Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Энвиль Касимов: «Бу — безнең уртак бәла!»
26.05.2016

Энвиль Касимов: «Бу — безнең уртак бәла!»

Узган атнада Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының милли сәясәт, иҗтимагый куркынычсызлык, регламент һәм парламент эшен оештыру буенча даими комиссия рәисе Энвиль Каси­мов, Дәүләт Советы депутатлары, Сәламәтлек саклау, Фән һәм мәгариф, Эчке эшләр бүлеге, Физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыклары, Яшьләр парламенты вәкилләре, журналист­лар катнашында “Наркоманиягә каршы көрәш — безнең уртак бурыч” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

Чәчләр үрә торырлык!

Узган елда Удмуртия Республикасында законсыз рәвештә нар­котиклар сату-тарату буенча 2554 җинаять эше ачыкланган. Әлеге җинаять кылучыларның 51%ы 16 яшьтән 29 яшькә кадәр, шуларның 60%ы беркайда да эшләмәүчеләр. Җинаятьләр арасында 78 яшүсмер тарафыннан кылынган 77 җинаять бар. Аның 66% ы Ижау шәһәрендә кылынган. Җинаятьчеләрнең күбесе урта һөнәри белем бирү оешмаларында укыйлар. “Төзелеш технологияләре” техникумы — 5 кеше, “Авыл хуҗалыгы төзелеше” техникумы — 8 кеше, “Төзелеш” техникумы — 5 кеше. Әлеге санның югарылыгын бу техникумнарга укырга кергәндә конкурс юклыгы белән һәм бирегә балалар йортларында, интернатларда тәрбияләнүчеләрнең укырга керүе белән аңлаталар.
Наркологик диспансерда 2015 елда 4807 кеше исәптә торса, агымдагы елда бу сан 5011гә җиткән. Шуның 70%ы Ижау шәһәрендә яшәүчеләр. Яңа төр наркотиклар кулланучы 13 яшүсмер, үлемгә китерә торган наркотикларны кулланучы 36 кеше исәптә тора. Наркология учреждениеләрендә 308 бала исәптә тора. Шуның 160ы — тарта торган катнашма кулланучылар. Узган елда наркотик матдәләр белән агуланган балаларга, яшүсмерләргә 175 тапкыр ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Наркотиклар белән агуланып 18 кеше үлгән һәм аның өчесе балигъ булмаган балалар.

Удмуртия Республикасы наркологик диспансерының баш врачы Татьяна Карлова: “Бүгенге көндә наркотиклар куллану буен­ча героин түгел, ә дизайнер наркотиклар өстенлек ала. Эфедрин, первотин матдәләре — иң куркыныч наркотиклар. Сер түгел, спорт белән шөгыльләнүчеләр махсус тукланалар. 6 спортчының махсус ризыкларында наркотик матдәләр таптык. Фитнес үзәкләрен дә күзәтү астына алырга кирәк. Без бүгенге көндә мәктәп укучыларының мәҗбүри рәвештә наркотикларга тест үтүләренә ирешергә тырышабыз. Аларга гына түгел, укытучыларга, тәрбиячеләргә дә тест үткәрергә кирәк. Күптән түгел шундый хәл булды: безнең хезмәткәр кызын балалар бакчасына илткәч, бездә — наркологик диспансерда дәваланып чыккан хатын-кызның шунда эшләгәнен күрә. Җәмәгать, кая барабыз? Безнең балаларны наркоманнар тәрбияли! Медицина тикшеренүен дәүләт учреждениеләрендә үтүне канун итеп кабул итәргә кирәк. Машина йөртүчеләрнең күбесе шәхси клиникалардан сатып алынган белешмәләр белән йөри. Педагогия уку йортларына бүген керү бик уңайлы, чөнки анда бик түбән баллар. Димәк, теләсә кем укытучы-тәрбияче булып чыга ала һәм алар балалар бакчаларына, мәктәпләргә баралар. Тагын бер афәт — кальян тарту һәм электрон сигаретлар — аларның барсында да наркотик матдәләр бар”.

Энвиль Касимов: “Наркоманиягә каршы күпме генә чаралар үткәрсәк тә, без бик аз эшлибез. Бу — безнең уртак бәла. Безнең илгә наркотикларны системалы рәвештә кертәләр. Аларның ниятләре безнең нәселләрне юкка чыгару. Бу — безгә каршы җитди сугыш. Без бүген әлеге саннарны узган еллар белән чагыштырып, наркотиклар буенча җинаятьләр кылу кимегән дибез. Ә сез уйлагыз: күпме төнге клублар, кафелар ябылды, аның өстенә акчаның бәясе төште. Бары тик шуның өчен генә бу саннар кимеде. Рәсми статистика чынбарлыктан бик күпкә аерыла, шуны онытмыйк!

Яшьләр парламенты вәкиле: “Яшьләр­нең, яшүсмерләрнең буш вакытын үткәрергә шөгыль табарга, алар белән эшләү өчен белгечләр әзерләргә кирәк. Игътибарны яшь гаиләләргә юнәлтү мөһим. Әтисе-әнисе наркоман булган балалар күп”.

Якшур Бодья районында нәшер ителүче “Рассвет” газетасы журналисты:
“Безгә наркоманиягә каршы сыйфатлы мәгълүмат җитми. Без әти-әниләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Авыл җирендә яшүсмерләрне спортка җәлеп итү өчен мөмкинлекләр юк”.

Урта һөнәри белем бирү учреждениесе җитәкчесе:
“Бүгенге көндә өлкәнрәк студентлар авылдан килгәннәрне, әти-әнисезләрне нар­котикларга тарталар. Безнең балалар үз проблемаларын сөйләргә өйрәнмәгәннәр, ә без, үз, чиратыбызда, сорамыйбыз. Бер яшүсмердән: “Насвай каян алдың”, — дип сорагач, ул: “Миңа тренер тәкъдим итте,” — ди. Авылдан килеп укучы студент кызны төрле түгәрәкләргә йөртергә тырышып карадык. Ул йөрми. Әнисенә шалтыраттык. Ә ул: “Минем вакытым юк, сыерларны калдырып килә алмыйм”, — диде. Өстәмә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре мондый балаларны алмыйлар. Аларга сәләтле, акыллы балалар гына кирәк! “Ни өчен җинаять кылдың?” — дигәч, алар “Эш юктан”, — диләр. Нәтиҗәдә, бала кая барырга тиеш? Безгә эшне үзебездән, зурлардан башларга кирәк”.

Белгечләр фикеренчә, Россиядә наркомания афәте 1991 елда — Борис Ельцин наркотикларны шәхси максатта кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тартуны гамәлдән чыгару турындагы законны имзалагач башлана. Шуннан соң башланган “демократия” гаять аяныч нәтиҗәләргә китерде. Җәмгыять аңына килергә тырышкан арада наркомания миллионлаган кешенең гомерен өзәргә өлгерде инде. Хәзер илдә ел саен 250 мең чамасы кеше наркотик­ларга бәйле авыруга әйләнә. Саннарга караганда, наркоманлык Ижау шәһәрендә бик нык таралган. Гасыр афәтенә көрәшкә барыбыз да күтәрелсәк иде.

Рәфилә Рәсүлева.