Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Шәһәр урамнары матурлана
20.06.2018

Шәһәр урамнары матурлана

12 июньдә шәһәребездә “Ижау, яса!” фестивале узды.
Актив яшьләр һәм оста рәссамнар ярдәмендә бу көнне шәһәребез тагы да ямьләнде. Интернациональная,15 адресы буенча урнашкан Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы коймалары хәзер матур төсләргә буялып, ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Фестивальне Яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Үзенчәлекле чарадан соң социаль челтәрләрдә яшьләр: “Мондый чаралар ешрак узсын иде, шәһәрне матурлауда катнашу, урамнарның заманчага әверелүе сөендерә”, — дип фикер алыштылар.