Шундый хезмәт бар
Россия Федерациясе җинаять-башкарма системасына 12 мартта 140 ел тулды. Әлеге өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр катлаулы да, җаваплы да эш башкаралар. Җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре алдында торган төп бурычларның берсе – закон бозучыларны тулы тормышка кайтару, аларны җинаять кылудан саклау, тәрбияләү. Тоткыннарга һәм шулай ук биредә эшләүче хезмәткәрләргә психологик ярдәм дә күрсәтелә.
Шушы көннәрдә психологлар эше белән журналистлар да таныша алды. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең психологик ярдәм күрсәтү бүлеге базасында “Экстремаль хәлләрдә стрессларга каршы торучанлыкны үстерү” дип исемләнгән тренинг оештырылды. Махсус бүлмәдә хезмәткәрләргә ял итү, психологик ярдәм алу өчен бөтен шартлар да бар.
Беренче тренинг – махсус метафорик карталар белән эшләү иде. Төрле төстәге рәсемнәр төшерелгән бу карталарны психологлар кешенең яшерен эчке ресурсларын ачыклау өчен кулланалар. Сайлап алган рәсемнәргә карап, белгечләр кешегә үз проблемаларын аңларга һәм аларны хәл итү өчен ни эшләргә кирәклеген аңлата алалар.
Икенче тренинг тагын да кызыклырак иде. Журналистлар өчен нейролингвистик программалаштыру (кешене ясалма йокыга кертү) элементлары белән аутотренинг оештырылды. “Бу алымны кулланып, кешенең бик күп проблемаларын хәл итәргә була, аңын, фикерләвен үзгәртү яки аның эчке халәтен бераз йомшарту өстендә эшләргә мөмкин. Әлбәттә, мондый чаралардан соң кешенең психик халәте бераз җиңеләя, агрессивлык кими яки тулысынча югала. Кешене, аның фикерләвен үзгәртү өстендә эшләүнең дә уңай нәтиҗәләре күп. Мәсәлән, мондый психологик алым наркотикларга яки исерткеч эчемлекләргә бәйлелектән дәваланырга, яки башка патологик теләкләрдән, кызыксынулардан котылырга ярдәм итә ала”, — дип сөйләде психологик ярдәм бүлегенең өлкән психологы Алексей Андреев.
Стресска каршы торырга өйрәнүгә юнәлтелгән тагын берничә алымның иң кызыклысы – ялан аяк пыяла ватыклары өстеннән йөрү булды. Иң элек белгечләр пыяла өстеннән йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. Бөтен күнегү психологлар күзәтүе астында башкарылды. Мин дә үземне сынап карарга булдым. Башта мине курку хисе биләп алды. Пыяла өстенә басып, авырту тоймагач кына, җиңеллек килде. Әлеге тренинг та стресстан чыгу, үз-үзеңә ышанычны арттыру өчен башкарыла икән.
Мондый психологик тренинглар тоткыннар өчен дә, җинаять-башкарма системасында эшләүче хезмәткәрләр өчен дә кулланыла. «Төп бурычыбыз — хөкем ителүчеләр-гә дә, хезмәткәрләргә дә психологик ярдәм күрсәтү. Чөнки төрмәгә эләккән кеше беренче вакытта стресс кичерә. Шуңа күрә психолог ярдәме бик кирәк. Нәкъ шундый ук ярдәмгә хезмәткәрләр дә мохтаҗ. Чөнки хөкем ителүчеләр белән эшләү аларның психик халәтенә зур йогынты ясый. Аларның стресска каршы торучанлыгын арттыру, һөнәри яктан “януны” кисәтү бик мөһим. Хәзерге вакытта җинаять-башкарма системасының психологик хезмәте эшчәнлегендә төп юнәлеш: хезмәткәрләр арасында да, хөкем ителүчеләр арасында да тискәре күренешләрне кисәтү, шулай ук аларның үз-үзен тотышын алдан күзаллау. Моның өчен психологлар төрле формалар һәм ысуллар кулланалар, белемнәрен даими камилләштерәләр. Дөрес, психологик ярдәм һәрвакытта да көтелгән нәтиҗәгә китермәскә дә мөмкин. Чөнки күп нәрсә кешегә кечкенәдән үк салына. Тик әгәр дә без 1000 тоткынның берсенә булса да булыша алабыз икән, димәк, психологик ярдәм күрсәтү хезмәте юкка гына эшләми дигән сүз», — диде психологик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе, Эчке эшләр бүлеге подполковнигы Ирина Долганова.
Идел буе федераль округы буенча җинаять-башкарма системасында барлыгы 700гә якын психолог эшли. Шуларның кырыгы – Удмуртиядә. Алар ай саен 2000гә якын тоткынга ярдәм күрсәтәләр.
Эльвира Хуҗина.