Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Шәфи дә хәзер ярымайлы
27.05.2021

Шәфи дә хәзер ярымайлы

Юкамен районы юллары мактанырлык түгел, яртысы диярлек гравий катламлы булып, асфальт җәелгән өлеше бик аз. Узып китүче машиналардан тузан эленеп кала.  Әмма  юл буш диярлек, автомобиль тәрәзәсеннән тирә-якны күзәтә-күзәтә шуны искәрәм. Ә табигатьнең матурлыгы! Районның чирек өлешендә урманнар, авыл саен диярлек буалар. Республиканың иң мул сулы чишмәсе дә – Юкамен районында, Тегермән авылы янында. Хәер, бу юлы сәфәребез Шәфи авылына. Тарихи мәгълүматларга караганда, аңа 1859 елда нигез салынган. Сөйләүләре буенча, Тегермән авылыннан Сәфи исемле ир-ат урманда адаша. Юл эзләп, чишмәләр күп булган шушы ачык җиргә килеп чыга һәм яшәп калырга ниятли. Гаиләсен, ир туганнарын алып килә. Авыл атамасы да башта Сәфи булып, тора-бара Шәфигә әверелә.

Узган җәйдә, Шәфидә салына башлаган мәчетне төшерергә килгәндә, сөйләгәннәр иде бу турыда. Бу юлы безне ерактан балкып, ярымайлы манара каршылады. Мәчет ачу тантанасына Шәфи халкы гына түгел, күрше-тирә район-авыллардан, Ижаудан килүчеләр дә шактый иде. Шәфилеләр өчен бер гасырга якын көтелгән вакыйга бу. 1901 елда төзелгән җәмигъ мәчете туксан ел элек ябыла. Указлы мулла Хатыйп Бикмансуров репрессиягә эләгә. Мәчетне мәктәп итәләр, аннары тузу сәбәпле сүтәләр. Үзе дә муллалар нәселеннән булган әңгәмәдәшем Фәния Арасланова, карт тупылларга карап, авыл турындагы истәлекләрне яңарта. Узган гасырда авылда тулы бер урам яна. Авыл имамы хәвеф-хәтәрдән саклаучылар булсын, дигән теләк белән, халыкны җыеп утырттыра ул тупылларны.
Моңа кадәр дини бәйрәмнәр клубта узган. Мәхмүдә Арасланова анда дин сабакларын да алып барган, мәчетләре буш тормау­ны алдан кайгыртучыларның берсе дияргә була. “Күбрәк балалар йөрделәр, зурлар бик килмәделәр. Шәкертләрем тырыштылар, өйрәнделәр”, — ди ул.
Тантана клубта башланды, буш урыннар юк иде. Юкамен татарларының татулыгын күрсәтә бу, мәчет ачылу – барысы өчен уртак шатлыклы вакыйга. Хәтта күрше Починки, Тегермән һәм башка авыллардан да килгәннәр. Юкамен районында яшәүчеләрнең 18 %ы – татарлар. Кайчандыр 19 татар авылы булган. 1930 елга кадәр уналтысында мәчет булып, ни кызганыч, барысы да ябылган. Хәзер 11 авыл калып, изге йортлар әкренләп торгызыла. Шәфидә ике ел элек клубта җыелып киңәшләшәләр һәм мәчет төзергә дигән карарга киләләр. Нигез ташын авыл халкы сала, өмәләргә йөриләр, ярдәм итүче иганәче дә табыла. “Мәчет салу чыгымнарын авыл халкы тулысы белән күтәрә алмый, иганәче кирәк. Әмма халык та катнашырга тиеш. Шәфилеләр бу яктан үрнәк, өмәсенә дә йөрделәр, кирәк-ярак белән дә булыштылар. Авыл халкының мәчеткә ихтыяҗы булырга, аларның өлеше керергә тиеш. Кемдер килеп салганда, аның кадере булмый, салучыга “синең мәчет ул”, — дип әйтәчәкләр”, — ди төньяк районнары мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов. Тырышып йөрүчеләрнең берсе Насыйр Арасланов Шәфидә туып-үскән.
Шәфидә төрле милләт вәкилләре яши.Мәчет салуны алар да, җирле хакимият тә хуп­лый. Төньяк районнар имамнарының үзара татулыгы сокландыра. Починки авылыннан Рөстәм Бузанаков һөнәре буенча төзүче, районда дүрт мәчетне күтәрүдә катнаша. Балезино районында сакланып калган мәчетләрне барып караганнар, манараларны шулар үрнәгендә утырталар. Рөстәм Ижауда дини белем алып, туган авылы Починкига имам булып кайткан. Ихластан башлап, булышып йөрүчеләргә мөфтият исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Бабаларыбыз белемле булганнар, безгә дә ныклап торып дингә кайтырга вакыт», — диләр Шәфидә. Клубтагы тантанадан соң, тәкъбир әйтеп, мәчеткә юл тоттылар, беренче җомга намазы укылды, рес­публика мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин вәгазь сөйләде.
Мәчет — гыйбадәт кенә түгел, тәрбия урыны да, балалар, яшьләргә Ислам турында дөрес мәгълүмат урыны, төрле милләт вәкилләре яшәгән авылда мәчет шуның белән дә кыйм­мәтле. “Рәсми имамнарыбыз һәр сүзләре өчен җаваплы, үсеп килүче буынга дөрес тәрбия биргәндә, фаҗигале күренешләргә дә урын булмас”, — ди Фаиз хәзрәт. Мәктәптән кайтып килүче бер төркем балаларны да бәйрәм табынына дәштеләр, мәчет ачылу вакыйгасы алар күңеленә дә уелып калсын. Татар гаиләсеннән булганнары әби-бабасы, әти-әнисенә ияреп мәчеткә килер.
Биредә әлегә имамнары юк, әмма булыр һәм инде Шәфи мәчете тулы көченә эшләп китәр.

Фәнзилә Салихова.