Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Шайтаннан көчлерәк булыйк!
9.10.2014

Шайтаннан көчлерәк булыйк!

Бу дөнья — имтихан бирү урыны, Аллаһы Тәгалә безне төрлечә сынап карый. Һәм шул сынауга карата Раббыбыз безне я тагы да ныграк күтәрә, я адәм баласы аны үти алмыйча, егылып кала. Шуңа күрә без Аллаһы Тәгаләдән: “Я Раббым, безне көчебез җиткән сынаулар белән генә сынасаң иде”, — дип сорыйбыз. Шул сынауларны үтеп, Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәләребез күтәрелеп, Раббыбызның сөекле колларына әверелергә насыйп булса иде!

Иң зур сынау — шайтан вәсвәсәсенә бирешмәү. Шайтан Адәм (г.с.)нән башлап кешене төрле начарлыкка өйрәтергә остарып беткән. Ул мәкерленең-мәкерлесе, адәм баласын бозык юл­га, тыелган гамәлләрне эш­ләргә котыртып тора. Һәркемгә аның үз ач­кычы бар. Шуңа күрә без һәрвакыт уяу булырга тиеш.
Аллаһы Тәгаләгә ышану, Аңа гыйбадәт кылу, Раббыбыз кушканнарны үтәү — болар безгә сынау итеп бирелгән. Әлеге мәсьәләдә капма-каршы булып шайтан тора. Ул Аллаһы Тәгалә тыйганны безгә матурлап, Раббыбыз кушканны исә киресенчә авыр итеп күрсәтә. Без ике үлчәү арасында калып, дөресен сайлап, әлеге сынауны тиешле рәвештә үтәргә тиеш.
Иң зур сынау — иман. Намаз уку, гыйбадәт кылып, Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәп яшәү — болар барысы да җәннәт ачкычы. Мөселманнар моны яхшы аңлый. Ә менә шайтанның иң көчле коралы дин кардәшләр арасында көнчелек, дошманлык, бер-берсен күрә алмаулык кебек сыйфатларны булдыру. Хәләл белән хәрәм турында күп ишетәбез, аларны аера беләбез. Һәр мөселман үзенең гамәлләре, холкы турында да уйланып: “Бу кардәшемне күрә алмасам, ачу тотсам, көнләшсәм, Аллаһы Тәгалә моңа ничек карар?” — дип, үз-үзенә сорау бирергә тиеш. Тик бик күпләр болай эшләми. Ә шайтан бу кешене дошман итеп күрергә төрле сәбәпләрен таба тора. Шуңа күрә башкаларга ачу килгәндә, яисә без аларны күрә алмый башласак, көнләшсәк: “Бу гамәлем өчен Кыямәт көнендә Раббым миңа ничек карар?” — дип, Аллаһы Тәгалә турында искә төшерик. Үз-үзебезгә: “Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам, ул кушканнарны үтим”, — дип әйтик. Бу вакытта без мең хаталардан арына алырбыз. Аллаһы Тәгалә Коръәндә мөэминнәрнең сыйфаты ту­­рында: “Алар: “…Я, Раббым калебләребездә ачу кебек сыйфатлар булмасын, аларны пакъ кылсаң иде”, — дип сорарлар” , — дип әйтә (“Хәшер” сүрәсе, 10нчы аять). Әгәр калебләребез чиста, пакъ булмаса, кыямәт көнендә малларыбыз да, балаларыбыз да безгә ярдәм итмәс. Дөньяда нинди генә гамәл кылсак та, Аллаһы Тәгаләгә таянып, ул кушканны үтәп яшик. Раббыбызга итагать итеп, калебләребезне чистартыйк. Әлеге сыйфатлар сәхәбәләребездә дә булган. Алар Аллаһы Тәгалә кушканны үтәп, нәфесләрен тыеп, шайтан коткысына бирешмичә яшәгәннәр. Телләрен дә тыйганнар, калебләрен дә чистартып яшәргә тырышканнар.
Әгәр дә бер кеше ачуыннан котыла алмаса, ул нинди хәлдә була? Мәсәлән, бер кешенең күңеле дошманлык хисләре белән тулган, икенчесенеке пакъ. Беренчесе: “Әле мин яныңа киләм, күрсәтәм әле сиңа”, — дигәч, тегесе ничек җавап бирә соң? “Ул вакытта сез калебләрегезне буш нәрсә белән шөгыльләндерерсез, аңыгыз көннән-көн көнчелек хисләре белән тулар һәм сез тормышта һич файда китерми торган нәрсәләр белән гомерегезне уздырырсыз”, — ди. Чыннан да, үз кардәшеннән көнләшеп яшәгән кеше аның тормышы белән яши: ул дошман дип санаган кешесенең һәр адымын күзәтә, тормышындагы яңа­­лыклары белән кызыксынып тора. Тик болай ул тыныч күңел белән яши алмый, дөньяның яме бетә. Шуңа күрә дус-тату булып, калебләребезне чистартып, үзебезне тәрбияләп, Аллаһы Тәгалә кушканча яшик.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.