Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Чүпләмәгән җирдә генә чиста була
30.03.2019

Чүпләмәгән җирдә генә чиста була

30 март илебездә “Җирне саклау көне” буларак билгеләп үтеләчәк. Кышкы карның аклыгы астында тын гына йоклаган табигать уянганда, күңелдә әллә нинди уйлар туа, дистәләгән сораулар тынгы бирми. Безне ничә мең еллар үзенә сыендырган һәм һәрдаим туендырып торган Җиребезне саклыйбызмы соң без?
Шәһәр урамнарындагы кар астыннан калкып чыккан “умырзаялар” күргәч, ирексездән ваемсыз кешенең киләчәк турында уйламыйча, үзе суын эчкән коега төкереп утырганын аңлыйсың. “Умырзая” дигәнем теләсә кайда аунап ятучы пластик шешәләр, пакетлар, әллә нинди төргәкләр… Болар барысы да кешенең үзе яшәгән тирәлеккә сансыз мөнәсәбәтен исбатлый. Без – алучылар, кулланучылар һәм пычратучылар. Җир-ананың байлыклары чиксез дип уйлап, җирнең җелеген суыручылар. Ә рәхмәт әйтә белмибез. Соңгы 50 елда гына да кошларның 25 % төре юкка чыккан. Җир шарының 14%ын биләгән тропик урманнар мәйданы 6%ка калган. Ярты гасыр дәвамында эре балык запаслары 90%ка кимегән.
Илебез җитәкчелеге дә табигать пычрану проблемасының глобальләшүгә таба баруын аңлап, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүдә реформа башлады. Бүгенге көндә чүпне җыю һәм урнаштыру эшен региональ операторларга йөкләделәр. Димәк, боз кузгалды.
“Моңа кадәр контейнерлар куелмаган урамнарда график буенча йөрүче машиналар язгы вакытта юллар начар булу сәбәпле, кайбер урамнарга керә алмыйлар. Шуңа күрә ул урамнарда 8 куб метрлы зур баклар урнаштырылды”, — дип хәбәр итә регион операторы белгечләре. Красная урамы белән Октябрьский тыкрыгы кисешкән урында барлыкка килгән зур чүплек 24 мартта “Икц-эко” ширкәте тарафыннан чис­тартылып, чүп-чар тиешле урынга илтеп түгелгән. Бу урында һәм Первомай районының шәхси йортлар урнашкан 12 урамында контейнерлар урнаштырылачак. Анда машина килүен көтеп тормыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чүп-чарны ташларга мөмкин булачак. Гомумән, бу өлкәдә планнар зурдан. Әлеге үзгәрешләрнең халыктан акча җыюга гына кайтып калмыйча, Җир-ананың, кешелекнең сәламәтлеген саклауга да өлеш кертүенә ышанасы килә. Ләкин шуны да онытмыйк: җыештырган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста була.