Чүп машинасы килмәде…
Без Ленин районының Татар базары бистәсендә яшибез. Айга ике тапкыр чүп җыючы машина килә. Бик җайлы бит. 1нче июль көнне, гадәт буенча, кешеләр машина туктый торган урынга чүпләрен капчыкларга тутырып чыгарып өйделәр. Ләкин машина килмәде. Бу очракта нишләргә? Кайберәүләр, капчыкларын күтәреп, кире киттеләр. Ләкин анда әле “хуҗасыз” пакетлар да бар иде. Алары калды. Безнең йорт шул машина туктый торган урында булгач, хафага калдым. Иртән тору белән тәрәзәгә күз салдым. Алмаганнармы, янәсе. Юк! Җитмәсә, этләр тараткан. Кулыма капчык алып, чүп җыярга чыгып киттем. Җыйдым. Ләкин кая куярга соң? Урынында калдырсам, шул ук хәл кабатланачак, әле аның янына тагын өстәп өеп куячаклар… Ничек итсәм иттем, чарасын таптым. “Кайчан булса да килер әле машина”, — дигән өмет белән ишек алдына кертеп куйдым. Дөресен әйткәндә, үзебез яшәгән җирдә болай да без урамда аунап яткан чүп-чарны (пакет, шешә, тәмәке каплары h.б.) җыеп торабыз. Кибет якын бит безгә, эчәләр дә шешәләрен ташлыйлар. “Күңелсез күренеш”, — дип җыеп куябыз. Күрше-тирәдәгеләрнең капка төпләрендәге үләнне ирем, савап өчен булсын дип, матурлап чабып та йөри әле.
Чүп машинасының килмәү сәбәбен ачыклыйк. Кешеләр чүпләрен алып киткән өчен акча түләмиләр икән. Аның хакы да арзан гына бит инде, югыйсә. Бер тапкыр балаңа (оныгыңа) жевачка, я бер чупа-чупс алмасаң, бер кеше өчен айлык түләү хакы. Ул чупа-чупсның чүбе тагын урамга ташлана әле.
Чүп чыгару өчен түләмәүчеләр: “Без чүбебезне монда түгел, “казенный” йортлар янындагы чүп савытларына ташлыйбыз”, — диләр. Ә бу дөресме соң? Андагы чүп савытлары өчен шул йортта торучылар түли. Тагын кеше кесәсенә керү булып чыга түгелме? Ә урлашу — гөнаh. Уйланыйк, җәмәгать! Кайберәүләр автобус тукталышларына ташлап китәләр. Бу да күңелсез хәл. Чит төбәкләрдән килүчеләр мондый хәлне күреп исләре китә. Мин оялам. Үзебез сөйләнергә яратабыз, “Менә Татарстанда чиста, матур”, — дибез. Димәк, алар үзләре яшәгән төбәкне яраталар, чисталыкны, тәртипне саклыйлар. Без дә яратыйк! Үзебез өчен бит! Ә урман-кырларны, тирә-якны пычратучыларны җавапка тартырга кирәк.
6нчы июльдә “Спартак” халык иҗаты йортында Ленин районының шәхси йортларында яшәгән уличкомнар җыелышында сүз нәкъ шул хакта барды да. Бу җыелышны Ленин районы хакимияте оештырган иде. Җыелышта чүп ташу машиналарының йөрмәү сәбәпләрен ачыклау, бу хәлне уңай якка үзгәртү өчен нинди чаралар кирәк булачагы турында сөйләшү булды. Ленин районы башлыгы Александр Ожмегов hәм “Чистый город” оешмасының башлыгы Илдар Кәримов чүп ташу машиналары йөрмәүнең сәбәбен кешеләрнең чүп чыгару өчен акча түләмәүләре белән аңлаттылар. “Чистый город” оешмасы ярты елга 2 млн. сумнан артык зыян күргән. Чөнки машинага чыккан чыгымнар, эшчеләргә хезмәт хакы, салым hәм чүпне утильләштерүгә киткән акчалар керемгә караганда күпкә артык икән. Халыктан ярты елга бары 1 млн 300 мең сум акча җыелган.
Аралашу бик киеренке булды. Төрле тәкъдимнәр яңгырады. Күп кешеләр акча түләми икән. Уличкомнар алар белән көрәшә алмауларын белдерделәр.
Сөйләшү ахырында шундый фикергә килделәр. Бер атна арасында халык белән сөйләшү уздырып, хәлне аңлатырга, тиз арада бурычларын түләүләрен таләп итәргә. Шулай ук алдагы ярты ел өчен дә аванс түләргә кирәк булачак. Ә түләмәүчеләргә суд аша штраф түләтергә hәм суд чыгымнарын да алар хисабыннан булачакны аңлатырга. Аңлату өчен газеталарны, телевидение, радио каналларын кулланырга. Хәзергә берникадәр вакыт чүпләрне өйдә тотарга, урамнарга, төрле урыннарга ыргытмаска. Әгәр дә урамга ташлаучылар тотылсалар, штраф салырга.
Язманы әзерләгәндә тагын бер фикер туды: чүп машинасы өчен түләүне салым суммасына кертсәләр, тагын да яхшы булыр иде. Бер түлисең дә онытасың. Яшәгән җиребезне чиста тотыйк. Аллаh Тәгалә чиста булырга кушкан дип тәмамлыйсым килә сүземне.
Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.