Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ышанасы килми, әмма бу хак
5.05.2012

Ышанасы килми, әмма бу хак

Татар дөньясы бүген кара кайгыда: 2 май иртәсендә Казан хастаханәсендә күренекле язучы, драматург, Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Туфан Миңнуллинның йөрәге туктады. Аңа 76 яшь иде. Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара.

1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Туфан Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.

Аның «Миләүшәнең туган көне», «Нигез ташлары», «Диләфрүзгә дүрт  мишәрләр турында «Йөрәк маем», керәшеннәр турында «Гөргөри кияүләре» пьесаларын иҗат итте. Әле Себер татарлары турында «Килен» әсәрен иҗат итәргә җыена иде. Апрель аенда Тинчурин театрында аның «Төш» әсәренең премьерасы булган иде.

Туфан Миңнуллин татар халкы, туган телебез өчен җанын кызганмаучы, һәркайда, һәркайчан үз фикерен курыкмыйча белдерүче шәхес иде. Авыр туфрагы җиңел булсын!