Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Ыруыңны бел, җыенына кил!
16.06.2022

Ыруыңны бел, җыенына кил!

Касимовлар җыены пандемия аркасында соңгы ике елда узмаган иде. Шуңа да аны барысы да түземсезлек белән көтеп алды. Минем өчен дә бу җыен Сабан туе кебек рух-дәрт бирүче бәйрәмгә әверелеп бара. Иҗади сәфәрем кабат Касимовлар янына – Глазов районындагы Татар Парҗысы авылына.

Җыелырга яңгыр киртәме?!

Күк йөзен тоташ болыт каплап, юлыбыз яңгырлы булды. Машина тәрәзәсе буйлап йөгергән җитез тамчыларга карап, «Татар Парҗысында да яңгыр микән?» – дип борчылдык. Юлдашларым – Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Рәсим Хаҗиев. Шөкер, алай булып чыкмады. Җы­ен буласы урынны да тиз таптык, авыл башында кунакларны чакырып, фотосурәтле язу тора. Ә юл читендәге агачларга төрле төстәге яулыклар бәйләгәннәр! Шулар безне капкага кадәр озатты да. Анда инде кунакларны «Кыңгырау» ансамбле дәртле җырлары, татлы чәкчәге белән каршылап тора. «Бездә, Татар Парҗысында, элек кадерле кунакларны атка утыртып кына йөрткәннәр», – ди ансамбль җитәкчесе Салиха Касимова һәм килүчеләрне алсу тасмага тотындырып тезә. Баш очына күтәреп, ат дугасы тоткан егет кунакларны ияртеп, җыен аланына юырттыра. Ә анда халык! Дүртенче тапкыр уздырылучы җыен Касимовларны тагын бер мәйданга туплады. Алардагы туганлык җепләре ныклыгына сокланмый мөмкин түгел! Касимовлар өчен аннан да нык бәйләнешләр юк – әйтүләренчә, ыру дәвамчылары 10 меңләп булыр, гасырлар дәвамында бер фамилиягә тугры калып, бер тамырдан булуларын онытмыйлар. Хәзер инде олысы-кечесе шушы җыенны көтә.

Бераз Татар Парҗысы турында

«Авылыбызга ямь керде, җан керде!» – диләр аш-су тирәсендә кайнашучы апалар. Июнь башыннан алып әзерләнгәннәр. Казаннарда боткалар пешә. Самавырлар гына да унлап, авыл буйлап җыйганнар, араларында чиләк ярым су сыйдырышлы җизләре дә бар. «Бүген самоварларга мин баш», – дип шаярта Якуп Касимов. Күмерен, чырасын алдан әзерләп куйганнар. «Авылда ут булмаган заманда самавыр белән үстек. Самавыр ул чакта хәзерге чит ил машинасыдай байлык иде», – ди ул. Ә су кул сузымындагы чишмәдән. Аны да яңартканнар, сап-сары култыксаларга тотынып, өр-яңа агач басмаларга басып төшәсең. Татар Парҗысында аны «Ар инеш» дип йөртәләр (чишмәне аларда «инеш», диләр).
Авыл тарихы турында Салиха Касимова сөйли: «Риваятьләргә караганда, бу җирләргә беренче булып 1678 елда Парзи атлы удмурт кешесе килеп утыра. 1710 елда Нократтан килгән Нияз Касимовка да бу урыннар ошый. Янәшәдә чишмәләр күп булып, татарлар да шушында урнаша башлый. Унтугызынчы йөз башына караган документларда ул «Глазов шәһәреннән 13 чакрым ераклыктагы Парзинская, Парзи, Чебер гурт (удмуртча «матур авыл») авылы, 29 йортта 229 кеше яши», – дип язылган. Гасыр ахырына авыл халкының инде 75 проценты татарлар була. Тар урам, Мулла урамы – электән килгән атамалар. Авыл ул чорда Кистем мәхәлләсенә керә. Әмма ерак, кышкы буран, язгы-көзге пычракларда барып җитәрлек булмау сәбәпле, үзләрендә мәчет салырга ниятлиләр. 1898 елда рөхсәт сорап, Вятка губерниясе идарәсенә язалар. Ә мәчет салу өчен удмуртларны 1-2 чакрым читкә күчерергә туры килә. Авыл мөселманнары иң яхшы, уңдырышлы җирләрен кызганмый, күченергә, йорт-кура салырга булыша. Шуннан соң гына, 1905 елда, мәчет салырга рөхсәт алына, ә авыл Татар Парҗысы дип йөртелә башлый. Иман йорты 1906 елда ачыла. Беренче имам Әхмәтгариф Рәхимов була, узган гасырның утызынчы елларына кадәр шул вазифаны алып бара. Әмма ни кызганыч, кулак саналып, Себергә сөрелә. 1947 елда Габдулла Хәмитов (Ушмави) килә. Ул мәчетне ябылудан саклап кала да. Авылда сөйләүләренә караганда, манарасын кисәргә килүчеләрне күрү белән, авыл халкын җыя, бер­гәләп, чакырылмаган кунакларны куып җибәрәләр».
Яшелгә буялган мәчет – авылның яме, иманы. Биш вакыт намазга азанны бүген Сәлим Касимов яңгырата. «Динебезгә җаны-тәне белән бирелгән. Мәчетне дә авыл халкы белән берлектә тәртиптә тота. Килгән саен сокланып китәм», – ди төньяк районнар имам-мөхтәсибе Илмир Касимов аның турында. Татар Парҗысы тарихы мәйдандагы стендларда да чагыла. Ул мәгълү­матларны инде юкка чыккан Кече Парҗы авылында туып-үскән Рәшит Нәҗип улы Касимов туплаган.

Чорлар аша Касим би дәшә!

Җыен – оештыручылар уйлап тапкан яңа чара түгел, ә онытыл­ган йола-гадәтне кабат кайтару. «Бабайлар сөйләгәнчә, Кистем авылында 1930 нчы елларга кадәр ике Сабантуй узган. Беренчесе – чәчү беткәч, авыл халкы өчен генә үткәрелгән. Икенчесе — печәнгә төшәр алдыннан, анысына тирә-яктагы авылларда яшәүче бөтен туган-тумача чакырылган», – дип сөйли Илмир Касимов. Проект авторы – Балезино районы Падера мәдәният йорты җитәкчесе Фәридә Касимова. Аңа авыллар активлары ярдәм итә. Иганәчеләр дә үзләренеке, шуларның берсе – Удмуртиянең мактаулы гражданины, «Глазов заводлары» берлеге җитәкчесе Кәрим Касимов. Оештыруда Глазов районы Мәдәният һәм туризм үзәге, аның филиалы саналучы Кочишево авылы мәдәният йорты коллективлары булышкан. Ә төп оештыручы — «Глазов районы Туган як тарихы музее» комплексы җитәкчесе Рәйдә Касимова.
Азан тавышы халыкны сәхнә тирәсенә җыйды. Бервакытта да диннән аерылып тормаган Ка­си­мовлар җыенны да дога бе­лән башлый. «Рухи дәрт алырга, милләтебезне, телебезне, динебезне саклап калуда берләшергә җыелдык», – диләр алып баручылар. Ыру башы Касим Газыйм би улының да рухы шаттыр. Хәер, кызыл иярле, баскан урынында биеп торучы атка атланып, ул үзе дә мәйданга килеп керде. Аның ролендә – Алмаз Касимов. Кем белә, Касим би бәлкем, үзе дә шундый мәһабәт гәүдәле, түгәрәк сакаллы, янып торган карашлы булгандыр. Чорлар аша ерак оныгы тавышы белән аның васыяте яңгырый: «Нәсел дәвамчыларым! Күп булуыгыз, ку­накка йөрешеп, ярдәмләшеп яшәвегез белән горурланам. Ислам диненнән, иманнан аерылмагыз, татар милләтеннән икәнегезне онытмагыз! Телебезне саклагыз, балаларыгызга тапшырыгыз. Туган телен оныткан кеше – сайрый белмәгән кош ул. Кайсы ырудан икәнлегегезне истә тотыгыз! Сез кенәз нәселеннән, укымышлы, затлы, тырыш, гадел булып калыгыз! Җир кадерен белегез, Чүпче буендагы җирләр тир түгеп, патшага хезмәт итеп алынган. Җирне сатмагыз! Җирсез калган халыкның тамыры кибә, ул юкка чыга. Сибелеп яшәсәгез дә, кардәшлекне онытмагыз, бер-берегездән аерылмагыз, тату яшәгез!» Олылар аны күзләрендә яшь белән тыңлый.
«Җыен безне берләштерә бара. Бетә баручы авыллар яшәреп, рәтләнеп китте. Милли лидерлар барлыкка килде, алар авылларда милли тормышны җыйга сала, таркала баручы милләттәшләребезне туплый», – ди Илмир Касимов.
Җыен узучы мәйданда ел саен тирмә коралар – анда Касимовлар ыруының уртак нәсел шәҗәрәсе, авыллар шәҗәрәсе. Һәркем үз нәселен эзләп таба ала. «1724 елдан алып бабаларым бар монда. Нәсел дәвамчыбыз, җиде айлык улым Тимурның исемен дә өстәдем», – ди Мәскәүдән кайткан телевизион проектлар режиссеры Рамил Касимов.
Ә сәхнә гөрли. Һәр авылның үз ансамбле бар: Татар Парҗысында – «Кыңгырау», Әхмәдидә – «Әхмәди моңнары», Кистемдә – «Чишмә челтерәве», Падерада – «Очрашу», Балезинода – «Дуслык». Әби-бабадан килгән моңнарны, фольк­лорны саклаучылар. Хәтта халкы азсанлы Биктеш авылының да ансамбле – авылдан яшьли үк чыгып китеп, бүгенге көндә Балезино бистәсендә яшәүче апалар. Киемнәре дә гадилеге белән матур. Кием дигәннән, Падера авылы клубында янгын сәбәпле, 2017 елда беренче тапкыр җыенны уздыру өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә тегелгән тарихи кос­тюмнар янып, юкка чыккан иде. «Бу яктан да ярдәм итүчеләр табылды. Хәтта Казаннан да. Бәлагә тарганыбызны ишетеп, модельер Эльмира Дәүләтшина күп күлмәкләр бүләк итте. Ижаудан милли киемнәр тегүче Наталья Ермолина да булышты», – ди Илмир Касимов.

«Алыштырасы калмаган икән фамилияне»

«Касимовлар җыены» дип аталса да, аңа Арасланов, Девятьяров, Биянов, Бузанаков, Тютин, Дюкин, Насыйров, Абашев, Фәйзуллин фамилияләрен йөртүчеләр дә тартыла. «Без – нократ татарлары, без барыбер бер тамырдан», – диләр алар. «Кыз чагында Касимова идек, алыштырасы калмаган фамилияләрне», – дип шаярта Әхмәди авылы апалары. Һөнәрле халык яшәгән анда: чабатачылар, аркан ишүчеләр, умартачылар, кирпеч сугучылар, җитен мае сыгучылар, балта осталары. Мәйданда тезелгән палаткаларда һәр авылның тарихы белән танышырга була, чәй, милли ризыклар белән сыйлыйлар.
Вакыт табып, авыл урамнарын да йөреп киләм. Татар Парҗысында бүгенге көндә 44 йортта 97 кеше яши. «Инициативалы бюджетлаштыру конкурсы кысаларында проект якладык. Татар Парҗысында уртак көч белән ремонтлап, клуб ачарга телибез – шунда татар мәдәнияте үзәге булачак», – ди «Сепычкар» музее җитәкчесе Фәридә Касимова. Булдырырлар, күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Ә Касимовларның бер­дәмлегенә шик юк. «Шулай юкаланып яшәргә язсын!» – ди Падера авылыннан Асия Касимова. (юкалану – падерача «берләшү, туганлашу» дигән сүз). Шулай булсын, Касимов кына түгел, башка фамилияләрне дә бердәй горурлык белән йөртерлек, Касим би васыятьләренә тугры калып яшәрлек булсын!
Киләсе җыен инде бишенчесе – беренче юбилей. «Илләр тыныч булсын, еллар имин килсен, көтеп калабыз!» – диләр Касимовлар.

Әлеге QR-код аша «Касимовлар җыены»ннан Шәфкать Ганиев фотосурәтләрен карый аласыз.