Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Шәфкатьлелек иясе
24.06.2015

Шәфкатьлелек иясе


1926 елның июль аенда Исәнбай авылында Фәррах Төхвәтуллин һәм Маһинур гаиләсендә бишенче төпчек бала булып, зәп-зәңгәр күзле бик матур кызчык дөньяга килә. Аңа Зәйнәп дип исем кушалар.

Кечкенәдән “табиблы” уйнарга яраткан, күңеле йомшак, җаны шәфкатьле булган бу балага язмыш бик кырыс, мәрхәмәтсез була. 5 нче сыйныфта укыганда ук алар биш бала җыелып ятим калалар. Әти-әниләре булмаса да, балаларның иң өлкәне — Саимә апалары тормыш йөген тартуны балаларны тәрбия кылуны, үз өстенә ала. Алар өчен таләпчән, кырыс әти дә, ягымлы, назлы әни дә була белә ул. Иң мөһиме — барысын да укытып, чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырыша. Минзәләдә шәфкать туташлары әзерли торган уку йортына Зәйнәпне дә апасы илтеп урнаштыра. Ул авыр еллар өчен хас булганча, бик күпләр кебек, Зәйнәп тә укуын ташлап кайтырга мәҗбүр була. Тик үзенең тырышлыгы, апасының үҗәтлеге аны кабат бу уку йортына алып килә. Зәйнәп фельд­шер-акушер таныклыгы алып, үзенең хезмәт юлын күрше Касай авылында башлап җибәрә. Үз бәхетен дә кыз шушы төбәктә таба. Җиргә кендеге белән береккән, уңган -булган механизатор Шәфыйкъ белән алар, 47 ел матур, тату гомер кичереп, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Нык­лы гаиләдә яшәгән ханым үз хезмәтен күңелен биреп, җиренә җиткереп башкара. Ул йокысыз төннәрнең, аның йомшак куллары тәүге тапкыр тоткан сабыйларның санын белерлек тә түгел! Ул елларның юлсызлыгын да искә алсаң, бала тапкан хатыннарның, акушерларның да хәлен аңларга була. Тик, нинди генә авырлыклар кичерсә дә, үз һөнәренә тугры кала ул. Олы кызы Гөлия, төпчекләре Гөлназ да әниләре юлын сайлап, халык сәламәтлеге сагында торалар.
Әнисе сыман бик сабыр, акыллы Гөлиясе инде 35 елга якын Иске Эсләк авылында фельдшер-акушер хезмәтен зур төгәллек белән башкара. 1996 елдан ул җитәкчелек иткән ФАП берничә тапкыр алдынгы урыннарны яулап, мактау, хөрмәтләүгә лаек булды. Хезмәттәшләре Гөлияне ипле, игътибарлы, ихтирамлы булганы өчен бик хөрмәт итәләр. Гөлия гаиләсендә дә бәхетле. Җәмәгате Фәрит белән бер ул һәм бер кыз үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар алар. Бер булганнан бар да була, диләр. Гөлия — бик кечелекле, мәрхәмәтле килен дә, гомер юлдашының иң акыллы киңәшчесе дә, өч оныгының бик яраткан әбисе дә!
Әнисенең, апасының ак халатына тотынып тәпи киткән Гөлназ нинди һөнәр сайласын инде! Аның ак күңеле дә нәкъ менә шәфкатьлелек дөньясына тартыла. Искиткеч чибәр, зифа буйлы, тыныч кына сөйләшүче бу кызны башка һөнәрдә күзаллап та булмый. Ул үзе дә: “Бик арытса да, авыр көннәр, төннәр уздырсак та, авыруларның савыгуы, рәхмәт сүзләре, ихластан елмаюлары күңелне күтәрә. Менә чирек гасыр әнием сукмагыннан атлыйм”, — ди.
Мөгаен, шәфкатьлелек буыннардан буыннарга күчә торгандыр. Юкса, инде хәзер Гөлиянең оныклары курчаклары белән “табиблы” уйнамас иде! Кем белә, бәлки шәфкать туташлары таг­ы үсеп киләдер Зәйнәп апам шәҗәрәсендә?!

Зөлфия Муллина,
Исәнбай авылы.