Электр энергиясен — социаль норма буенча
Удмуртиядә электр энергиясен куллануның социаль нормасы республикада 1 мартка кадәр расланырга, ә 1 июльдән гамәлгә керергә тиеш иде.
Ләкин шушы көннәрдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев: «Әлеге нормаларны кертү вакыты турындагы мәсьәләне регионнар үзләре хәл итәргә тиеш», — диде. Удмуртия Республикасы сәнәгать һәм энергетика министры Олег Радионов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә республикада социаль норманың күпме булачагы исәпләнгән инде. “Проект буенча гаиләдәге бер кешегә социаль норма уртача 148 кВт/сәг исәбеннән исәпләнәчәк, ә гаиләдәге икенче кешегә 50 кВт/сәг, ә өченче һәм дүртенче кешеләргә 20шәр кВт/сәг өстәләчәк. Бу сан һавадан алынмый. Республикада яшәүче 10 мең кешенең күпме электр энергиясе куллануыннан уртача сан исәпләп чыгарыла. Моннан тыш, бездә счетчиклары булмаганнарга уртача түләү нормативы билгеле. Ул 180 кВт/сәг тәшкил итә. Социаль норма әлеге саннан югары булырга тиеш түгел. Социаль нормага сыешкан кешеләр өчен электр энергиясе якынча 30%ка очсызракка төшәчәк. Әлегә тарифларны әйтә алмыйм, аларны махсус комиссия (РЭК) билгели. Ведомствоара комиссиядә тикшереп расланганнан соң, документлар хөкүмәткә тапшырылачак. Минем уйлавымча, ашыгырга кирәкми. Хәзерге вакытта биш регионда бу ысулны сынап карыйлар. Тик алар моның нинди нәтиҗә бирүе турында әлегә бер сүз дә әйтмиләр. Шуңа күрә мин быел бу тәртип буенча түләүгә күчү яклы түгел”, — ди Олег Радионов.