Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Шул кыңгырау чыңын ишетсәм…
16.05.2018

Шул кыңгырау чыңын ишетсәм…

Укытучылыкка укып чыкканыма ничәмә-ничә дистә еллар узса да, мәктәп кыңгыравы чыңлаганын ишетсәм, хатирәләрем яңара. Безне чын педагог-остазлар укыткан икән бит. Төпле белем һәм тәрбия биргәннәр. Хәзер дә андый укытучылар юк түгел. Мин моңа күптән түгел 10нчы мәктәптә Ижевск-Балезино тимер юлын төзүгә ба­гышланган музейга баргач инандым. Тарих укытучысы Эльвира Анатольевна Халтурина ачык дәрес үткәреп, безгә, сугыш чоры балаларына, чын тарихны сөйләде. Бу мәктәптә Муса Җәлилгә багышланган музей бар икәнен белсәм дә, анысын да күргәнем юк иде әле.
Бу хатирәләрне искә төшерергә тагын бер этәргеч булды: 3нче майда “Яңарыш”та чыккан язма герое 90 яшьлек Сәминә Фаиз кызы Актаныш ягыннан Ижауга күчеп килгән әнисенең шул тимер юлны салуда күп көч куюын искә алган. Тарих дәресендә эш шартларының коточкыч авыр булуын күз алдыннан кичердем, тарих укытучысы шундый булырга тиеш, дип, үземне укучы кебек хис итеп, сокланып утырдым. Башкалар да тын алмыйча тыңладылар. Киләчәктә бу укучылар арасында укытучылары һөнәрен сайлаучы да булмый калмас дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки остаз үз фәнен яхшы белеп, аны башкаларга да җиткерә алса, ул, һичшиксез, яраткан фәнгә әверелә. Мин моны Эльвира ханым мисалында ачык күрдем. Афәрин, рәхмәт сиңа, Укытучы!
Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы, диләр. Бу мәктәп музее Рәсәйдә бердәнбер икән. “1975 елдан бирле ишекләре ачык, теләгән кеше карый ала”, — дип аңлатты безгә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадерия Асылмәрданова.
Биредә элекке мәктәп директоры Равил Губаев традицияләрен дәвам итәләр. Алар бу шәхесне дә бик җылы сүзләр белән искә алдылар. Укучыларны да искә алмасам, язмам тулы булмас. Мәктәп формасыннан безне каршы алып, озатып куючы өлкән сыйныф егетләре булса, кызлар да сокландырды: матур озын күлмәкле, чәчләрен икегә үреп салган “йолдызлар” түгәрәк өстәл артына урнаш­тырып, бай итеп әзерләнгән ризык­лар белән сыйладылар, концерт та күрсәттеләр. 10нчы сыйныф кызлары Диләрә белән Алсу Гүзәл апалары җитәкчелегендә зур осталык белән безгә рухи азык та бүләк иттеләр, чын җырчы, артистлардан бер дә ким түгел!
Йомгаклап, шуны әйтәм, килегез, күрегез: сугыш башлангач, 1 ел эчендә көн-төн көрәк, пычкы белән хатын-кызлар һәм малайлар Ижевск-Балезино тимер юлын салганнар. Фронтка завод җитештергән коралны шул юл аша озатканнар. Җиңү шулай яуланган!
…Ә бу очрашуны газетада үзе­нең эчтәлекле язмалары белән сөен­дергән якташым, Ленин районы ветераннар советында да актив эш алып баручы Гөлисә Зарипова урам комитеты рәисе Илсөяр ханым белән оештырганнар. Искиткеч җылы очрашу булды ул. Йөрәк кушуы буенча эшләнгән эшнең нәтиҗәсе дә күркәм була шул.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.
Фотосурәттә: Эльвира Анатольевна Халтурина.