Эзең калсын мең яшәрлек имән булып
Агачларны сындырма – кулың корыр, дия торган иде минем әби. Бу сүзләргә никадәр тирән мәгънә салынган. Әби-бабайларыбыз элек-электән табигать белән тыгыз элемтәдә булган. Аның байлыкларын саклык белән кулланып, изгелек эшләп рәхмәт әйтә белгән. Табигатькә булган сак карашны, мәхәббәтне буыннан-буынга тапшырып калырга тырышкан алар. Ә бүгенге көндә без кулланучылар булып кына яшибез түгелме? Резеда Питилимова белән танышканнан соң, мин болай уйлап ялгышуымны аңладым. “Андый кешеләр күбрәк булсын иде”, — дип уйлап куйдым.
“Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулый торган һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту — барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Ә иң мөһиме, без балаларыбызны үз мисалыбызда матурлыкка соклана белергә, тирә-юнь турында кайгыртырга өйрәтергә тиешбез”, — ди Резеда Руслан кызы. Ул гаиләсе белән Италмас авылында яши, улы Максим белән 300 имән үсентесе үстергәннәр.
“Мин улымны һәрвакыт актив тормыш алып барырга өйрәтәм, Интернет челтәре йотмасын дип тырышам. Икәүләп спорт белән шөгыльләнәбез. Шулай бервакыт үзебезнең яндагы урманга йөгерергә чыккач, урманыбызның чүпкә батканына игътибар иттем. Шуннан улым белән һәр көн чүп җыярга чыга башладык. Тора-бара үзебезнең дә агач үстереп, урманны яшәртү теләге туды. Интернетта имән үстерү турында мәгълүмат таптым. “Имән агачын чикләвектән үстерү бик авыр, чикләвекләрнең барысы да үсенте бирми”, — диелгән иде. Шуңа 300 данә чикләвек җыярга киңәш ителгән. Без Максим белән шәһәр хакимияте бинасы янында үсүче имәннәрнең чикләвекләрен җыйдык, кечкенә савытларга утырттык. Иң кызыгы: безнең чикләвекләрнең 200дән артыгы үсенте бирде. Менә шуларны пандемия вакытында кадерләп үстердек, җәйге челләдә һәрвакыт су сибеп, саклап кала алдык. Хәзер исә аларны ачык һавага утыртырга вакыт җитте. Мин аларны теләгән кешеләргә таратырга булдым. Социаль челтәрләрдә: “Имән агачы үсентесе бүләк итәм” дип игълан яздым. Һәм шаккаттым: дусларым-танышларым арасында агач утыртырга теләк белдерүче булмады. Фәрит Илдус улы Губаев җитәкчелегендәге “ЖРП 8” идарә компаниясе үз ярдәмен тәкъдим иткәч, сөенечемнең чиге булмады. Алар белән берлектә “Агач утырт” экологик акциясен уздырырга булдык ”, — дип сөйләде Резеда.
Акциядә таратырга дип алып килгән 111 төп имән үсентесе ярты сәгать эчендә таралып бетте. Үсентеләрне алып китүчеләрнең күбесе күпфатирлы йортларның актив кешеләре иде. “Агач утыртасым килә”, — дип килүчеләр арасында балалар да булуы сөендерде, әлбәттә. Һәр кешегә имән үсентесен дөрес урынга утырту, тукландыру, кышлату турында мәгълүмат язылган кәгазьләр дә таратылды.
“Өйдә калган йөздән артык үсентене без улым белән түтәл ясап, үзебезнең урманга утыртмакчы булабыз. Тәрбияләп кышлатып, язын ныклап үсеп киткәннәрен тагын теләүчеләргә бүләк итәсе килә”, —
ди Резеда. Ләкин аның бу изге эшен тормыш иптәше һәм дуслары өнәп бетерми икән. “Нигә кирәк ул агачлар сиңа? Нигә бушка урман чистартып йөрисең?” – дип битәрлиләр ди. Андыйларга аның җавабы бер: “Әгәр һәрберебез дә шушы фикердә булсак, бездән соң килгән буынга бушлык калачак. Ә бит әби-бабаларыбыз безгә яшел табигатьне мирас итеп калдырган. Үзебезгә үрнәк күрсәтеп, балаларыбызга экологик тәрбия бирергә кирәк”, — ди ул.
Әйе, кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән бала гына киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк. Үзе дә табигать байлыкларын әрәм-шәрәм итмәү, тере җан ияләре турында кайгырту өчен үзенең көчен кызганмаячак. Һәр әти-әни шуны истән чыгармасын иде.
Гүзәл Шакирова.