Энвиль Касимовның соңгы проекты
22 октябрьдә “Галерея” күргәзмә залында “Удмуртия төсе” исемле күргәзмә ачылды. Әлеге проект — безнең арабыздан киткән “Удмуртская правда” газетасының баш мөхәррире Энвиль Касимовның соңгы эшләренең берсе.
Күргәзмәдә ул Удмуртиядә булган барлык рәссамнарның эшләрен күрсәтергә теләгән була. “Удмуртия төсе” күргәзмәсе Удмуртиянең 100 еллыгына багышланган. Шулай ук әлеге проект буенча видеофильм, каталог эшләнгән. Рәссамнар арасында милләттәшләребез дә шактый. Биредә Расиф Батыршинның “Ана портреты”, Менсадык Гариповның “Урман хуҗасы”, Рәшид Нурмөхәммәтовның “Ак квадрат. Натюрморт”, Әнвәр Сафиуллинның “Кофе яратучы”, Рем Таһировның “Карт Мултан” исемле эшләрен күрергә була. Энвиль Касимовның “Лук 3” исемле рәсеме 2017 елда ясалган. Әлеге рәсемнең мәгънәсен төрлечә аңларга була. Бер яктан ул авылдагы крестьян хезмәтен аңлатса, икенче яктан күз яшьләрен, максатка ирешүне тасвирлый.
Әлеге күргәзмә 29 ноябрьгә кадәр барачак. Күргәзмәдә булсагыз, һичшиксез, төрле хисләр алырсыз, уйланырсыз. Күргәзмәгә рәхим итегез!