Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Чәкчәк апа
22.02.2017

Чәкчәк апа

Беренче күрүдә үк татар хатын-кызларының барлык матур сыйфатларын җыйган шәхес, дип әйтергә була Илсөя Мөхәммәтшина турында. Үзе пешерә торган чәкчәк кебек матур, ягымлы, тәмле телле ул! Ижау шәһәрендә чәкчәк пешереп сату буенча шәхси эшкуар булып китеп, татар чәкчәге пешерү цехы ачкан һәм аны милли брендка әйләндереп җибәргән бердәнбер хатын-кыз ул.
Илсөя ханымның әти-әни­се тумышлары белән Әгерҗе райо­нының Кырынды, Кичкетаң авылларыннан. Танышып, гаи­лә корып, шул ук райондагы Комсомолка поселогына эшкә китәләр. Олы апасы, Илсөя әлеге поселокта дөньяга килә. Әтисе механизатор булып эшли, әнисе балалар тәрбияли. Илсөягә яшь ярым тулгач, Ижау шәһәренә күченәләр. Кыз 20нче санлы мәктәпне тәмамлый. “Хыялым кулинария техникумына кереп, белфем алу иде. Ләкин әтием: “Кызым, буең да кечкенә, ашханәдә ул авыр-авыр мич­кәләрне ничек күтәрерсең?” — дип, ризалык бирмәде. Ишле гаилә булгач, югары уку йортында белем алырга мөмкинлек булмады. 18 яшьтә үзебезнең Кырынды авылындагы күрше егеткә кияүгә чыктым. Соңрак инде читтән торып икътисадчы һөнәрен үзләштердем. Шулай итеп, тормыш икенче юлга кереп китте. Ләкин кулинария техникумында белем алу хыялым күңелемдә яшәде. Мин гомерем буе аш-су әзерлим. Шуңа күрә чәкчәк пешерү дә кинәттән чыккан гамәл түгел… Шәһәребездә үзем пешергән чәкчәкне сатуга чыгарырга теләдем. Чөнки өйдә пешерүчеләр күп, сатуда юк. Канун кысаларында булсын, дидем. 1992 елда сертификат алырга теләдем. Документлар әзер булды дигәч, каршы килделәр. Ә мин барыбер көрәштем. Ишектән керсәм, тәрәзәдән чыгарып җибәрделәр, тәрәзәдән керсәм — ишектән. Ходай Тәгалә эшемнең уң булуын теләгәндер. Тырышуым юкка булмады, җаен китерде. Бүгенге көндә гаиләмдә, Аллага шөкер, ике кызым, кияүләрем, оныкларым бар, дин юлындагы әтием исән.
Элек туйларга, зур бәй­рәмнәргә генә пешерүем бүген бизнеска әйләнде, дип әйтергә була. Һәм мин авыз тутырып: “Ижау шәһәрендә чәкчәкне сатуга чыгардым”, — дип әйтә алам. Чәкчәк пешерү цехында кыз туганнарым белән бергә эшлибез. Безнең туганнарыбыз кечкенәдән ятим калды. Әти белән әни аларны үстерделәр, балалар йортына бирмәделәр. Шундый ишле гаиләдә үстек, бүген дә без эштә дә, ашта да бергә. Хыялым — “Әбием кафе”сы булдыру. Дүрт оныгым үсеп килә. Алар һәм башкалар килеп, чәкчәк һәм татар халкының башка ризыкларыннан авыз итсәләр, бу аларга милләтебезнең аш-су гореф-гадәтләрен онытмаска этәргеч булыр иде.
Без чәкчәк пешерү буенча остаханәләр үткәрәбез. Мин үземне “оста” дип әйтә алмыйм. Гомер буе өйрәнәсең, өйрәтәсең. Өйрәтеп бетердем, дип уйлыйсың, ләкин ул һәркемнең үзенчә килеп чыга. Әйе, милли ашларыбызны әзерләүнең сере бүген безнең һәм башка осталар кулында. Шул һөнәрне килер буыннарга тапшыру — безнең бурыч!”

Рәфилә Рәсүлева.