Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Эксперимент дәвам итә
28.04.2012

Эксперимент дәвам итә

Без, урам буенча барганда, каядыр ашыгучы, чабучы кешеләрне күрәбез, ә шул ук вакытта йортларында яки фатирларында саф һавага да чыга алмыйча ятучы гарипләр барлыгы турында уйламыйбыз да. Мөмкинлекләре тумыштан чикләнгән буламы яисә бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә гарип каламы — андыйлар никтер физик чикләүләргә генә түгел, хокук киртәләренә дә юлыга. Ләкин аларның җәмгыяттә үз урыннарын табарга хокуклы булуы турында безгә онытырга ярамый.

1992 елда БМО Генераль Ассамблеясе 3 декабрьне Халыкара физик чикләүләре булган кешеләр көне итеп игълан иткән. Кешелек дөньясында инвалидларны җәмгыятьтә яшәргә яраклаштыруга беренче адым булган бу.

2008 елда Россия Федерациясе «Инвалидлар хокуклары турында»гы конвенциягә кушылды. 2009 елда дәүләткүләм «Киртәсез тирәлек» программасы эшли башлады.

24 апрельдә «Рус дәүләт драма театры»нда физик мөмкинлекләре чикләнгән ватандашларыбыз өчен шәһәребезне яраклы итүгә багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлнең рәисе башкалабыз хакимият башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Ирина Теслева күптән түгел Удмуртиягә РФ Сәламәтлек һәм социаль үсеш министры урынбасары Максим Топилин җитәкчелегендә делегация килгәнлеге, республикабызның «Киртәсез тирәлек» пилот проекты өчен сынау мәйданчыгына әверелүе турында хәбәр итте.

УР медик-социаль экспертиза оешмасы җитәкчесе Мухаметгалеева Екатерина Дмитриевна: «Программа кабул ителгәннән соң, бик күп эшләр башкарыла, — диде. — Аннары бу эшләргә читтән килгән күзәтүчеләр бәя бирә. Без хәзер экспериментның икенче этабына кереп барабыз, ул 1 майдан башлана. Әгәр дә экспериментта программада катнашырга лаек дип табылсак, безгә бюджеттан акчалар күчерәчәкләр. Белгәнебезчә, акчасыз без берни дә эшли алмаячакбыз».

Районнарда нинди уңышларга ирешкәннәр соң? Күпчелек кибетләрдә, даруханәләрдә, хастаханә һәм поликлиникаларда пандуслар, кайбер сәүдә үзәкләрендә лифтлар, махсус бәдрәфләр, парковкаларда инвалидларга махсус юл билгеләре куелган. Инвалидлар еш мөрәҗәгать итә торган хакимият оешмалары, пенсия фондлары һ.б беренче катка күчерелә. Уңайлыклар булган биналар шәһәрнең картасында билгеләнеп барыла. Яңа салына торган йортларда махсус шартлар тудырыла. Төп проблемалар шушы шартлар үтәлмәүгә барып тоташа да: проектта булган уңайлыклар йорт салганда кайчак тормышка ашырылмый; махсус машина кую урыннарының кибеттән ерак булуы, анда сәламәт кеше автомобильләренең куелуы, кыш көне андый урыннарга парковканың бөтен карын эттереп кую; инвалидларның үз фатирларыннан чыгып китә алмаулары; бензоколонкаларда заправщик чакыру өчен төймәнең булмавы; шәһәр транспортының җайсыз булуы; инвалидларга лаеклы дәрәҗәдә эш тәкъдим ителмәү һ.б.

«Киртәсез тирәлек» программасы гарипләр өчен физик мөмкинлекләр барлыкка китерү: пандуслар, тоткычлар, махсус бәдрәфләр урнаштыру дип кенә күзаллана икән, бу әлеге мәсьәләгә бик үк дөрес караш түгел. Иң элек, җәмгыятьнең физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртү мөһим.

 

Рамил Хәмидуллин