Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Шахмат уены – тормышның үзе шикелле
15.01.2019

Шахмат уены – тормышның үзе шикелле

10 гыйнварда «Удмуртиядә шахмат спортын үстерү» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Анда Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов катнашты. Түгәрәк өстәл 4-13 гыйнварда Ижауда мәктәп укучылары арасында шахмат буенча дөнья беренчелегенә сайлап алу этабы — «С.Ф.Ощепков истәлегенә турнир» Бөтенроссия ярышлары кысаларында узды.

Турнирда Россиянең 13 регионыннан 166 укучы катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр илебез данын Туниста узачак ярышларда яклаячак. Түгәрәк өстәлдә УР Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Хомич, «Центр» корпорациясе директорлар советы рәисе Константин Ощепков, халыкара гроссмейстер Сергей Шипов, халыкара мәктәп шахмат берлеге президенты Александр Кость­ев, УР шахмат федерациясе башкарма директоры Александр Ватлин, УР мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова, физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Наталья Гольцова, шулай ук яшь шахматчылар Дмитрий Мочалов (11 яшькә кадәрге малайлар арасында 2017 елгы Россия беренчелеге җиңүчесе) һәм Динә Кулькова катнаштылар. Түгәрәк өстәлдә Удмуртиядә шахмат спортын үстерүнең төп юнәлешләре, шулай ук бу өлкәдә хакимият, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Александр Бречалов билгеләп үткәнчә, Удмуртиядә шахмат спорты үсә, күтәрелеп килә. Төрле дәрәҗәдәге ярышлар даими үткәрелә, Удмуртия вәкилләре Россия һәм халыкара рейтингларда катнашалар. Республиканың мәгариф учреждениеләрендә шахмат түгәрәкләре һәм секцияләр дә, шулай ук әлеге мавыктыргыч интеллектуаль спорт төре белән шөгыльләнүче балалар саны да арта бара. «Удмуртиядә шахмат спорт төре популяр. Без Россия Шахмат федерациясе белән тыгыз элемтәдә торабыз, Россия Шахмат Федерациясе һәм Тимченко фонды тарафыннан эшләтеп җибәрелгән «Мәктәпләрдә — шахмат» проекты кебек федераль проектларда катнашабыз, төрле дәрәҗәдәге турнирлар үткәрү белән кызыксынабыз. Без быел җәй көннәрендә Воткинскида Россия чемпионаты суперфиналын уздырырга заявка бирдек», — диде Удмуртия Башлыгы.
Александр Бречалов Удмуртиядә шахмат спортын үстерүгә зур игътибар бирүче «Центр» корпорациясенә рәхмәт белдерде һәм тренер-укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында Геннадий Мартынов (Красногорск районы), Юрий Петухов (Кече Пурга районы), Виктор Шабаршин (Вот­кинск), Михаил Шиляев (Якшур-Бодья районы) һәм Светлана Ильинская (Ижау) бар.
Тренерлар белән аралашканда: “Баланы шахмат уенына 6-7 яшьтән өйрәтә башларга була. Ә уйный белмәсәгез, өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме — уен белән кызыксынырга, түземле булырга кирәк”, — диләр.
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар заманында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте — кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһеннәрен югалтмыйлар. Шахмат дәресләре мәктәпләрдә укытылса, балаларымны мин бик риза булып йөртер идем. Кызганыч, без торган якта андый түгәрәкләр юк.
Шахмат уйнау өчен стадионнар салу да, кыйммәтле җиһазлар да кирәк түгел. Аны һәрвакыт һәр җирдә уйнарга мөмкин. Шуңа күрә һәр мәктәптә шахмат уйнарга өйрәтүче түгәрәкләр эшләсә, бик яхшы булыр иде.

Гөлнара Вәлиева.

Белешмә өчен. Удмуртия «Мәктәпләрдә — шахмат» федераль проектына 2017 ел ахырында кушылды. 2018 елда инде 25 мәктәп шахмат спорты белән шөгыльләнү өчен уку комплектлары һәм әдәбияты белән җиһазландырылды. Проектта катнашу өчен шахматны укыту буенча билгеле бер тәҗрибәсе булган һәм шахмат түгәрәкләре эшли торган мәктәпләр сайлап алынды. Ижау­да проектка 12 мәктәп керде. Алар арасында 29, 68, 91, 88, 50нче санлы мәктәпләр бар. Проектта Сарапул һәм Воткинск мәктәпләре, шулай ук Ува, Красногрск, Игра, Дебес һәм Якшур-Бодья районнарындагы авыл мәктәпләре катнашты. Алга таба проектта катнашучы мәктәпләр санын киңәйтү планлаштырыла. 2019 елда Тимченко фондына Удмуртиядән тагын 100 мәктәпкә гаризалар китте.
2018 елда Удмуртия шахматчылары күп кенә ярышларда Россия Президенты грантында актив катнаштылар. Җиңүчеләрнең берсе — 41нче лицейда шахмат укытучысы Светлана Дерябина булды. Россия Шахмат Федерациясе Россия Президенты грантына «Валдо кече (Якты кубок) — 2018» төбәкара фин-угор балалар шахмат турнирында катнаштылар. Ижауда узган Россия Балалар кубогы этабында Россиянең 17 төбәгеннән 342 яшь шахматчы катнашты. Удмуртия Россиянең генә түгел, бөтендөнья турнирларын да үткәрү белән кызыксына. Ул Россия Шахмат федерациясенең «Балалар йортларына һәм интернат-мәктәпләргә — шахмат», «Балалар колониясендә — шахмат» кебек хәйрия проектларында актив катнаша. Бу елларда республикада төрле дәрәҗәдәге шахмат турнирлары үткәрелде, анда 14 ил һәм илебезнең 33 регионы вәкилләре катнашты.

Шахмат белән шөгыльләнүче балаларның әти-әнилә­ренең фикерләре

Рамил (инженер): «Мин шахматны бик яратам. Сканворд, кросс­вордлар, шахмат мәсьәләләре чишү — башны бик нык эшләтә. Шунлыктан улымны кечкенәдән үк Шахмат клубына йөрттек. 5нче сыйныфка кадәр клубта шөгыльләнде. Аннан мәктәптә укулар, өй эшләре арткач, укуга зыян килмәсен өчен, ташларга туры килде. Өйдә безнең шахмат уйнаганны күреп үскән кызыбыз Камилә: “Минем шахмат уйныйсым килә!” – диде. Без аны 6 яшьтә шахмат клубына йөртә башладык. 1-2нче сыйныфларда мәктәптә дә шахмат фәне атнага бер тапкыр керде, тик 3нче сыйныфтан бу тукталды. Чын шахматчы булу өчен аның белән гел шөгыльләнергә, китаплар укырга, мәсьәләләрен чишәргә кирәк. Әле хәзер дә без Шахмат клубына атнасына 3 тапкыр йөрибез. Төрле ярышларда катнашабыз. Күп нәрсә тренерга да бәйле“.

Рамилә (шәфкать туташы): «Улым Руслан быел шәһәребездәге 17нче мәктәпнең 1нче сыйныфына укырга керде. Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Без аны шахмат түгәрәгенә яздык. Үзенә бик ошый. Өйдә беребез дә уйный белмибез, ул безне өйрәтә. Кичләребез әнә шулай кызыклы үтә. Башны эшләтү, уйлау бик файдалы. Бүгенге балалар, яшьләр гел компьютер артында уйнап, телевизор карап, планшет, телефон тотып утырганчы, вакытларын әнә шулай файдалы итеп уздырсыннар иде».