Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Шәһәребездә уңайлы мохит бармы?
5.05.2016

Шәһәребездә уңайлы мохит бармы?

6325 май — Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне

1992 елның 5 маенда Европаның 17 илендә мөмкинлеге чикләнгән кешеләр үзләренең хокук­ларын яклау һәм кыерсытуга каршы көрәш көне уздыралар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 1 миллиардтан артык инвалид исәпләнә. Ә Россиядә, 2015 елгы саннар буенча, физик һәм акыл ягыннан зәгыйфь булган 12 миллион 42 мең кеше яши. Бу илебезнең 10% халкын тәшкил итә. Шуңа күрә безнең ил дә бу чарадан читтә калмый. Инвалидларга, аларның көнкүрешендә булган проблемаларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максатыннан булган әлеге көн Россиядә дә уздырыла башлый.

Удмуртия Республикасында бү­­генге көндә барлыгы 116 мең инвалид исәпләнә. Бу республика халкының 8%ын тәшкил итә. Яшерен-батырын түгел, тирә-ягыбызда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә каршылыкларсыз хәрәкәтләнү өчен барлык уңайлыклар да булдырылмаган. Ә сәламәт кешеләрнең инвалидларга карата мөнәсәбәте өстендә әле эшлисе дә эшлисе икән. Бу фикергә мин мөмкинлекләре чикләнгән милләттәшләрем белән аралашкач килдем. Ижауда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сәламәт кешеләр белән бертигез хокукларга ияме, яшәү, эшләү өчен шартлар тудырылганмы? Инвалидларга халыкның карашы нинди?

Эльмира Камалова (27 яшь): “Соңгы берничә елда минем кебек үз аягында йөргән инвалидларга караш үзгәрде кебек тоела. Элек үтеп киткәндә борылып-борылып карасалар, хәзер һәр кеше дә сәламәт була алмый дигән фикер белән килеште, ахрысы, халык. Урамда бик яхшы кешеләр очрый, ярдәм кулы да сузалар. Ә биналарга керүгә килгәндә, минем шәхсән андый кыенлыклар белән очрашканым юк, Аллага шөкер. Менә коляскада йөрүчеләргә бу зур проблема, әлбәттә. Танышларымның зар-моңнарын да ишеткәнем бар”.

Альберт Мөхәммәтшин (43 яшь): “Мин юл һәлакәтенә очрап, коляскага утыргач кыенрак булды, әлбәттә. Хәзер ияләшеп киләм инде. Үтеп баручыларның сәер карашларын да сизмим. Балаларның гына әти-әниләреннән: “Нигә бу абый коляскада йөри?” — дигән сорауларын еш ишетәм. Дәүләт органнарында: “Инвалидлар өчен каршылыкларсыз мохит булдырыла”, — дип сөйләсәләр дә, чынлыкта әллә ни алга китеш юк дияр идем. Дөрес: яңа төзелгән йортларда хәзер, кагыйдә буларак, пандуслар куела, сәүдә үзәкләренә каршылыкларсыз коляска белән керергә була. Ләкин бу эшләр һәрвакыт акыл белән эшләнә дип әйтеп булмый. Кайбер очракта пандуслар бик текә итеп ясала яки аларга бөтенләй коляска белән сыеп та, аңа бара торган юлдан коляска белән үтеп тә булмый. Хокукларга килгәндә, күп кенә инвалидлар үз хокуклары турында белмиләр дә хәтта. Кемнедер әти-әнисе йөртә, ә ялгызларның үзләренә үрмәләргә, тырышырга туры килә. “Синең шундый-шундый хокукларың бар”, — дип аңлатучы, өйрәтүче юк. Шәхсән мин Интернеттан укып өйрәнәм. Минемчә, Россиядә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең социаль һәм рухи яклануы Европа дәрәҗәсеннән күпкә калыша. Инвалидлар — җәмгыятьнең артык кешеләре кебек тоела кайчак”.

Фәнзил Ягафаров (34 яшь): “Миңа калса, безнең шәһәрдә инвалидларга кешеләрнең мөнәсәбәте бик уңай түгел. Хокукларыбыз да сакланмый. Гарип дип эшкә дә алмыйлар, ә юкса белем дә бар, компьютер артында да утырып эшли алам. Минемчә, инвалидлар өчен иң авыры — гаилә кору. Сәламәт кешеләр кебек тормыш корып яшисе килә, ләкин үз ярыңны табу кыен. Мин, мәсәлән, шундый ук теләге булган берәр татар кызы белән танышыр идем”.
Салават Бакиев (34 яшь): “Әлбәттә, инвалидлар өчен шәһәребез яраклаштырылган дип әйтеп булмый. Моны хәтта сәламәт кеше үзе дә бәяли ала. Аның өчен велосипедка утырып, бер җирдә дә туктамыйча һәм төшмичә шәһәрдә йөрергә кирәк (коляскада утырган кешенең хәлен шул вакытта бераз аңларга буладыр). Хәзер җәмгыять безгә күбрәк игътибар итәргә тырыша, әлбәттә. Ләкин бүген каршылыклар барыбер җитәрлек. Минемчә, иң беренче чиратта, тирә-юньдәге кешеләрнең инвалидларга булган карашларын үзгәртергә кирәк. Халык инвалид кеше күргәч, гомумән, нишләргә белми: ярдәм итәргәме, әллә инде үтеп китәргәме? Әгәр физик мөмкинлеге чикләнгән кеше үтеп баручыдан үзе ярдәм сораса, тирә-юньдәгеләр дә безнең барлыкка ияләшер иде. Оешмаларга керергә пандуслар булса да, алардан күтәрелеп булмый, хезмәткәрләрне чакырыр өчен кнопка булса да, алар эшләми яки бина эчендә безне ишетмиләр. Мин: “Кешеләр явыз, махсус шулай эшлиләр”, — дип әйтмим. Алар бары тик без очраган каршылыкларга очрамый, үзләре бу кыенлыкларны тоймый. Мондый очракта инвалидларның үзләренә активрак булып, проблемалар турында җитәкчеләргә әйтергә, кимчелекләрне төзәтүне сорарга кирәктер дип уйлыйм. Аннан инвалидлар өчен оешмалар турында күбрәк мәгълүмат булсын иде. Үз дөньясына бикләнеп, проб­лемаларына күмелеп яшәгән инвалид кешеләрне җәмгыятькә алып чыгарга, аларга ялгыз түгеллекләрен тоярга мөмкинлекләр тудырырга кирәктер. Мин үзем эшләгәч, андый проблеманы бик сизмим. Ләкин дус-танышларым арасында нишләргә белмичә өйдә ятучылар бик күп”.

Гүзәл Шакирова.