Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Шаркан — туризм үзәге
27.07.2017

Шаркан — туризм үзәге

Кайда да юл мәсьәләсе

Алдан хәбәр итүебезчә, 14нче июльдә Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов Шаркан районына барды.
Александр Бречалов Вортчино авылы җитәкчесе белән Бадьяр һәм Кулак-Кучес авыллары арасында гравий салынган 5 чакрым юлга капиталь ремонт ясау турында фикер алыштылар. Ул киләчәктә бу юлның ремонтланачагы, әгәр сатулашу барышында акчаны янга калдырып булса, бу юлны хәтта быел төзекләндерү мөмкинлеге булачагы турында әйтте.
Шулай ук Александр Бречалов авыл халкы белән аралашты. Авыл халкын аеруча борчыган мәсьәлә — сабыйларны балалар бакчасына йөртү. Яңа законнар нигезендә балаларны мәктәп автобусы белән йөртергә ярамый. Автобус тиешенчә җиһазландырылган булырга тиеш. “Автобус булмаганлыктан, без эшкә соңга калабыз”, — дип, канәгатьсезлек белдерде ата-аналар.
Республика Башлыгы әлеге мәсьәләне хәл итүне Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрына йөкләде.
Аралашу барышында авылда газ үткәрелмәгәнлеге, утын хәзерләү кыенлыклары, кәрәзле телефоннар эшләмәве, Интернет булмавы турында да сүз күтәрелде. Торак, ятим балаларны фатир белән тәэмин итү мәсьәләләренә дә кагыл­мыйча калмадылар.

Фин-угыр дөньясының үзәге

Удмуртиядә ике дистә ел яшәсәм дә, бу якларга беренче баруым. Александр Бречалов та Иске Быги авылындагы интерактив музейның эшчәнлеге белән якыннан танышты. Әлеге музейга дүрт ел элек фин-угыр дөньясының интерактив музее дигән статус бирелгән.
“Быги” удмурт мәдәнияте милли үзәге директоры Жанна Ермолаева сөйләвенчә, бу үзәк туристлар арасында зур популярлык яулаган. Ел саен бирегә удмурт мәдәнияте белән якыннанрак танышу өчен 4,5 мең кеше килә. Монда “Быг-Быг” дип аталган фин-угыр милли ашлары традицион фестивале уза. Бу фес­тиваль дүртенче тапкыр әле 6-8 июльдә генә уздырылган. Биредә сувенирлар сату оештырылган. Әлеге милли үзенчәлекле сувенирларны авыл халкы үз куллары белән ясый.
“Быги” удмурт мәдәнияте милли үзәге белән танышудан соң, Александр Бречалов бик канәгать калды. “Бу үзәкне оештыру идеясе бик уңышлы булган, а экотуризмны алга таба да үстерергә, киңрәк җәелдерергә кирәк. Биредә туристлар өчен зур булмаган кунакханә комплекслары да төзергә кирәк”, — диде һәм Төзелеш, торак һәм архитектура сәясәте министры Иван Новиковка Иске Быги халкына кунакханә проектын төзергә ярдәм итәргә кушты. Әлеге үзәкнең җитәкчесе Жанна Ермолаева әйтүенчә, кунакханәгә мохтаҗлык чыннан да зур. “Бирегә ял итәргә гаиләләре белән киләләр. Алар арасында кунарга калырга теләк белдерүчеләр дә бар”, — диде ул. Чыннан да, бик матур табигать кочагында урнашкан ул, саф һавада ял итәргә, удмурт милли ашларыннан авыз итәргә мөмкинлек бар. Безне дә биредә милли ризыклар белән каршы алдылар. Алай гына да түгел, аларны пешерү серләрен дә ачтылар, пешереп тә күрсәттеләр.
“Иске Быгида урнашкан Удмурт мәдәнияте милли үзәге, һичшиксез, авылның үсеш ноктасы. Авыл халкының үзенең дә аны үстерергә теләге зур. Мин монда үз эшләре өчен янып йөрүчеләрне, тырышлыкларының керем китереп, авыл икътисадын үстерәчәгенә инанган актив кешеләрне күрәм. Мин мондый проектларны үстерүгә һәрвакыт булышлык күрсәтергә әзер”, — диде авыл халкы белән аралашканда Александр Бречалов.

Шаркан фабрикасы үсеш юлында

Алдагы очрашу Шаркан трикотаж фабрикасында узды. Фаб­риканың эшчәнлеге, биредәге эш барышы, фабрика җитештергән товарлар белән якыннан таныштык без.
Шаркан трикотаж фабрикасы — бүгенге көндә Шаркан районының иң зур предприятиеләренең берсе. Биредә 400дән артык кеше эшли. Халыкны тагын да күбрәк эш урыннары белән тәэмин итү, җитештерү күләмен арттыру өчен хезмәт техникасын яңарту, арттыру кирәклеге турында сөйләде аның җитәкчесе.
Биредә булганнан соң, киче­решләре белән уртаклашып, түбән­дәгеләрне җиткерде Александр Бречалов: “Шаркан-трикотаж” акционерлык җәмгыяте үсеш юлында дип әйтергә була. Ул товар җитештерүне арттырырга тели. Бу эштә Республика аңа лизинг программасы буенча ташламалы кредит алырга ярдәм итә ала. Трикотажчыларның зур булмаган кредит портфеле бар. Сбербанк рес­публикада төп кредиторларның берсе булуын һәм безнең стратегик партнер булуын исәпкә алып, банк җитәкчелеге кайбер преприятиеләрнең хәленә керер, Шаркан-трикотаж кебек фабрикаларга түбәнрәк ставкалы процент белән кредит бирер дип ышанам. Безнең шулай ук инжиниринг, консалтинг буенча аерым идеяләр бар. Бу тәкъдимнәрнең барсын бергә тупларга, нинди дә булса аерым программага берләштерергә һәм рес­публика белән бергә гамәлгә ашырырга була”, — диде Удмуртия җитәкчесе.
Фабрика хезмәткәрләре белән аралашу вакытында медицина хезмәте тиешенчә күрсәтелмәве, тар профильле табибларга күренү мөмкинлеге булмавы ачыкланды. “Бигрәк тә теш табибына эләгү бик кыен”, — ди алар. Өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да тешен дәвалау мөмкинлеге чикләнгән булуын, элегрәк мәктәптә теш табибы булса, бүгенге көндә бушлай бернинди хезмәт күрсәтелмәве турында ачынып сөйләделәр алар. Газ булмавы, торак мәсьәләсе, яшь гаиләләргә торак төзү буенча программаларның эшләмәве көн кадагына каккан мәсьәләләр булуы ачыкланды.

Тол Бабайда кунакта

“Быги” удмурт мәдәнияте милли үзәгеннән тыш, Шаркан районында Тол Бабай биләмәсе бар. Ул үзе бай, күпкырлы милли үзенчәлекләрне һәм мәдәни чараларны үз эченә алган бер дөнья. Тирә-ягы калкулыклар белән уратып алынган, елга буенда — матур табигать почмагында урнашкан әлеге биләмә ел саен Яңа ел бәйрәменә бик күп балаларны кабул итә, күңелле мәдәни программа тәкъдим итә. Бирегә кышын балаларым белән күпме барырга теләсәм дә, бу хыялымның җәен булса да чынга ашуына бик сөендем. Андагы гүзәллекне, балалар өчен тудырыл­ган тылсымлылыкны сүзләр белән генә тасвирлап та бетереп булмас. Шуңа күрә мөмкинлеге булган һәркем бирегә барып, үз күзе белән күрергә тиеш. Бу — балалар өчен чын әкият дөньясы. Әлеге могҗизаны тудыручы кешеләр искиткеч талант ияләре дип саныйм. Биредә безне “Эктоника” фестивалендә катнашучылар музыкаль сәламнәре белән каршы алды. Фестиваль кысаларындагы кичке уеннар, җыр-моң төн буе дәвам итте. Биредә спорт ярышлары да оештырылды. Велосипед спорты буенча чараларда Александр Бречалов үзе дә бик теләп катнашты.
***
Һәрвакыттагыча, көн азагында Рес­публика җитәкчесе журналист­ларны җыеп, бу эшлекле сәфәренә нәтиҗә ясады. “Без күнегелгән алгоритмнарда эшләдек. Район, халык фикерләре белән танышып, иң актуаль, беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне билгеләдек. Ул — чистарту корылмалары һәм юллар төзү. Нәкъ шушы юнәлешләргә игътибар бирәчәкбез. Шулай ук Шаркандагы Мәдәни үзәкне төзеп бетерү мөмкинлекләрен эзләячәкбез.
Медицина өлкәсендә кыенлык­лар барлыгын аңладым. Аларны хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Теш табибы мәсьәләсе кичектермичә хәл ителергә тиешле эш.
Александр Бречаловның сүз­ләреннән аңлавымча, Шаркан районы мәдәни, спорт, туризмның мәккәсенә әверелергә тиеш. Ул урман хуҗалыгындагы мәсьәләне чишү юлларын бүгеннән эзли башларга кирәклеген ассызыклады. Авыл халкының мөмкин­легеннән килгән бәягә утын әзерләү юлларын уйларга, табигатькә зыян итмичә генә урман бизнесын үстерергә кирәклегенә басым ясады. Чөнки халык белән аралашу вакытында, урманның чистартылмавы турында мәсьәлә күтәрелгән иде.

“Тулаем алганда, Шарканда көчле, актив җитәкчеләр командасы эшли. Кешеләр яңа үсеш юлларын эзли. Бу Шаркан районында зур эшләр башкарылыр дигән ышаныч һәм өмет тудыра. Мин моннан яхшы кәеф белән кайтам”, — диде Республика Башлыгы.

Элмира Нигъмәтҗан.