Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ширектән сакланыйк!
3.12.2015

Ширектән сакланыйк!

Бер уйлаганда, Ислам динендә ширек тоту булырга да тиеш түгел: динебез Аллаһның барлыгына һәм берлегенә корылган, иман шарты — Ләәә иләәһә илләллаһу Мүхәммәдүр расулуллаһи, шуны искәртеп тора.

Бездә сыннар да, иконалар да юк, изгеләр культы да, башка диннәрдәге кебек киң таралмаган. “Богородица”, “Сын божий” кебек төшенчәләр мөселманнар өчен ят нәрсә, аларны куллану да олы гөнаһ. Без бары тик Аллаһ колы булырга тиешбез. Ә чынлыкта без кем соң? Акча колына әверелмәдекме? Дөрес, арада зәкятләрен түләүче, мәчетләргә ярдәм итүчеләр дә бар. Акча колы дигәннән, гади пенсионерлар да, акчаларын банктан банкка күчереп (кайда процент зуррак) мәш киләләр. Ә бит без риба (процент) зур гөнаһ икәнен беләбез, күбебез мәчеткә йөри, Коръән өйрәнә. Аларны да аңларга була, пенсияләр аз, инфляция 12-13%, банк биргән 8-10,5% белән әллә кая китеп булмый, ул инфляция “ашаган” өлешне дә капламый.
Икенче коллык — телевизор колы булып беттек (үзем дә шул исәптә). Ялгызлык галәмәтедер инде, шул “ящик” эшләп тормаса, дөнья тукталган кебек. Ә нәрсә күрсәтәләр соң безгә? Була шундый көннәр, кайсы каналны ачсаң да, колдун да шаман, экстрасенс та багучы. Беренче каналда күрәзәче Ванга турында сериал үтте генә, Джуна турындагысы чыкты. “Домашний” каналында изге Матрона тормышын күрсәткән “Чудотворица” чык­ты. Тапшыруларның исем­нәре эчтәлекләре турында әйтеп тора: “Битва экстрасенсов”, “Гадалка” һ.б. Кайчак уйлап куям: бу программалар безне юлдан яздыру өчен махсус эшләнә микән әллә? Ник дисәң, ул багучылар, сихерчеләр шундый күккә чөеп мактала: медицина ярдәм итә алмаган авыруларга алар булыша, полиция ача алмаган җинаятьләрнең төбенә төшүче дә экстрасенс­лар, танылган шәхесләр, дәүләт башлыклары алар янына киңәшкә йөриләр икән. Изге Матрона чын могҗизалар эшли икән: 27 ел бала таба алмаган хатын Матрона чиркәвенә килә, иконасын үзе белән йөртә башлый һәм шуннан соң 47 яшендә исән-сау кыз таба. Бу тапшыруның нигезендә кызыл җеп булып төп идея ята: христиан дине көчле, изгеләре күп, алар ярдәм итә. Менә Мат­рона рак белән чирләүче 10 яшьлек малайны коткара, аның мөселман динендә булган әнисе хрис­тиан диненә күчкән, имеш. Шулай ук “тәмләп” НТВ каналы да актриса Матлюба Алимованың Мария исеме белән чукынып, чиркәүдә шәмнәр кабызып йөргәнен күрсәтте. Тагын бер тапшыруда җырчы Азизаның Анна исеме белән чукынып, христиан диненә күчүне күрсәттеләр.
Мондый тапшырулар, ми­­немчә, безнең дин­дәш­ләребезне бераз “теш­ләп”, “чеметкәләп” то­ру өчен эшләнә. Иманы зәгыйфьрәк кешеләр өчен бу тапшырулар за­рарлы дип уйлыйм. Андый кешеләр икеләнә баш­лый: Аллаһ бер булгач, кайсы диндә булсаң да барыбер түгелмени? Кайберәүләр әлеге экс­тра­сенсларга, багучыларга, йол­­дызнамәләргә ышана башлый. Бәла килгәндә, күрәзәчеләргә, төрле им-том­чыларга да китеп бара. Ә бу эшләр инде дин юлыннан тайпылу дигән сүз.
Ярар, телевизорны ка­рамасак та була. Тормы­шыбызда ширек тоту ми­саллары җитәрлек. Төрле амулетлар, талисман­нар көченә ышану дисеңме, ырымнар, юрамалар, йолалар… Әле үзе­безнең йолалар бер хәл — карга боткасы, сабан­туйлар (эчү бәйрәменә әй­лән­мәсә) иманга зыян китермидер. Әллә кайдан чит йолалар гадәткә керә. Изге Валентин көне, кытайлардан кергән Фэн-шуй, көнбатыштан кер­гән Хеллоуин, чыршы бәйрәме. Мәчеткә йөргән, намаз укыган өлкәннәр һәм яшьләр, билгеле инде, бу бәйрәмнәрдә кат­нашмый. Ә балалар, онык­лар рәхәтләнеп йөри. Кечкенә балаларны ата-аналары үзләре ширек тотарга өйрәтә түгелме? Хәзер шундый мода китте, һәр республикада Кыш бабай резеденцияләре тө­зелде. Россиядә — Дед мороз, Татарстанда — Кыш бабай, Удмуртиядә — Тол бабай. Адреслары билгеле, ата-аналар балаларына хатлар яздыралар, кемгә ни кирәк, шуны сорыйлар кыш бабайдан. Билгеле инде, бу бүләкләрне ата-аналар үзләре сатып алалар. Бу бит ялган. Балаларга бөтен нигъмәт Аллаһтан килүне аңлатырга кирәк. Бала бүләкне ата-ана алып биргәнне дә белсен. Мөселман баласы чыршы бәйрәмендә катнашмаска тиеш, минемчә. Мин үзем чыршы бәйрәме кебек эчпошыргыч бәйрәмне белмим. Мәктәптә барыбыз да белә идек: Кыш бабай булып физкультура укытучысы киенгән. Менә ул “тылсымлы таяк” ярдәмендә чыршының утларын кабыза. Таягы белән идәнгә суккач, коридорда басып торучы идән юучы апаның утларны кабызып җибәрүен дә аңлый идек. 3-4 боҗрага тезелеп, ел саен шул ук җырларны җырлап әйләнгән булабыз. Безнең өчен иң кызыгы — яңа ел күчтәнәче иде, чөнки мандарин, шоколад сирәк эләкте. Ә бүген ул сыйлар һәрбер өйдә бар. Хәзер чыршыны да пульт белән кабызалар, бусы да бүгенге балаларга могҗиза түгел. 3-4 яшьлекләргә әле төрле мультфильм геройлары кызыктыр, ә мәктәп яшендәге балалар, чыршы бәйрәменә бармыйча калып, берни югалтмыйлар. Аларга җомга көнен олыларга, Ураза бәйрәмен, Корбан гаетен бәйрәм итәргә өйрәтсәк, яхшырак булыр.
Менә тагын яңа ел җитә. Былтыр шушы вакытта кибеттә бер әбинең фарфор кәҗә алуын күрдем. “Кәҗә елы килә бит, ел мамыклы, сөтле булсын әле”, — дип, кәҗәне сыйпаштыра-сыйпаштыра сөйләнә үзе. Шуны күрү көлке дә, кызганыч та булды. “Еллар иминлеге турында намазлыгыңа утырып сора”, — диясем килде.
Чечня сугышына кадәр туристик юллама белән Төньяк Кавказга барган идем. Безне ниндидер изгеләр тавына, изгеләр чишмәсенә алып бардылар. Чишмә буенда бер агачка игътибар иттем. Ул төрле чүпрәк кисәкләре белән бизәлгән иде. Безне озатып йөрүче: “Кем бу агачка чүпрәкне, тасманы кулъяулыклар элеп теләк теләсә, алар кабул була”, — диде. Мин дә элдем, чөнки бүгенге белемнәрем юк иде, моны ширек кылу дип һич тә уйламадым. “Радикулит булдырмый торган” кара ташка да утырдым, “изге” чишмәдән су да эчтем. Нинди беркатлылык, нинди гафиллек! Бу урын элекке тау-ташларга, суга, агачларга табынучы кавемнең изге урыны булгандыр. Инде хәзер Мәккә-Мәдинәдә булып кайткач, 4 ел Коръән уку курсларына йөргәч, күп нәрсәгә күз ачылды. Әл-Хәрам мәчетендә, изге Кәгъбә каршында да, фәкать Аллаһка башлар иелә, догалар кылына. Иманы нык кешегә күрәзәчеләр дә, талисманнар да, йолдызнамәләр дә кирәкми. Чөнки ул белә: бөтен нәрсә безгә Аллаһыдан бирелә — иминлек, ризык, кайгы да, шатлык та. Киләчәкне дә бер Аллаһ кына белә, нинди хәлләр булырга тиеш, алар һичшиксез булачак, нинди хәлләр Аллаһ тарафыннан насыйп ителмәгән, алар булмас. Шуның өчен һәр намаз ахырында: “Лә хәүлә вә лә кууәтә иллә билләхил галийил гәзыйм. Мәшә Аллаһы кәәнә вә мә ләм йәшә ләм йәкүн”, — дип әйтәбез.

Зөһрә Вәли,
Ижау шәһәре.