасы “Ашыгыз тәмле булсын!” дигән теләген чын күңелдән әйтеп, елмаеп хезмәт күрсәтсә. Мондый нәтиҗәгә мин 27нче училищеда, аш-су остасы Фәридә Шәрипова белән аралаша башлагач килдем.

Фәридә — Тирсә кызы. Әнисе Роза райпо ашханәсендә пешекче булып эшләгәнлектән, кечкенә чактан ук аның янында бөтерелә, аның да шулай ак халат һәм калфак киеп, тәмле ашлар пешереп башкаларны сөендерәсе, кешеләрдән шулай рәхмәт ишетәсе килә. Бу хыялын ул бераз тормышка да ашыра: сеңелләре Раушания, Филисә, Фәниләне һәм эштән кайткан әтисе белән әнисен төрле  ашлар пешереп сыйлый. Мәктәпне тәмамлагач, мәхәббәте Наилне очрата, яшь гаилә Әгерҗедә тормыш башлый. Фәридә ул чакта даны еракларга таралган кирпич заводына эшкә урнаша. Биредә эшләгәндә уңганлыгы, тырышлыгы, хезмәтен җиренә җиткереп башкаруы өчен күп тапкырлар Мактау грамоталарына лаек була. Заманның кырыс җилләре бу завод янында исә башлап, кыскартулар башлангач, Фәридә ике дә уйлап тормый: 105нче училищеда укып, дипломлы аш-су остасы була. Хәзер ул 27нче училищеда повар булып эшли. “Бик әйбәт кеше, киң күңелле, эшен зур җаваплылык тоеп башкаручы алтын куллы ханым”, — ди ашханә мөдире Любовь Хәлиуллина. “Хезмәтемне бик яратып башкарам, хезмәттәшем Любовь Николаевна белән бик аңлашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез”, — ди ул. Көн саен кухнядагы мең мәшәкатьне үзара ярдәмләшеп башкарсаң гына вакытында җиңеп була. Ә эш күләме бик зур: көн саен 300 студент­ка тулы төшке аш әзерләргә кирәк бит! Бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә. Бу турыда Алабугадан ук килгән санэпидемстанция хезмәткәрләре дә әйтеп, училище ашханәсе хезмәткәрләренең эшенә әйбәт бәя биреп, аларны мактап китте.

Студентлар гына түгел, бу уку йортында эшләүче 70кә якын хезмәткәр дә биредә туклана. “Ашлары тәмле, үзләре ягымлы. Кайнар аш белән туклангач, күңелләр күтәрелә. Заказ биргәндә, өйгә алып кайтырга, туган көннәргә, бәйрәмнәргә тәмле пироглар да пешерергә өлгерә алар”, — ди укытучылар.

Авыр булса да, яраткан һөнәремә тугры калачакмын. Без ишеткән кадәрле рәхмәт ишетүче юктыр да әле”, — ди ул. Бертуктамый бөтерчек кебек бөтерелеп йөрүче җиңел гәүдәле бу ханымны шул рәхмәтләр бәхетле итәдер дә. Ә тулы бәхет — өйдән яраткан эшеңә сөенеп бару һәм кичтән өеңә, гаиләңә, сине сагынып көтүчеләр янына шатланып кайту, диләр. Бу яктан да Фәридә ханымның бәхете түгәрәк. Быел алар Наиле белән җитен туйларын бәйрәм иттеләр. Кодаш авылында яшәүче улы Раил хатыны һәм өч улы белән, Түбән Камада гомер кичерүче кызы Айгөл ире һәм ике кызы белән кайтып, туганнар бергә җыелып бик күңелле итеп үткәрделәр аны. Лаеклы ялдагы Наиле белән мал асрап, бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстереп, эштән ямь, тормыштан тәм табып яши алар.

Күңеле нечкәреп киткән минутларда Наиле Фәридәгә “энҗе бөртегем” дип дәшә. Сөйкемле йөзеннән ягымлы елмаю балкыганы, өлгерлеге, һичкайчан зарлануны белмәс күркәм холкы өчен генәдер, дисәм, алай гына түгел икән. Фәридә — гарәп теленнән “энҗе бөртеге” дигәнне аңлата икән. Исеме җисеменә бик тә туры килә бу мөлаем, җитез, эшчән, тынгысыз татар хатынының.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре