Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - «Энҗе»дә — Сабантуй
14.06.2017

«Энҗе»дә — Сабантуй

Азин урамында урнашкан 107нче «Энҗе» балалар бакчасында татар телен өйрәтүләре турында радио, телевидение, ”Яңарыш” газетасы аша бик күп ишеткәнем бар. Муса Җәлил исемендәге китапханәдә, Халыклар дуслыгы йортында уздырылган чараларда да балаларның чыгышларын күреп хозурланам. Бик күптәннән бу бакчага барып, үз күзләрем белән күрәсе килеп йөри иде. Ниhаять, шундый мөмкинлек туды.
2нче июнь көнне бу бакчада балалар Сабан туе булуын ишеттем дә, әз генә күчтәнәч алып, кунакка киттем. Капканы ачып керү белән биредәге матурлыкка, чисталыкка, зәвыклы бизәлешенә игътибар иттем. Эчкә узган саен аның матурлыгына сокландым.
Милли кием кигән балалар, тәрбиячеләр, түгәрәк мәйдан, аның уртасында җәелгән келәм, татар көйләре яңгырап тору — болар барысы да чын Сабантуйны хәтерләтә. Мин рәхәтләнеп тамаша карадым. Уеннарга килгәндә, алар нәкъ Сабантуйдагыча иде, хәтта көрәш тә булды. Уеннарда катнашкан һәркемгә бүләкләр бирделәр. “Һәр елны бүләкләр белән Равил Шәрифуллин ярдәм итә”, — ди бакча мөдире Бриллиант Рәфыйк кызы.
Безнең балалар үскәндә балалар бакчаларында мондый бәйрәмнәр оештырылмый иде, рус мохитендә үстеләр, шуңа да алар татарча аралашмыйлар. Ә бу балалар бәхетле: алар татар телен, милли йолаларыбызны белеп үсәләр.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.