Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Эльгизә Госманова: “Бизләрегез тәртиптәме”?
8.10.2015

Эльгизә Госманова: “Бизләрегез тәртиптәме”?

Бераз авырып китәргә туры килсә, кичекмәстән табиблар турында уйлый башлыйсың. Баш авыртса, кемгә барырга? Кан басымы күтәрелсә, нишләргә? һ.б сәламәтлеккә кагылышлы сорауларга җавапны табиблардан ишетәсе килә. Тик ни кызганыч, заманасы шундыймы, хастаханәдә аларга эләгү җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә дерматолог, невропатолог, окулист, эндокринолог һ.б. кебекләрен кайчак табуы да кыен. Күптән түгел язмыш мине мөлаем, киң күңелле, үз эшен өзелеп яратучы, өч дистәгә якын гомерен табиб-эндокринолог һөнәренә багышлаучы милләттәшебез Эльгизә Хәдис кызы Госманова белән таныштырды. Аның белән әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәм.

— Эльгизә ханым, ни өчен табиб, ә төгәлрәге эндокринолог һөнәрен сайладыгыз? Кем ул эндокринолог?
— Минем табиб һөнәрен сайлавыма әниемнең тормышка ашмаган хыялы этәргеч булды. Аңа, табиб булырга теләсә дә, ниндидер сәбәпләр аркасында килеп чыкмыйча, укытучы һөнәрендә тукталырга туры килә. Ләкин ул яшьлек хыялына хыянәт иткәненә һич тә үкенми. 78 яшенә кадәр балаларга белем бирде. Әнием һәрвакыт: “Табиб — изге һөнәр, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге бит ул”, — дип кабатлый иде. Шуңа күрә мин башка һөнәрләр турында уйлап та карамадым. 35нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ижау дәүләт медицина академиясенә укырга кердем. Эндокринолог булып хезмәт юлымны 1987 елда балалар рес­публика клиник хастаханәсендә башладым.
Эндокринолог — ул эчке секреция бизләренең авыруларын дәвалаучы. Төп эчке секреция бизләренә: гипофиз, калкансыман биз, ашказаны асты бизе, бөер өсте бизләре, эпифиз, тимус (бугаз бизе), җенес бизләре керә. Һәр органның сәламәтлегенә эндокрин системасының халәте, аннан бүленеп чыккан гормоннар тәэсир ясый.
— Калкансыман биз өчен йод кирәк, диләр. Безнең организм өчен аның роле нинди?
— Һәр кеше, иң беренче чиратта, калкансыман бизгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Кагыйдә буларак, күп очракта без аны искә дә алмыйбыз. Калкансыман бизне һәрвакыт тикшертеп, УЗИ ясап торырга кирәк. Хәер, эндокринологларга эләгүе җиңел түгел. Республикабызда бар халык исәбенә 25 табиб-эндокринолог булырга тиеш. Ләкин мондый табиблар барлыгы 5-6 тирәсе генә. Бу әлбәттә пошаманга төшү өчен сәбәп түгел. Калкансыман бизнең сәламәтлеге өчен аның йод белән тәэмин ителүе мөһим. Организм йод кытлыгын кичермәсен дисәк, аны көн саен түбәндәгечә куллану мөһим: күкрәк баласына көненә 50 микрограмм; 2-6 яшькә чаклы — 90 мкг; 7-12 яшькәчә — 120 мкг; 12 яшьтән — 150 мкг; йөкле хатын-кызларга һәм баласына күкрәк сөте бирүче әниләргә — 200 мкг тәкъдим ителә.
Безнең регионда экология шартлары начар. Халык өчен бердәнбер профилактика чарасы булып йодлы тоз куллану кала. Ләкин мондый тозның юка һәм үтә күренмәле пакетларда сатыла торганында йод булмый диярлек. Чөнки йод бик тиз оча һәм бозыла. Яхшылап төрелгән, кыйбатлырак тозны алып, караңгы урында сак­ларга кирәк.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк: галимнәр кешегә гомер буена бер чәй кашыгы (5 мг) йод җитә, диләр. Уйлап карасаң, хастаханәләрдә хирурглар яраларга йод сөртәләр, үзебез тамак авыртканда йод булган дарулар кулланабыз, балаларны йодалы челтәрләр сызып дәвалыйбыз, студентлар температура күтәреп, укырга бармас өчен шикәргә йод тамызып ашыйлар, аяк-кулларга, сөякләргә йод сөртәбез… Без йодның чамасын белеп куллана белмибез. Аның белән шаярырга ярамый. Йодның организмда күп булуы да калкансыман бизне боза.
— Эльгизә ханым, гаиләгезгә тукталып, кызыгыз Рушана турында сорыйсым килә. Ул инде ничә еллар “Иман” татар яшьләренең бик милли җанлы иң актив әгъзасы. Алай гына да түгел күп кенә чараларның төп оештыручысы, дип әйтер дим. Гаиләгездә татар теленә, гореф-гадәтләргә нинди караш?
— Мин мәктәпкә укырга кергәндә рус телен бөтенләй белми идем. Чөнки гаиләдә һәрвакыт татарча сөйләштек. Тик үзем гаилә коргач, гаиләдә рус телендә генә аралаша башладык (тормыш иптәшем рус милләтеннән). Ләкин милләтемнең бар бәйрәмнәрен дә үз итәбез. Кайда гына булса да, әтисе Рушанага милли яулыклар, киемнәр, татарча сувенирлар алып кайта иде. Шуңа да милли бизәкләрне ул хәзер бик яратадыр. Әби-бабай тәрбиясенең нәтиҗәседер: Рушана үзен чын татар кызы итеп саный. Телне аңлый, гореф-гадәтләрне белә. Хәзер киявем Илдар оныгыбыз Әмирә белән гел татарча гына сөйләшә. Мин Әмирәне татар балалар бакчасына бирәсем килә.
— Эльгизә ханым, әңгәмәгез өчен рәх­мәт, авыр эшегездә уңышлар телибез.

Р.S. Эльгизә Хәдис кызының октябрь аенда туган көне. Форсаттан файдаланып, аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрикләп, бәхет-шатлыклар, кызы, кияве, оныкларының игътибарын, ихтирамын тоеп, озын гомер кичерүен телибез.

Гүзәл Шакирова.