Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ышанычны акларлармы?
28.03.2019

Ышанычны акларлармы?

Хатын-кыз — гаиләнең дә, җәмгыятьнең дә күрке. Ул – үзеннән соң яңа тормыш калдыручы да, тәрбия бирүче дә, тирә-якка изгелек, яхшылык таратучы гүзәл, нәфис зат та. Тик бөтен нәрсәнең башлангычы булырга тиешле хатын-кызларның тормыш төпкеленә төшүләрен күрү, балаларына дөрес тәрбия бирә алмаулары коточкыч.
Шушы көннәрдә миңа үзенчәлекле рейдта катнашырга туры килде. Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Ленин районы филиалы җитәкчесе, Эчке эшләр хезмәте подполковнигы Рузанна Аскатова, Ленин районы хакимияте каршында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Ирина Телегина белән без шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән хатын-кызлар яшәгән йорт­ларда булдык. “Ленин районы буенча шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән исәптә торучылар саны якынча 670 кеше. Шуларның 70кә якыны – хатын-кызлар. Алар арасында баласына 14 яшь тулганчы хөкем срогы кичектерелеп торучылар да бар. Мондый аналарның төп бурычы – балаларын тиешле рәвештә тәрбияләү. Без ай саен алар янына барып, яшәгән урыннарындагы чисталыкны, яшәү шартларын, балаларының ничек тәрбияләнүләрен, ашарларына, киемнәре бармы икәнлеген тикшерәбез. Кемдер чынлап та төрмәгә утырудан куркып, үз хаталарын төзәтү өстендә эшли. Әгәр дә без хөкем ителүченең чынлап төзәлү юлына басканын аңлыйбыз икән, суд карарын үзгәртүләрен сорыйбыз. Ә кемдер, киресенчә, янә җинаять эшләүгә бара. Яки закон таләп иткән, суд кушкан таләпләрне боза, баласына тиешле тәрбия бирми. Мондый очракта без, хөкем срогын башка кичектермәүне сорап, судка мөрәҗәгать итәбез”, — дип сөйләде Рузанна Наил кызы. Хатын-кызлар күпчелек урлашу яки наркотиклар куллану, тарату өчен утыралар икән. Рузанна Аскатова өчен һәр гаилә, һәр хатын-кызның язмышы – үзе бер китап. Берсенә дә битараф түгел ул. Аңлата, аралаша, ярдәм итәргә тырыша. Мин моны рейд вакытында да күрдем.

Беренче йорт

Без барган тулай торак тышкы яктан ук төрмәгә охшап тора. Эчке яктан да мондагы шыксызлык җаннарны өшетерлек. Эчкә узгач,әлеге рейдның җиңелләрдән булмаячагын аңладым. Тик кире борылып китәргә соң иде инде. Беренче ишеккә шакыйбыз. Ачучы юк. “К.га 45 яшь. Ике тапкыр төрмәдә утырган. Янә җинаять юлына баскач, суд К.ның ике яшьлек кызы барлыгын исәпкә алды, төрмәгә утыртуны балага 14 яшь тулганчы кичектерделәр”, — дип сөйләде Рузанна Аскатова. Бүлмәнең ишеген озак шакыдык. Тик ачучы булмады. Ләкин телефонын алды тагын. К. үзенең дус кызында булуын, хәзер кайтып җитәчәген хәбәр итте. Суд куйган таләпләр, чикләүләр аңа дус­ларына йөрергә рөхсәт итә икән. Аны көткән арада Рузанна ханым күршеләрдән К.ның тормыш рәвеше, тәртибе турында сораш­тырырга булды. “Еш кына аның янына чит ирләр килә. Баласын яхшы карый, тик ул сабый төннәрен соң йок­ларга ята. Коридор буенча төнге унбердә дә йөрергә мөмкин”, — дип сөйләде бер ханым. Ул арада К. кайтып керде. Төскә-биткә дә матур үзе. Инспектор биргән иң беренче сорау: “Бала кая?” К. бераз югалып та калды кебек: “Иптәш кыз­да калды, аны да алып кайтасы идемени? Без кунак­та идек, кире шунда барачакмын”, — диде ул аклангандай. Ул яшәгән бүлмәгә үтәбез. Якынча 8 квадрат метрда суыткыч та, диван да, бала йок­лый торган карават та, телевизор, өстәл дә урнашкан. Дөрес, бөтен җирдә чисталык иде. “Я, Ходаем, шушы кечкенә бүлмәгә, кыз бала янына чит ир-атларны ничек алып кайтырга мөмкин инде?” – дигән уй башымнан узды. Күршеләрнең сүзләрен истә тотып, Рузанна Аскатова да К.га кисәтү ясады. “Нинди ир-атлар? Минем янга бары тик бер генә ир-ат килә. Без бер-беребезне яратабыз. Ул миңа акчалата ярдәм итә”, — дип җавап бирде ул. К.ның кызы әлегә балалар бакчасына йөрми, шуңа күрә аның эшләргә мөмкинлеге юк икән. Бөтен гаилә кереме — бала өчен пособие. Бүлмә өчен түләргә, баланы ашатырга, киендерергә әлеге ир-ат һәм дус кызы ярдәм итә. Ирина Телегина К.га үз киңәшләрен бирде, Рузанна Аскатова суд таләпләрен янә бер кат исенә төшерде, кисәтүләр ясады. Сөйләшү тәмамлангач, әлеге бүлмәдән тиз-тиз адымнар белән мин беренче чыгып киттем.

Икенче йорт

Юлда барганда ук Рузанна Наил кызы М. турында сөйләде. 22 яшьлек кыз үз гомерендә 3 тапкыр җинаять юлына басарга өлгергән. Беренче тапкыр наркотиклар куллану аркасында. Икенче тапкыр кечкенә улы барлыгын исәпкә ала суд. Ләкин мондый мөмкинлектән файдаланырга, акылга килергә ашыкмый яшь ана, янә наркотиклар кулланганга аны полиция тоткарлый. Хәзер тикшерү эше бара. Суд карары чыкканчы М. йорттан чыгарга тиеш түгел (домашний арест). 3 яшьлек улы булса да, 22 яшенә кадәр 3 тапкыр җинаять кылган яшь ананың төрмәдән котылып калуы икеле.
М. яшәгән йорт янына якынлаштык. Ишекне сап-сары чәчле, төскә-биткә матур булган ябык кына кыз ачты. Беренче карашка, җинаятьче дип әйтеп булмый үзен. Йортка үтәбез. Эчкә кергәч, чәчләрем үрә торды. Дистә еллар дәвамында ремонт күрмәгән фатирга тәмәке исе сеңгән. Мондагы пычраклыкка шаккатарлык. Бөтен җирдә кием-салым, чүпрәк-чапрак аунап ята, аш бүлмәсендә бер өем юылмаган савыт-саба, ашый торган өстәлдә шапшаклык. Идән су белән чүпрәкне, гомумән, соңгы тапкыр кайчан күрде икән? Кызга әни буласы кеше залдагы диванда утыра иде. Баласы белән инспекторлар арасындагы сөйләшүгә кысылмый. Күзендә — битарафлык. Кызының шундый хәлгә төшүенә азгын тормыш рәвеше алып барган ана үзе гаепле түгелме икән? Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип, юкка гына әйтмиләр бит.
Рузанна Аскатова белән Ирина Телегина икесе дә бертавыштан: “Ник өеңдә шулкадәр пычрак?” – дип сорадылар. М. ясалма оялчанлык чыгарып: “Бүген генә җыештырмаган идем”, — дип җавап бирде. Шушы фатирда аның 3 яшьлек улы да йөри. Елмаеп кына тора торган бик матур малай. Нинди генә булса да, сабый өчен әни әни булып кала. “Төрмәгә утыртсалар, бала кемгә калачак?” – дип сорауга М.: “Әтисе ягыннан әбисе бар аның. Ул алырга, тәрбияләргә риза. Хәзер дә ял көннәрендә үзенә алып китеп тора. Мине төрмәгә утырткан очракта, улым бер генә көн дә балалар йортында тормаячак”, — ди. “Үкенмисеңме, төзәлергә теләгең юкмы?” – дип сорыйм. “Әгәр дә төрмәгә утыртмыйлар икән, суд карарыннан соң бу фатирдан күченәчәкмен. Улым өчен яши башлаячакмын. Төрмәгә утырасым килми”, — дип үкенүен белдерде М. Ул арада баланың йоклый торган урынын, суыткычта нинди ашамлыклар барлыгын тикшерделәр. Анда бер тавык, берничә банкадан кала башка ризык та юк. Бу кояш кебек елмаеп торучы малай матди яктан тәэмин ителгән әбисе янында үссә, күпкә бәхетлерәк булмас идеме икән? Шундый фикерләр белән чыктым биредән.

Өченче йорт

Монда 28 яшьлек А. яши. Полиция кулына шулай ук наркотиклар куллану аркасында эләккән. Хәзер баласына 8 яшь. А. әнисе белән яши. Безне дә әнисе каршы алды. А. эшкә урнашырга теләп, очрашуга киткән. Рузанна Аскатова кызның тәртибе, баласын ничек тәрбияләве турында сораштырды. Бу йортта ул еш була икән, әнисе белән дә, А.ның үзе белән дә даими рәвештә әңгәмәләр кора. Төзәлергә, төрмәдән котылып калырга мөмкинлеге дә бар. Янә хата кылмаса. “Без бит аны алай тәрбияләмәдек. Әтисе дә, мин дә гомер буе эшләдек, Себердә тордык. Ел саен балаларны ял итәргә алып бара идек. Мин кызым эчмәсен, тартмасын дип куркып яшәдем. Җәмгыятьнең шундый афәтләреннән сакларга тырыштык. Наркотиклар турында, гомумән, белми дә идем. Ә ул әнә шул капкынга эләкте. Мин аны бик кызганам, бала бит, бәхет кенә телим. Тормышы, киләчәге хәзер үз кулында икәнен аңласа иде”, — дип сөйләде әнисе. Рузанна Аскатова баласы өчен ут йотып торган бу анага да үз киңәшләрен бирде. Күренеп тора, ул үзе дә бу гаилә, А.ның киләчәге өчен борчыла.

Кем гаепле?

Рузанна Аскатова мондый аналар турында күп сөйләде. Хезмәт итү дәверендә төрле язмышлы кешеләр белән очрашырга туры килгән аңа. Җинаять юлына басучылар арасында яшьлек “юләрлеге” аркасында хаталанучылар да, хәтта яхшы, җитеш гаиләдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Тик яшь гомерләр ник чәлпәрәмә килә соң? Кешенең уңышлы тормыш коруының нигезендә гаилә тәрбиясе тора. Ныклы тәрбия алган вакытта гына ул үзенең үсешен, яшәешен бернинди авырлык-
ларга да карамыйча дәвам итә ала. Тик бу тәрбия гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә булырга тиеш. Эчкече ата-аналар нинди тәрбия бирә ала? Мондый гаиләдә үскән балалар бик сирәк тормышта үз юлын табалар. Гадәттә, әти-әнисенең язмышларын кабатлыйлар, җинаять юлына да басалар. Иң мөһиме, кеше җәза вакытын үткәндә үз-үзенә карата ышанычны югалтмаска тиеш. Хаталы язмышларны төзәтергә хокук саклау органнарының, башка хезмәтләрнең ярдәм итәргә тырышулары мактауга лаек. Мин моны әлеге рейдтан соң аңладым.

Эльвира Хуҗина.