Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Шәфига Таҗетдинова: “Үрмәләгәндә үк көйләгәнмен”
2.03.2017

Шәфига Таҗетдинова: “Үрмәләгәндә үк көйләгәнмен”

“Бәхет” ансамбленә Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Шәфига Таҗетдинова белән без бер вакытта килдек. Ул инде Удмуртия Республикасын аркылы-торкылы йөреп чыккан билгеле җырчы, ә мин Ижау сәхнәсенә яңа атлыйм. Әлеге ансамбльнең җитәкчесе булып эшли башлагач, каядыр ансамбль белән чыгыш ясарга чакырсалар, мин иң беренче Шәфига апага мөрәҗәгать итәм, чөнки беләм: ул барлык җырларның сүзләрен белә, ул булганда мин тыныч. Соңгы арада Шәфига апа репетицияләрдә Фирдүс Тямаев репертуарындагы җырның “Эх, гомер итәбез, без яшьлектән китәбез”, — дигән юлларын көйләп йөри. Ник моңлана дисәм, аңа да 75 яшь тула икән бит…
Кемдер турында мәкалә язам икән, мин аның нәселе белән кызыксынып, сүземне чишмә башыннан башлыйм…
Шәфига ханым Әгерҗе районы Кичкетаң авылында “Казан Шакиры” гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Бабасы Казан ягынннан тегүче булып килеп, әбисенә йортка керә. Әтисе тугач, әлеге кушамат аңа ябышып кала. Шәфига апаның әнисен әтисе 18 яшьтә урлап алып кайт­кан. Әтисен әнисенең апасына димлиләр, ә ул тота да сеңелесен урлый. Әнисенең әти-әниләре риза булмый. “Әни гомер буе рәнҗеде”,- дип сөйли иде әни. “Әнием бик матур җырлый иде: “Әни, син каян өйрәнәсең бу җырларны? — дип соравыма, ул елмая гына иде. Әти гармунда уйнады. Әти уйнаган көйләргә, мин үрмәләгәндә үк көйләп йөргәнмен. Дәрес башланыр алдыннан укытучы Мәрьям апа иң элек мине җырлатып ала иде. Безнең гаиләдә барысы да җырлый, ә сәхнәгә мин генә мендем. Абыем бик оста гармунчы, хәзер дә очрашсак, ул уйный, мин җырлыйм. Безне — ишле гаиләне — тормыш төрле сукмак­лардан йөртте. Тугыз бала булганбыз, алтысы исән калган. Безнең апалар икесе җиткән кыз иде, аларның читкә эшкә китәсе килде. Әти аларның үзләрен генә җибәрмәде. Шуңа күрә 1952 елны гаилә белән Архангельск өлкәсенә күчеп киттек. Мин анда 3нче класска — рус мәктәбенә укырга бардым. Авылда “биш”кә генә укыган идем, әлбәттә, рус телендә белем алуы авыр булды. Әти шпал ясый торган заводта эшләде. Хәтеремдә: бер башыннан әти тота шпалны, ә мин үсмер кыз барлык көчем белән икенче башыннан тотарга тырышам. Әти ссуда алып, бик яхшы өй сатып алды, бакчасы да бар иде. Күз алдына китерегез, өстәл артына алты бала тезелешеп утыра. Җәен, унар чакрым барып, кара җиләк, нарат җиләге җыя идек. Әтиебез 1956 елда шунда вафат булды. Мин ул елларны бик еш елый-елый искә алам. Ләкин без туган якны сагындык. Радиодан татар җырлары тыңлый идек. Сагынуга түзә алмыйча күченеп кайттык. Әниләр Әгерҗегә урнашты, мин — Ижау шәһәренә. Аннан соң миңа ике ел Сарапул шәһәрендә торырга туры килде. “Электрогенератор” заводында эшләдем, “Заря” мәдәният йортына театр түгәрәгенә йөрдем. “Язылмаган законнар” да — әби, “Серле моң” спектаклендә кыз ролен башкардым. Ижауга кайткач, Габдулла абый гармунчы иде, аның белән концерт­лар куйдык. 1965 елны Барҗы авыл Сабан туенда “Элмәлек” җырын башкаруымны ишетеп, Илфат Нурмөхәммәтов мине эзләп тапты. Шуннан соң аның белән концертлар куя башладык. Илфатны бик сагынам. Ижау шәһәрендәге “Ижау моңнары”, “ Гүзәл” җыр һәм бию ансамбле, “ Шатлык” халык ансамбле, “Бәхет” ансамбле — барсында да җырладым. “Ижмаш” заводында эшләдем, мотоцикл частьлары ясый идек. Көнгә 350 мотоцикл җитештерелә. Авыр эш иде. Шуңа күрә заводтан китеп, телефон станциясендә техник булып 8 ел эшләдем. Читтән торып, Свердловск шәһәрендә үземнең белгечлек буенча укып, кызыл дипломга ия булдым. Шуның өчен 30 сум акчалата бүләк бирделәр. Сәгать алдым. Соңрак “Удмуртнефть” оешмасының телефон станциясендә 23 ел хезмәт куйдым. Эшемдә бик хөрмәт иттеләр. Әлбәттә, гомер буе эшемдә дә җыр озата килде мине.
Хәләл җефетем Зәңгир белән туйда таныштык. Туйда Флүрә Сөләйманованың яңа чыккан “ Әниемә” дигән җырын башкардым. Иптәш кызым Сания әйтә миңа: “Кара әле, Шәфига, теге егет, син җырлаганда, гел сиңа карап торды”, — ди. “Сиңа карый ул”, — дим. Чыгып киткәндә, аңа күз ташлап (ә ул өстәл артында утыра) : “Гәүдәсе озын булса, ярый икән”, — дип уйладым. Шуннан сөйләшеп киттек. Ул Әгерҗе районының Кызылъяр авылында яши иде. Бер ел хат алыштык. Берзаман Зәңгир миңа: “Мин жомга көнне килермен. Бакча артыннан кайтырбыз”, — ди. “30 яшькә җитеп, бакча артыннан кайтып, кияүгә чыкмыйм инде”, — дидем. Авылга кайттык. Безне ЗАГСта теркәмиләр: “Башта гариза языгыз, аннан соң өч айдан килерсез”, — диләр. Никах укытып, Барҗы авылына барып язылыштык. Тормышны Ижауда башладык. Мин үземне гел матур түгел дип, саный идем. Җырлыйм да, сәхнәдән төшеп, кешегә күтәрелеп тә карамыйм, кайтып китәм. Зәңгирем көнләшмәде, гомумән, мин аның бер начар ягын да хәтерләмим. Дөньяда аның кебек яхшы ир-ат юктыр. Ул гармунда уйнады, мин җырладым, ләкин аның бер дә җырлаганын ишеткәнем булмады. Эшеннән биш минутка да соңа калмады, өйгә кайтты. Заводта эше бик авыр булган, ләкин ул беркайчан да зарланмады. Ул киткәч, аның эшен биш кешегә биргәннәр. Бер кыз, бер малай үстердек. Кызымның тавышы матур. Оныкларым, Аллага шөкер, тәртипле. Әйбәт килен булырга тырыштым. Әнием безнең арадан иртә (61 яшендә) китте. Аның апаларын әнием урынына күрдем.
Минем һәрвакыт хәтерем әйбәт булды. Әлфия Авзалованы бер генә тыңлыйм, җырын отып алам. Озын, халык җырларын яратам. Хәзер җырлый торган кыска җырларымны җырга да санамыйм. Можга шәһәрендә татар халык җырын башкаргач, тамашачы басып кул чапты. Хыялым Казан шәһәренә китеп, бик көчле җырчы булу иде. Казан җырчыларын уздырып җырлыйсым килде! Ләкин хәзер: “Ярый әле китмәгәнмен, Казанда мин тамашачы тарафыннан мондагы кебек танылмас идем”, — дип уйлыйм.
Репетицияләргә чакырып шалтыраткач, Шәфига апаның һәрвакыт сәбәбе күп була. Авылга кайтасы бар, анда бакча утамаган, Зәңгир абыйның апаларын тәрбиялисе, бетмәс-төкәнмәс вак-төяк эшләр… Әнә шулай санап китә дә, кырык эшен кырык якка ташлап, тыңлаучан сабый бала сыман, килеп тә җитә. Зәңгир абыйның апасы белән сөйләшәбез. Фәнзия апа җиде балалы гаиләдән хәзер инде үзе генә калган. Ул 86 яшьтә, иң өлкәне, әле, сөбханалла, көчендә. Шәфига апа тәрбиясендә яши. “Колхоз­да нинди эш бар, барсын да эшләдем. Бүгенге көндә Шәфига тәрбиясендә яшим. Бер сеңелебез күптән түгел үлде, аны да ул тәрбияләде. Зәңгир генә безнең арадан иртәрәк китеп барды. Җәй көне авылда яшим, алар балалар белән кайтып йөриләр. Кайчакта төнлә 11 дә бакчага эзләп чыгам, ә ул һаман эшли. Әнә шундый эшчән, тынгысыз безнең килен. Зәңгир белән икесе бергәләп бөтен каралты-курабызны яңарттылар. Мин аңа барлык туганнарым исеменнән рәхмәтле”, — ди ул.
Мәкаләмне Шәфига ханымга туры килгән Фирдүс Тямаев репертуарыннан “Яшьлек иленнән китсәк тә, җырлап гомер итәбез”, — дигән җыр сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Чөнки җыр аның язмышы, тормышы, яшәү рәвеше.

Рәфилә Рәсүлева.