Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Чәкчәк бәйрәме гөрләп узды
31.10.2013

Чәкчәк бәйрәме гөрләп узды

Татар халкының милли ризыклары бик күп. Шуларның иң дәрәҗәлесе, затлысы, мөгаен, чәкчәктер. Аны иң югары дәрәҗәле кунакларга тәкъдим итсәң дә бик урынлы, бүләк итеп тапшыру да матур, зур мәҗлесләрнең, туйларның табын күрке дә ул. Әмма аны һәркем дә оста итеп пешерә, затлы итеп бизи белми шул. Арабызда андыйлар бармак белән санарлык кына. Шуңа да, чәкчәк пешерүчеләрне олылау, милли ризыгыбызны яшьләр арасында пропагандалау, гореф-гадәтләребезгә игътибар уяту максатыннан,  “Иман” татар яшьләре берлеге инде бишенче ел рәттән чәкчәк бәйрәме уздыра. Бәйрәмнең дәрәҗәсе дә елдан-ел зурая бара. Баштагы 2 елда бәйрәм урамда  үтте, ә аннары мәдәният йортларында оештырыла башлады. Быел ул Тимерьюлчылар мәдәният йортында узды. Тамашачылар белән зал шыгрым тулы иде. Бәйрәмне зурлап, министрлыклардан да кунаклар килде. Алар милли эшләрдә актив катнашкан “Иман” татар яшьләре берлегенә йөрүче кызлар-егетләргә рәхмәт хатлары тапшырдылар.  Эшебезне зурлаганнары өчен аларга зур рәхмәт.

Безне хөрмәт итеп, Казаннан да 10 кешедән торган делегация килде.  Алар арасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, аның урынбасары Гөлназ Бәдретдин -“Ялкын” журналы баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, Казанның яшь җырчысы — Рамил Закиров, “Ялкын” журналы җаваплы сәркатибе Линар Закиров бар иде. Бәйрәм алдыннан кунак­лар белән “Халыклар дуслыгы йорты”нда аралашу, тәҗрибә уртаклашуга корылган очрашу булып узды. Алар безне үз эшләре белән таныштырдылар: видеороликлар, фотосурәтләр күрсәтеп, алдагы көннәрдә “Иман” берлегенең эшчәнлеген   да җанландыру өчен яңа тәкъдимнәр ясадылар.

Чәкчәк бәйрәмендә катнашырга теләк белдерүчеләр саны быел 16га тулды. Өч ханым кичә алдыннан гына килеп, бәйгедә катнашырга теләүләре турында әйттеләр. “Иман”лылар бу очракта да югалып калмадылар. Бәйгедә катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Кичәне күңелле итеп үткәрү өчен “Иман” оешмасына иганәчеләр ярдәм иттеләр. Аларның барысына да зур рәхмәт белдерәсе килә.

Кичә бәйгедә җиңү­челәрне билгеләүдән тыш, җырга, биюгә дә бай булды. Ул тулысынча яшь талантлар чыгышыннан торуы белән күңелле дә, үзенчәлекле дә иде. Кичә азагында Асия Әхмәтованың  сәхнәгә менеп, яшьләргә рәхмәт сүзләрен җиткерүе күңелгә май булып ятты. Кичә тамашачыларның үтенечләрен истә тотып, рус һәм татар телләрендә алып барылды.

Кичәнең иң җаваплы, катлаулы эше – тамашачыларны чәкчәк һәм чәй белән сыйлау булгандыр. Узган елда тамашачыларның чәкчәк алу өчен этешеп-төртешеп табын өстенә явырылып, кичәнең бар ямен җибәрүен күргәннән соң, быел “Иман” яшьләре бәйрәм кичәсенә билетлар белән кертте. Һәр тамашачыга дип алдан әзерләп куелган чәкчәк бары тик кулларында билетлары булган милләттәшләребезгә ге­нә бирелде. Шуңа күрә дә быелгы бәйрәмебез тамашачыларның бер-берсенә ихтирамлы, ягымлырак мөнәсәбәте белән тәмамланды.

Тагын шунысы да сөенечле булды: быел тамашачылар арасында балалар күп иде. Бер төркем балаларның Ленин районында урнашкан 20нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары булуы ачыкланды. Аларны мәктәптә мәдәни чаралар буенча эшләүче Эльмира Илгиз кызы Сентякова алып килгән иде. Бу мәктәптә татар сыйныфлары булмаса да, биредә укучыларның 30-40%ы татар милләтеннән булуы турында белдем. Әлеге мәктәп укучылары  Казанда узган “Милләтебез хәзинәләре” исемле ял лагерена да баралар, “Йолдызлар яңгыры” фестивалендә дә катнашалар. Татар балаларына милли мәдәниятебезне таныту өчен янып йөрүче Эльмира Илгиз кызы ихтирамга лаек. Без, “Иман” оешмасы яшьләре, кичәбезгә килгән балаларга, аларның ата-аналарына, укытучыга, гомумән, безне хөрмәтләп килгән барлык кунакларга, тамашачыларга зур рәхмәт белдерәбез.

Зөлфия Әхмәтова, Ижау шәһәре

 

Бәйрәмнән соң туган фикерләр:

 

РАМИЛ ЗАКИРОВ (Казан):

 

«Казанның сәнгать институтында Венера Ганиева классында укыйм. Вак адымнар белән җыр-сәнгать дөньясына атлап киләм. Ижауга бишенче тапкыр килүем. Биредә Сабантуйда, татар дискотекаларында катнашканым бар. Миңа иң ошаганы —  милләттәшләребезнең кунакчыл булулары. Ижау яшьләре бик бердәм, алар белән аралашып торабыз. “Иман”га алар күңел ачу өчен генә йөрмиләр, ә һәрберсе нинди дә булса уй-максат белән яналар, күмәкләшеп эшлиләр. Мондый бәйрәмдә беренче тапкыр катнашам. Бәйрәмнең идеясе бик кызык, милләттәшләребезне, төрле буын вәкилләрен берләштерә”.