Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Шагыйрьләр үлмиләр!..
22.03.2013

Шагыйрьләр үлмиләр!..

Илнар Хәбибуллин 1976 елның 24 ноябрендә Актаныш районы Киров авылында дөньяга килә. Урта белем алганнан соң, 1998 елда Яр Чаллы шәһәрендә КамПИда белем ала, инженер-автомеханик профессиясен үзләштерә. Санкт-Петербургта армиядә хезмәт итеп кайткач, Яр Чаллы шәһәренең “Газсервис” оешмасында эшли. Илнар Хәбибуллин 2009 елның 20 октябрендә йөрәк авыруыннан вафат була. Хатыны Ләйсән, улы Илһам, кызы Илүзә ятим кала.

Илнар җанының иң нечкә яки киеренке минутларында, кулына каләм алып шигырьләр яза. Үзе вафат булганнан соң аның шигырьләре  Казанда “Ихлас” нәшриятында “Юып булмый хисләрне” исемле китап булып басылып чыкты. Бу китапны укыганнан соң Илнар өчен фани дөньяда иң кыйммәтле нәрсә ул чын йөрәктән ярата белү икәнлегенә инанасың. Аның өчен бәхетле гаиләнең, чын дуслыкның, ата-анага карата булган олы хисләрнең нигезендә мәхәббәтнең тулып, ташып ятуы зарур.

Илнарның әнисе Гөлсәрия апа, әтисе Фагиль абый һәм Фәридә апасының рөхсәте белән мәрхүмнең кайбер шигырьләрен сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучылар.

 

Кеше кулына калдырма

Хәтерлим мин дәү әнинең

Ялварып йөрүләрен.

“Кеше кулына калдырма,

Зинһар”, — диюләрен.

 

Сәламәтлек – зур байлык  дип,

Белми әйтмидер халык.

Язмасын иза чигәргә,

Кеше кулына калып.

 

Сәламәтлек, озын гомер

Телим һәммәгезгә дә.

Кеше кулына калырга

Язмасын берәүгә дә.

 

Яшәргә иде гомерне

Аякларыңда  йөреп.

Ходай биргән исәнлекнең

Кадер-хөрмәтен белеп.

 

Соңгы карлар…

Язлар көтеп арган күңелләргә

Сары сагыш өстәп яңадан,

Юеш карлар ява бүген тагын,

Салкын җилләр йөри арадан.

 

Соңгы карлар ява, соңгы карлар,

Әрнемәсен юкка йөрәгең.

Сагыш китә шулай авыр итеп,

Язлар белән килер бәхетең.

 

Өшетмәскә була яшь бөрене,

Язлар килә шулай сагаеп.

Бәхет килә төсле, бәгырькәем,

Йөрмәбез күк без дә моңаеп.

 

Ашыктырмыйк әле бәхеткәйне,

Үтик әүвәл кырау, салкынын.

Ә аннары мәңге сүнмәс итеп,

Кабызырбыз сөю ялкынын.

 

Юып булмый хисләрне…

Язгы Чулман өсләреннән

Шаян дулкыннар күзлим.

Дулкыннарны түгел, Җаным,

Йөрәгем сине эзли.

 

Ул дулкыннар күптән юды

Без калдырган эзләрне.

Ә йөрәгем һаман яна,

Юып булмый хисләрне.

 

Айдан төшкән нурларны да,

Юмакчы бу дулкыннар.

Якты нурлар юган саен

Шомаралар, балкыйлар.

 

Юып булмый яшьлектәге

Иң кадерле хисләрне.

Гомерлеккә истә кала

Айлы матур кичләре.

 

Әйдә бәхет иленә

Әйдә, Җаный, бир кулыңны,

Киттек бәхет иленә.

Ач күңелең тәрәзләрен,

Чыксын нурың йөзеңә.

 

Әйдә, Җаный, ятма йоклап,

Уятыйк без тормышны.

Нурга күмик бар дөньясын,

Таң калдырып язмышны.

 

Китик, Җаный, җыен тизрәк,

Юлларыбыз уң булсын.

Мәхәббәтең күбрәк ал,

Барып җитәрлек булсын.