Баш бит - Яшьлек адымы - Шәфкатьлелек орлыклары
3.05.2018
Шәфкатьлелек орлыклары
25 апрельдә Россиякүләм шәфкатьлелек атналыгы кысаларында шәһәребезнең социаль-реабилитация үзәгендә без “Иман” татар яшьләре берлеге — очрашу уздырдык.
Әлеге очрашуны “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышладык. Без балаларга үзебезнең оешма, милләтебез турында сөйләдек. Милли уеннар уйнадык, төрле конкурслар оештырдык. Балаларга иң ошаганы — татар халык ризыклары белән танышу булгандыр. Без аларга татлы ризыгыбыз чәкчәкнең килеп чыгышы турында сөйләдек, очрашу ахырында бергәләп чәкчәк белән чәй эчтек.
Бик эчтәлекле узган мондый очрашуларны тагын уздырырга сүз куешып таралыштык.
Гүзәлия Кашапова, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе.