Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Шатлык” яшьлек дәрте өстәде
12.04.2017

“Шатлык” яшьлек дәрте өстәде

2нче апрельдә “Спартак” халык иҗаты йортында Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Гаделшина җитәкчелегендә “Шатлык” халык җыр ансамбле яңа концерт программасын халыкка тәкъдим итте.

Фәния Гаделшинага бу югары исем күптән түгел, Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, куйган зур хезмәтләре өчен бирелде. “Ансамбль 29 ел халкыбызга хезмәт итә. 1994 елдан бирле “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнәбез. Композитор Раиф Баһаветдинов, Нәйсә апа Ишметова белән бергә эшли башладык. Шагыйребез Ибраһим Биектаулы сүзләренә Раиф язган җырларны башкардык. Мөхәммәтнур Гаделшин “Хәтер исән” исемле җырны Казанда язучылар, композиторлар конкурсында башкарды. Халык аягүрә басып тыңлады. Мин мәдәният өлкәсендә 40 ел эшлим. Ансамбльдә шөгыльләнүчеләр үзгәреп тора. Бүгенге көндә алты яшь талантлы җырчыбыз бар, алар безнең горурлыгыбыз”, — дип елмая Фәния. Мин “Шатлык” халык җыр төркеме белән 1994 елдан бирле таныш. Алар мин яшәгән Сарапул шәһәренә дә матур концерт программалары белән киләләр иде. Күп еллар узуга карамастан, төркем үзенең йөзен саклап калган.
Мин аларның репетициясендә дә булдым. Әйе, җитәкчегә сәхнәгә талантларны әзерләп чыгару өчен бик күп көч куярга туры килә. Фәния үзе дә бик талантлы: кубызда, курайда, гармунда да уйный, оста итеп җырлый, йөрәккә үтеп керерлек итеп мөнәҗәтләр әйтә. Болгарда узган “Түгәрәк уен”да “Иң яхшы мөнәҗәт әйтүче” исеменә лаек булды һәм ноутбук белән бүләкләнде. Нәйсә апа турында да әйтәсем килә. Аның мичтә пешергән тәмле коймак­ларын, бәлешләрен тормыш иптәшем мәрхүм Марс Талибуллин белән бергә татырга насыйп булды. Тәлгәш-тәлгәш асылынып торган виноградлар астында җиләстә әңгәмә корып утырган чакларыбыз исемә төште. Нәйсә апаның челтерәп аккан чишмә тавышы кебек моңлы җырларын диктофонга яздырып, үзем алып барган Сарапул радиосыннан да милләттәшләребезгә җиткердем.
“Шатлык”ның әлеге бәйрәм концерты туган илебезгә, халкыбызга, туган туфрагыбызга, туган телебезгә карата көчле сөю хисләре белән сугарылган иде. Ансамбльнең яшь солистлары Айнур Вәлиев, Дамир Габдуллин, Әминә Шәрәфетдинова, Фәридә Дәүләтшина, Алия Газизова татар халык җырларын да, заманчаларын да бүләк иттеләр. Күп еллар дәвамында халык күңелен яулаган Флюра Камалетдинова, Фәридә Хуҗаәхмәтова, Розалия Субаева, Фәнил Вәлиев, Динара Атаҗанова чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Эльвира Шутова җитәкчелегендә монтаж техникумы укучыларыннан торган бию төркеменең чыгышы концерт программасын тагын да баетты. Үзе биюче, җырчы, гармунчы, үзе көй язучы Мисхәт Зыязетдинов аерым мактауга лаек. Аның авылдашы шагыйрә Кәүсәрия Нуруллина сүзләренә язган җырларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм концертын бик оста итеп Фәния Гаделшина алып барды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова аны Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булуы белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды. Яшьлек дәрте бүләк иткән концерттан тамашачылар оештыручыларга зур иҗади уңышлар теләп, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.