Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Шәҗәрә — үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә
4.12.2014

Шәҗәрә — үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә

 Татар милләтеннән булган танышларымның “Заря” дип аталган җәмгыять җитештергән хәләл ит продукцияләрен кибет, сату нокталарыннан эзләп табып, мактый-мактый сатып алуларын еш ишеткәнем бар. Әлеге хәләл продукциянең Завьялово районы Пирогово поселогында җитештерелүен белгәч, аның җитәкчесе, бу җәмгыятьнең хәләл продукцияләр әзерләү белән ничек шөгыльләнә башлавы турында кызыксыну туды. Күптән түгел әлеге танышу үзеннән-үзе насыйп булды. “Заря” җәмгыяте директоры Фәрид Әнәс улы Вәлитов редакциягә 11 буынын барлап, үзе төзегән шәҗәрәне алып килгән. Фәрид әфәнде 1710 елдан алып ата-бабалары нәселе агачын тикшереп, аны төзегән, ә тумышы белән Сарман авылыннан булган язучы, шагыйрь Дамир Гарифуллин аны шигъри юлларга салган.

Ата-бабаларының килеп чыгышы турында менә шундый сүзләр бар шәҗәрәдә:
…Ямьле Минзәлә буенда
Утырганнар төпләнеп.
Урман кисеп, җир ачканнар,
Ятмаганнар бикләнеп…

…Җирләрен кискән чакта да,
Киң булган офыклары.
Дошманнарга бирешмәгән
Мостай карт оныклары.
Алга таба шигырьдә Мостай карт яшәгән авыл халкының тынычлыгын бозып, күп кенә гаиләләрне сөргенгә сөрүләре, әмма Вәлитовлар нәселенең илнең төрле почмакларына таралып тормыш коруы, нык булып, диннән аерылмавы, үзләрен сынатмавы турында языла. Әлеге нәселнең дәвамчысы Хәлиулла Вәлитов та нәкъ шундыйлардан була:
Революция җиңгәндә
Тормышны кырып-ватып,
Ул инде булган авылда
Хөрмәтле имам-хатиб.

Ул теркәп барган китапка
Дөньяга килгәннәрне.
Теркәгән никахларны да,
Теркәгән үлгәннәрне.

Читкә тайпылмый үтәгән
Мөселман йолаларын.
Исем кушкан балаларга,
Укыган догаларын.

Советлар яклап чыккан,
Үзгәргән чакта заман,
Дингә ирек туар диеп,
Өметләнгән ул һаман.

Ә дөнья киткән кирегә,
Баскан дөм караңгылык.
Манаралар авып төшкән
Мәңгелек яра булып.
Әмма бар динчеләр таралып беткәндә дә, Хәлиулла мәчетне яптырмыйча эшләткән. Репрессия аның тормышына куркыныч яный башлагач, ул караңгы төндә авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була. Вәлитов фамилиясе белән аны эзләгәндә, документларына хата белән Валетов дип язылуы гына аны репрессиядән саклап кала. 67нче елны сәясәт йомшаргач, ул үз фамилиясенә кайта. Ул балаларын укытып, тормыш корырга өйрәткән, алар да дин юлыннан тайпылмаган.
Фәрид Әнәс улы Вәлитов та әлеге нәселнең дәвамчысы, ул ата-бабаларыннан килгән изге бурычны лаеклы итеп үти. Хезмәт юлын ул әтисе Әнәс, бертуган энесе Илфат белән башлап җибәргән. Шуңа берләшеп җитәкләгән оешмаларын да АИФ (Әнәс, Илфат, Фәрид исемнәреннән) дип атаганнар. Хәзер исә Фәрид әфәнденең “Заря” дип аталган предприятиесе бар.
96нчы елларда Фәрид Вәли­тов ныклап дин сабакларын өйрәнә башлый. Ижау мәчетенә йөри. “Дингә кереп, мин үземә хак яшәү юлы гына түгел, рухи һәм әхлакый реабилитация алдым”, — ди ул. Хәзер ул — яңадан шәкерт. Мәчеттә уздырыла торган дин дәресләренә йөри, гарәп телен өйрәнә. Моннан тыш Фәрид Әнәс улы Вәлитов шәһәребезнең сәяси тормышында да актив катнашучы шәхес. Ул — Завьялово районының 3нче чакырылыш депутаты. Кешеләргә карата игътибарлы булуы, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торуы белән үзе яшәгән төбәктә зур ихтирам яулый. Милли күтәрелеш чоры башланганнан бирле районда гына түгел, Ижау күләмендә дә милли чаралар оештыруга үзеннән даими өлеш кертә, “Яңарыш” газетасы белән дә инде күп еллар хезмәттәшлек итә Фәрид әфәнде. Моннан тыш ул “Бердәм Россия” партия әгъзасы, табигатьтән файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм агросәнәгать комплексы комиссиясе әгъзасы да. Вәлитовлар нәселе шәҗәрәсен шигъри юлларга салган Дамир Гарифуллин әйткәнчә:
Фәрид әфәнде Вәлитов,
Шәп көйләгән бар эшне.
Нәкъ заманча оештырган
Коллективта ярышны.

Вәлитовлар егылмаслар,
Югалмаслар дөньяда.
Тормышлары гөрләп тора
Яшәү дигән ояда.
Үз нәселен онытмаган, ата-бабаларының үткән юлына күз салган һәм шул изге юлдан тайпылмаганнарның эше савап­лы, киләчәге өметле. Шигырьдә язылганча:
Күз алдында сабаклана
Торгызылган шәҗәрә.
Шәҗәрә — ул үткәннәрдән
Бүгенгегә тәрәзә.

Элмира Нигъмәтҗан.