Шаянлыгы Әфганстанга илткән
Казан педагогия институтының көндезге бүлегендә укучы барлык кызларны да «Медицина» курсларында укытып, кулларына хәрби билет бирәләр иде. Минем үземнең дә хәрби билетым бар. Белсәгез иде, бу билетны алгач сөенүләремне. Өстәвенә «кече сержант» исемен дә бирделәр. Әле ярый аның кирәге чыкмаган. Медицина фәннәре кандидаты, Удмуртия республикасының һәм Россиянең атказанган медицина хезмәткәре һәм бик күп медальләр, грамоталар иясе Рәйсә Заһит кызы Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә корганнан соң, шундый фикергә килдем. Шаянлыгы аркасында Әфганстанга эләккән кызның нинди сабаклар алуы сезгә дә кызыклы булыр, дип уйлыйм. Сүзне Рәйсә Заһит кызының үзенә бирик әле.
Ялгыш булуын аңладым, әмма соң иде
“Ул чагында мин медучилищены тәмамлап, институтта укый идем. Балалар сырхауханәсендә дә эшләдем. Иптәш кызым Ольга белән кадрлар бүлегенә киттек. Анда бер апа документлар тутырып утыра иде. “Нәрсә эшлисез?” — дип кызыксындым. “Германиягә китапханәдә эшләргә барам”, — диде. Шунда 40 яшьләр чамасындагы бер хәрби абый: «Сезнең дә чит илгә барасыгыз килмиме?» — дип сорап куйды. “Чит илләрне күрәсең килсә, юллама белән барырга була бит”, — дип кенә җавап бирдем. Әмма Ольганың хәрби кешегә кияүгә чыгасы килүе исемә төште дә, “Әйдә барабыз”, — дидем. Өстәвенә үзең теләгән илне сайларга була. Әфганстанга сәяхәткә чыгу мөмкинлеге булмаганга, әлеге илне сайладык. Шаярып кына анкета тутырып, кайтып киттек. Ольга өенә кайткач, бу хакта әти-әнисенә сөйләгән. Аның әтисе шунда ук хәрби комиссариатка барып, документларын алып кайткан. Ә минекен аңа бирмәгәннәр. Бу вакыйгадан соң елга якын вакыт үтеп китте. Мин бу анкета хакында оныттым да инде. Кышкы каникулдан килүгә мине хәрби комиссариатка чакыру килгән. “Мин бара алмыйм, медицина институтында укыйм”, — дип каршы килә башлаган идем. “Апаң урында эшли, аңа “җиле” тиячәк. Үзең дә комсомолга кермәгәнсең”, — дип, гаепләр таба башладылар, кыскасы, мине Әфганстанга барырга мәҗбүр иттеләр.
Хәрби комиссариаттан чыктым да, урам буенча елап барам. Шунда иптәш кызым Әлфия Сабирова очрады. “Нигә елыйсың Рәйсүшкә?” — ди. Әфганстанга җибәрүләрен әйткәч, “Юләр, шәп бит. Мин дә барыр идем”, — диде. “Минем урынга барасыңмы?” — дигән идем, ризалашты. Әмма Әфганстанга безне икебезне бергә җибәрделәр.
Әфганстанның Кабул шәһәренә килеп төшкәч, безнең борынга дары, авыр сугыш исе килеп бәрелде. Аэродром тулы хәрбиләр. Шунда күңелне курку алды. Офицерлар автобусларга утырып таралыштылар, ә без икебез юл уртасында басып калдык. Сораша торгач, бер чакрым ераклыктагы казармага барырга кирәклеген әйттеләр. Башка кызлар әле казармага урнашмаганнар иде. Икебезгә янәшә урыннарны алып куйдык та, ашханәгә киттек. Кайтуга безнең әйберләр ишек төбендә ята. “Нигә безнең урынны алдыгыз?” – дип сорый башлаган идек. Безгә мыскыллы тавыш белән генә җавап бирделәр. Соңыннан ирләр кебек киенгән бер кыз килеп керде. “Ызгышып тормагыз, өстә урыннар бар, соңыннан миңа рәхмәт әйтерсез”, — диде дә чишенмичә генә урынына менеп ятты. Соңыннан гына без аның Рәйхана исемле булуын белдек.
Әфганстан бик күп нәрсәләргә өйрәтте
Беренче айларны консервланган ризыкларны рәхәтләнеп ашадык. 2 айдан соң бу ризыклардан күңел болгана башлады. 3 атнадан соң, өзелеп өйне сагындым. “Минем өйгә кайтасым килә. Югары белем аласым бар. Бәлки миңа берәр чир йоктырыргадыр”, – дип, командирдан сорадым. “Кияүгә чыксаң гына, тота алмыйбыз”, — дип тынычландырды Степан Бажан. Шул вакытта бер лейтенант үзенең мәхәббәтен белдерә башлаган иде. Ә аны җылы якка күчерәләр. Үзе шундый чибәр. “Әйдә, миңа кияүгә чык”, – дип кулымны сорады. Бу хакта командирга әйткән идем: “Кызым, ул бит наркоман. Бу вариант түгел. Түз, сабыр бул”, — дип киңәшен бирде.
Әфганстанга барганчы мин горур, кешеләрне дә сайлап кына сөйләшә идем. Анда инде башкалар кебек сүгенергә, үз-үземне якларга өйрәндем, чөнки хатын-кызлар арасында да “дедовщина” бар иде. Госпитальдә эшли башлаган мәлләрдә егетләрне тыңлата алмадым. Анализларны вакытында җыя алмасаң, эләгә иде. Андагы таләпләргә ияләшкәнче, өч ай бик авыр булды. Кайберсен кимсетү дип тә кабул итә идем. Беркөнне эштән кайттым. Бергә торган рус кызы минем рөхсәттән башка өйдә киеп йөри торган башмагымны, яхшы кофтамны киеп, тәмәке тартып утыра. Минем шундый ачуым чыкты. “Тешләр”емне күрсәтмәсәм, киләчәктә дә мине кимсетәчәген аңладым. Кулларымны бөергә куйдым да, сүгенеп җибәрдем. Минем мондый кыланмышны күргәне булмагач, күзләре шар булды. “Бүлмәдәшеңә ташлангансың”, – дип, бер хәрби тикшерергә дә килде. “Ул минем рөхсәттән башка киемнәремне кигәнгә кисәтү ясадым, чөнки ул киемнәр миңа бик кадерле, аларны әти авырлык белән эшләп тапкан акчасына алып бирде”, — дидем…
…Тиздән без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез. 23 февраль ул – ир-атларның гына түгел, Рәйсә Заһит кызы Мөхәммәтҗанова кебек олы йөрәкле ханымнарның да бәйрәме. Ватан алдында изге бурычын намус белән үтәгән һәм бүгенге көндә илебез иминлеген саклаучы һәркемне әлеге бәйрәм белән котлыйбыз.
Тулырак язманы газетаның 8нче санында укый аласыз.
Рилия Закирова.