Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - «Энҗе»дә «Татар кызчыгы һәм татар малае» бәйгесе узды
18.02.2021

«Энҗе»дә «Татар кызчыгы һәм татар малае» бәйгесе узды

Ижау шәһәренең 107 нче балалар бакчасында өченче тапкыр “Татар кызчыгы һәм татар малае” конкурсы узды. Бәйгедә катнашучылар үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән таныштырдылар, осталыкларын күрсәттеләр, өйдә әзерләп килгән изүләрне тапшырдылар. Сынауларны уңышлы үтеп, Камилла Яппарова – «Татар кызчыгы», ә Муса Хәсәнов “Татар малае” исеменә лаек булды. Алар Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче “Ак калфак” оешмасы уздырачак “Татар кызчыгы һәм татар малае” республикакүләм конкурсында катнашачаклар. (Конкурс турындагы тулырак язма белән газетаның алдагы санында таныша алачаксыз).