Чәчәкләргә гашыйк Сания апа
Сания Габделхәй кызы Касимова белән узган ел Касимовлар җыенында Биктеш авылында танышкан идек. Шунда туып үсеп, җәйләрен авылдагы йортына кайтып йөри икән. Биктештә узган балачагын, яшьлек елларын сагынып искә алды. «Утыз-утыз биш кеше иртәнге өчтә печәнгә чыга идек. Сукаладык, чәчтек, урман кисәргә йөрдек, эш авыр булса да, түздек. Акчага түгел, хезмәт көне хисабына эшли идек әле. Концертлар куйдык. Авылыбыз бик ямьле иде, бик тату яшәдек», — дип сөйләгән иде ул чакта. Якты чырай белән өенә чәйгә дәште, әмма без ашыга идек.
Сания апа белән Балезино районына сәфәремдә бу җәйдә табын артында гөрләшеп утыру җае чыкты. Ап-ак яулыктан каршы алды, җитез генә матур милли камзулын да киеп куйды. Биктештән район үзәгенә күптән күчеп, шунда намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Аның фатир бусагасыннан атлап керүгә үзеңне шау чәчәкле болынга эләккән кебек хис итәсең. Тәрәзә төбендәге яраннар көязләнеп утыра. Караватында — күз явыңны алырлык чигүле тышлы мендәрләр. Диварларында ефәк тасмаларны кулланып ясаган паннолар. Яшь чагыннан ук кул эшләрен яраткан. «Кирәк әйбернең күбесе кибеттә юк, кайта калса, акча җитми. Тегәргә, чигәргә яшьтән оста булдым. Көтү көткәндә челтәрләр бәйли идек», — ди Сания апа. Инде 84 яшен тутырса да, кулыннан энә төшми, күзләренә дә зарланмый. Укырга ярата, татарча газета-журналлар яздырып ала.
Лә иләһә илләллаһ, йөзебезнең нуры бул,
Лә иләһә илләллаһ, әйтер иманын бәндә.
Сания апа моңлы тавышы белән мөнәҗәт әйтә. «Дин иреге кайткан чорда кибетләрдә, шөкер, китаплар сатыла башлады. Шулардан укып, Ислам нигезләрен күңелемә сеңдерә башладым. Аннары Балезинога Илмир хәзрәт Касимов килеп укыта башлагач, аның сабакларына йөрдем. Хәзер, мәҗлесләрдә, остазларыма ияреп, Коръән укыйм. Биш вакыт намазымны калдырганым юк,» — дип куана Сания апа. Булганына шөкер итеп яшәүче, бер минут вакытын да бушка уздырмаучы, якты күңелле чын татар әбисе ул.
Фәнзилә Салихова.