Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Шытымы булыр
29.11.2017

Шытымы булыр

 

Кистем балалар бакчасында районның бакча мөдирләре өчен семинар узды. Ул “Күп телле мохиттә балаларны ана теленә өйрәтү” дигән темага багышланды. Семинарда барлыгы 29 җитәкче катнашты. Иң элек балалар татарларның кунакчыллыгын күрсәтеп, милли ризыкларыбыз белән таныштырдылар, татарча җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, “Самавыр”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнадылар.
Безнең бакчада милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. “Татар теле — күңелем теле” программасы нигезендә эшлибез. Бакчада балалар белән эшләү алымы булып уен тора. Шуңа күрә уенга корылган мохиттә балалар үзара аралашырга, күргән әйберләрен сөйләргә, фикерләрен әйтергә өйрәнәләр. Алар төрле тизәйткечләр, җырлар, шигырьләр ятлыйлар.
Балалар бәйрәмнәрне яраталар. Мондый чараларда артистлык сәләте үстерелә, шигырьләр, җырлар аша хис-тойгыларын белдерергә өйрәнәләр. Сабантуй, Нәүрүз, Театр атналыклары, шигырь уку конкурслары оештыру матур гына трациягә әверелеп китте. Милли тәрбия бирүдә Кистем музее да бик зур роль уйный. Андагы экспонатларны тотып карау, фотосурәтләрдә ерак әби-бабайларын тану балаларга бик нык тәэсир итә.
Әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Бергә бәйрәмнәр, семинарлар оештырабыз, бүлмәләрне татар орнаментлары белән бизибез. Ясаган рәсемнәребезне “Яңарыш” газетасына юллыйбыз. Шулай итеп күмәк көч белән сабыйларыбыз күңелләренә милли орлыклар салабыз. Киләчәктә аның шытым бирүенә бик нык ышанабыз.

Динә Касимова, Балезино районы Кистем авылы.