Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Энҗегә тиң ул
15.04.2021

Энҗегә тиң ул

Табигатьнең кышкы йокыдан уянып килгән чагы. Якты кояш күзләрне чагылдыра. Кошлар сайраганы, гөрләвекләр җырлаганы ишетелә. Менә шундый гүзәл, табигать яшәргән, бар дөнья матурлыкка күмелгән вакытта туган ул. Шуңадыр да кояшны, җылыны ярата, күңеле мәңге яшь, энергиясе ташып тора аның. Яз кебек якты, ихлас, нурлы. Бүген дә ул, иртәдән үк елмайган кояшка сокланып, бакча капкасыннан белгән догаларын укып керде. Шул догаларны укып, үзенә генә түгел, балалар бакчасында эшләүче һәр хезмәткәр өчен Ходайдан сабырлык, күркәмлек, тынычлык сорый. Чөнки биредә эшләүчеләр — тәрбияче, пешекче, җыештыручы, тәрбияче ярдәмчеләре, хужалык мөдире, педагог һәм бакчада башка бик күп хезмәт куючылар — нәниләр өчен жавап бирә. Ә аларның барсын да Бриллиант Рафыйк кызы Абдрахманова житәкли. Сүзем Ижау шәһәренең 107 нче балалар бакчасы мөдире, чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, бик күпләрнең остазы булган җитәкчебез Бриллиант Рафыйк кызы Абдрахманова турында.

 

 

 

Ий балачак, балачак

Кырынды авылы кызы Бриллиантның балалык еллары уйнап-көлеп кенә үтмәгән. Үги әти белән үскәч, төрле хәлләр булгандыр. Әмма бу кызда әнисе Зәйтүнә апаның каны ага. Тырышлык, үжәтлек, төгәллек, чисталык, тагын бик күп күркәм сыйфатлар әнисеннән күчкән аңа. Балаларны яратуы да Зәйтүнә ападан. «Әнкәй һәрвакыт кибеттән кәнфитләр ала иде дә, өйгә кайтканда юлда очраган һәр балага өләшә иде», – дип сөйли Бриллиант ханым. Һәрберсенең кем баласы икәнен белгән ул, башларыннан сөеп озатып калган. Шул кәнфит-сагызларны алыр өчен, бала-чага: «Зәйтүнә әби!» – дип елыша торган булганнар. Ул балалар инде зурлар, әмма юмарт, ачык күнелле Зәйтүнә әбиләрен хәтерлиләр.

Арчага – белем алырга

Бриллиант 16 яше тулгач, Арчага укытучылар хәзерли торган училищега укырга керә. «Кайбер районнардан йон оекбаш белән әби галошы киеп килгән укучылар бар иде. Безнең Кырынды халкы элек-электән үк зәвык белән киенергә яраткан. Шуның белән якын-тирә авыллардан аерылып торганнар. Мине дә әнкәй: “Балам кеше арасында ким-хур булып йөрмәсен”, — дип, барлы-юклы акчасына яхшы гына киендереп, укырга озатты. “Аллага шөкер, кеше арасында кимсенеп йөрмәдем, әнкәйгә мең рәхмәтле мин”, — ди ул яшьле күзләрен сөртеп. Әнә шулай йөзләгән чакрым юл узып, белем алырга дип, бер күрмәгән-белмәгән җирләргә килеп, белем ала авыл баласы. Белгечлек алгач, аны Әгерҗе районының Тоба авылындагы азкомплектлы мәктәпкә эшкә җибәрәләр. Директор да, башлангыч сыйныф укытучысы да була ул. 20 яше тулар-тулмас кыз балага нинди җаваплы эшләр йөкләнгән!

Язмыш Ижау белән бәйли

Авыл мәктәбендә хезмәт чыныгуы алган кыз 1990 елда Ижау шәһәренә китә һәм биредә балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. Әлеге һөнәр Бриллиант Рафыйк кызын бизәп кенә калмый, ул аңа шатлык чыганагы да була. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга файда китерүенә куана. Ел артыннан еллар узганы сизелми. Соңыннан Короленко исемендәге Дәүләт гуманитар педагогика институтында югары белем ала.

Тәрбиячедән — мөдир

Эшлекле Бриллант ханымны җитәкчеләр дә күреп алалар. 2007 елда аңа дүрт төркемле балалар бакчасын җитәкләргә тәкъдим итә­ләр. Бу вакытта әлеге 107 нче бакча, берничә дистә ел тик ятканнан соң, ремонтлап сафка бастырылырга тиеш була. Бирегә килгәч, Бриллиант ханым бермәлгә тынсыз кала. Бер айдан эшли башларга тиешле бинада бернәрсә дә булмый. Цемент идәннәр, буявы купкан стеналар….Тешен кысып, җиң сызганып, эшкә тотына ул.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмау… Гомер буе кешегә хезмәт итә торган сыйфат инде ул. Әгәр киресе булса, гомер буе сиңа зыян китерә торган гадәт. Төннәр буе йоклый алмаган чаклары күп була аның ул вакытларда. Тырыша, авырлыкларга түзә. Үзе дә эшли, башкаларны да эшләтә. Чөнки бу бакчада гомере буе хыялланган татар төркемнәре булачак. “Балаларга туган телебез — татар телен өйрәтәчәкбез, гөрләтеп татар бәйрәмнәре үткәрәчәкбез”, — дип, матур хыяллар белән янып эшли ул.
Бакча вакытында сафка баса. Ул җитәк­ләгән 107 нче балалар бакчасы көннән-көн күзгә күренеп үзгәрә. Бүгенге көндә 4 төркемле бакчабыз 8 төркемле булып эшли.

Уңышларыбыз

Төрле проектларда катнашу, тәрбия­челәрнең югары белемле булулары, аларның төрле бәйгеләрдә катнашуы, дәрәҗәле урыннар яулавы… Болар барысы да җитәкче тырышлыгы нәтиҗәсе. Яңалыклардан курыккан кешегә гомер буе бер урында таптану куркынычы яный. Шуңа күрә, Бриллиант Рафыйк кызы кул астында эшләүче тәрбияче кызлар, кыенлыклардан курыкмыйча, алга баралар, дәресләрен төрле яңа алымнар кулланып уздыралар. Җитәкче дә аларны гел мактап, үсендереп тора. Коллективта күбрәк яшь кызлар бит! Нинди генә бәйгеләрдә катнашмый алар. Район, шәһәр, республика күләмендә уздырыла торган бәйгеләрдә генә чикләнеп калмыйча, Татарстан Республикасы уздырган һәм Рәсәй күләмендәге конкурсларда да катнашып, призлы урыннар алалар. Бүгенге көндә 107 нче балалар бакчасы республикакүләм һәм шәһәркүләм таяну мәйданчыгы булып тора, этномәдәни компонент буенча шәһәркүләм методик берләшмәсендә тора. Бакчада елга берничә тапкыр семинарлар уза. Удмуртиядән, Татарстаннан тәрбиячеләр килеп, эш алымнарын өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Әгерҗе районы Тирсә авылы «Миләүшә» балалар бакчасы белән дә тыгыз элемтә дә 107 нче балалар бакчасы. Кунакларны Бриллиант ханымның эчкерсезлеге, һөнәри осталыгы, таланты сокландыра. Үз эшенең остасы шул ул! Шундый җитәкче кулы астында эшләвебезгә ак көнләшү белән карыйлар алар безгә.
Бриллиант ханымның ике кызы — Ләйсән белән Айназ да тәрбияче һөнәрен сайладылар. Бүгенге көндә икесе дә балалар бакчасында эшлиләр. Әниләре кебек нинди генә эшкә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкарып чыгалар. Оста, талантлы, төгәл, яшь хезмәттәшләребезне коллективтагы һәркем хөрмәт итә, ярата.

Милләтебез, телебез өчен җан ата

Бриллиант Абдрахманова Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе дә әле. Оешманың максаты: татар гаиләсен саклау һәм татар милләтен үстерү, гореф-гадәтләрне, телне саклап калу; дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү; үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру. Әлеге максатларга ирешү өчен Бриллиант ханым нинди генә мастер-класслар оештырмый, «Килен чәе», «Исем кушу » йолалары, «Татар малае, татар кызчыгы» бәйгесе, калфак тегәргә, намазлык чигәргә өйрәтүче остаханәләрне “Энҗе” балалар бакчасында эшләүче кызлар белән берлектә уздыру матур гадәткә әверелде. Татар милләте, туган теле өчен ут йотучы бу ханым һәрберсенә күңел җылысын биреп эшли.
Быел яз никтер соңарып килә. Ашыкмый ул. Язлар соңарган саен үткән көннәр, кылган эшләр турында уйланасың. Баксаң, гомер заяга узмаган икән. Бүгенге көндә Бриллиант Рафыйк кызы Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Удмуртия Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Мәга­рифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны. Болар Бриллиант ханымнын хезмәтенә бәя!
55 ел! Язгы кояш аңа быел 55 нче тапкыр сәлам бирә, якты, җылы нуларын сибә. Тагын бик күп еллар, Бриллиант ханым, язгы кояштан яшәргә көч, дәрт алып, тормыш юлын якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез белән бергә атлагыз!

Ләйсирә Йосыпова, Ижау шәһәре.