Чүплек чүп мәсьәлә түгел
Күптән түгел, бер газета укучыбыз “Яңарыш” редакциясенә шалтыратып, көнкүреш мәсьәләсенә кагылышлы борчулары белән уртаклашты. Сүзе Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан Депутатская һәм Короткая урамы кисешкән урында хасил булган чүплек турында иде. Кеше сөйләгәнне тыңлаганга караганда, бер тапкыр үз күзләрең белән күрү хәерлерәк, дип әйтәләр. Кичекмәстән әлеге адрес буенча юл тоттым.
Кышын-җәен өй каршыларында өем-өем чүп ятуы, җил чыккан саен чүп-чарның тирә-юньгә таралуы, чүплектә урам этләре, сукбайлар казынуы, сасы ис килү — Короткая 89а, 99нчы йорт хуҗалары өчен чишелеше булмаган мәсьәләгә әверелгән. Шушы тәртипсезлек белән көрәшүчеләрнең берсе — милләттәшебез Рая Гатауллина. Ул: “Без бу урында күптәннән яшибез. Элек мондый хәлнең булганы юк иде. Машина билгеле бер сәгатькә килә, кешеләр шул вакытка чыгып, ташлыйсы чүпләрен төяп җибәрә иделәр. Менә ике ел инде, әллә нәрсә булды! Чүп җыю машинасы килеп туктый торган урынга капчык-капчык чүпләрне теләсә кайсы вакытта чыгарып ыргыталар, машина килгәнче, чүпләрдән тау хасил була. Берничә тапкыр әлеге чүп-чарны машинага төяп җибәреп, урынын чистартып та карадык, сагалап торып, чүп ташлаучыларның үзләре белән күзгә-күз сөйләшкән дә булды. Нәтиҗәсез, әллә нинди начар сүзләр яудыралар, сүгенәләр. “Мин бу балык чүпләрен өемдә саклап ятсам, сасый бит, мин аны нишләтергә тиеш?” — дип, оятсыз рәвештә ташлап китәләр. Ә урам уртасында аларның чүбе сасып ятса да була дип уйлыйлар. Әйтерсең лә без тәрәзәбездән шушы чүп өеменә карап утырырга тиеш. Җәйге кызу көннәрдә тәрәзә ачу турында уйларга да куркыныч.
Әле беркөнне карап торам, бер әби чүбен алып килде дә, капчыгы белән ташламады, ә аны бушатып, пакетын үзе белән алды. Андыйлар белән сөйләшеп, аңлатып тору файдасыз. Барыбер үзләренчә эшлиләр”, — дип сөйли ачынып.
Рая ханым шәхси йортта гомер итә. Аның каршысында — юл аша — 8 фатирдан торган шәһәр карамагындагы йорт урнашкан. Әлеге йортның фатирларына үзәкләштерелгән җылыту системасы, су, канализация үткәрелгән. Шушы уңайлыклар белән беррәттән йорт янында чүпне алып китү өчен махсус контейнерлар да куелырга тиеш. “Чүпне алып киткәнгә акчасын ай саен түлибез бит, нигә безгә башка шәһәр йортларына куелган кебек үк контейнерлар куелмый? — дип, канәгатьсезлек белдерде әлеге йортта гомер кичерүче Мария Варанкина. — Бу мәсьәлә буенча кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек инде. 30нчы июньдә Ленин районы хакимиятенә йорт каршындагы чүплекне чистартырга һәм ул урынга контейнерлар урнаштырырга ярдәм итүләрен сорап хат язган идем. Аңа җавап итеп шушы хатны алдык:
“Спецавтохозяйство” җәмгыяте тарафыннан 2015 елның 10 июлендә, ә кабаттан 13 июльдә, Короткая урамында урнашкан 89нчы “а” йорты каршындагы чүплекне бетерү максатыннан җыештыру эшләре башкарылды. Гомумән, бу урында чүплек өелгән саен җыештыру эшләре башкарылып тора.
Ә Короткая һәм Депутатская урамнары кисешкән бу урында контейнерлар урнаштыру — мәгънәсез эш. Чөнки шәхси йортларда яшәүчеләр билгеләнгән вакытта килә торган махсус чүп түгү машиналарын көтмичә, чүпләрен фатирлар өчен тәгаенләнгән контейнерларга салачаклар.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәм: агымдагы елның өченче кварталында Короткая 89нчы “а” йорт янында үсеп утырган куакларны кисү планга кертелде.”
Ижау шәһәренең Ленин районы хакимияте башлыгы
А.С. Ожмегов.
“Ә куакларны килеп кисүләрен көтеп торыр хәлебез калмады. Чөнки шушы куаклык арасында наркоманнар үзләренә наркотик кадау урыны ясадылар. Бөтен җирдә канлы шприцлар аунап ятуы бик куркыныч бит. Безнең биредә кечкенә балаларыбыз уйнап йөри, — дип дәвам итте сүзен Мария. — Без әлеге фатирны агымдагы елның язында гына сатып алдык. Мондый мәсьәләләр булуын белгән булсак, якын да килмәс идек. Кешеләр белән талашып беттек. Өлкәннәргә “Чүп ташламагыз”, — дип әйтеп торасың, барыбер үзләренекен эшлиләр. Соңгы вакытны, бераз курыкмаслар микән, дип, чүп ташлаганнарын фотога төшерә башладым. Әбиләр, йөзләрен яшерә-яшерә булса да, чүпләрен китереп ташлыйлар. Әйтә башласаң, хәтта кизәнергә үк тотыналар. Шулай бер әбинең минем күз алдымда пакет белән китереп ташлаган чүбен артыннан ук үз ихатасына кире илтеп куйдым. Әби тиргәшә-тиргәшә чүпне урамга чыгарып ыргытты. Пакет ертылып, бар чүп урамга таралды. Күршедән бер абзый чыгып, миңа: “Җыеп алмасаң, үзеңнең өй алдыңа чүплектәге бар чүпне илтеп чәчәм”, — дип җикеренде. Нәкъ шулай эшләде дә. Миңа әллә нинди сүзләр белән яный. Югыйсә, ул яшәгән урамның чисталыгы өчен көрәшүем.
Июль аенда тормыш иптәшем муниципаль милиция идарәсенә хат язды. Бәлки алардан уңай фикер алырбыз. Юл өстенә куймыйча, ике шәһәр йорты арасына контейнерлар куелса, бәлки шәхси йортларда яшәүчеләр ташламас иде бирегә чүп. Ачкыч белән бикләп йөрешле итеп эшләргә дә була инде чүп савытларын. Мәсьәләне хәл итү ягында булсаң, юлларын табарга була. Бу чүплек юкка чыгарылса, үз кулларым белән әлеге урынга чәчәкләр утыртыр идем”.
Әңгәмәдәшләремнең моң-зарларын тыңлаган арада (ничек шулай туры килде?!) могҗизалы хәл булды. Машина килеп туктап, чүплек урынын җыештыра башладылар. Берничә минуттан ике контейнер да китереп урнаштырып киттеләр. Моны күреп, шәхси йорттан Мария сөйләгән абзый чыгып бар урамны яңгыратып акырырга тотынды. Ул: “Менә синең аркаңда хәзер чүп савытлары минем йортка якын булачак. Хәзер бар чүп юл буенда гына түгел, йортлар арасында таралып ятачак. Күрсәтәм мин сиңа күрмәгәнеңне! Өй яныңда торган машинаңа зыян салам!” Бу — чүплекне бетерү өчен янып-көеп йөргән Мариягә карата әйтелгән сүзләр иде. Әйтелә генәме соң, чыгырыннан-чыгып, нәфрәтләнеп кычкыра иде абзый. “Чүп контейнерлары шулай теләсә кайда куелырга тиеш түгел, башта урын көйләнергә, як-яклап бүленеп алынырга тиеш әлеге урын. Мин бу контейнерларны кирегә теге чүплек урынына илтеп куям. Менә күрерсез”, — дип тә янады ул.
Ә Мария белән Рая ханым, гомумән, контейнерларның куелуына шаккатып: “Кайсы язылган хатыбызга игътибар иттеләр икән? Мөгаен, муниципаль милиция хатыбызны җавапсыз калдырмагандыр, рәхмәт яугыры”, — дип сөенделәр. Бу хәлнең киләчәктә нинди юнәлеш алачагы турында хәбәрләшеп торырга сөйләшеп, мин эш урыныма кайтып киттем.
Берничә көн узгач, Мариягә шалтыраттым. “Әлегә шулай ук, контейнерлар урынында тора. Әмма алар безнең йорт өчен түгел икән. Безгә терәлеп торган күрше һәм тагын ике йорт өчен куелган контейнерлар булып чыкты. Безгә анда чүп ташларга ярамый. Ул йортлар, гомумән, безнең торак коммуналь хуҗалыгына карамый. Тагын шунысы аянычлы: беркөн иртән торуыбызга машинабызны сыдырганнар. Кем икәнен исбат итә алмыйбыз”, — диде кәефсез генә.
Әлеге вакыйгадан соң бер гыйбрәтле хәл искә төште.
Күрше күршесенә ничек каныгырга белмәгән. Көннәрнең берендә чиләк тутырып бәдрәфтән сыекча алып күршесенең ишек алдына түккән. Күршесе ишек алдын юып алган да, үз бакчасыннан, иң матурларын гына сайлап, бер чиләк алма җыйган һәм явыз күршесенең болдырына кертеп куйган. Моны күреп, улы: “Әни, нигә алай итәсең, ул бит безгә начарлык кылды?” — дип гаҗәпләнгән. Әнисе аңа җавап итеп: “Улым, һәркем нәрсәсе артык шуның белән бүлешә”, — дип җавап кайтарган. Мин югарыда язып узган күршеләр һәм чүплек мәсьәләсенә бик тә туры килә бу. Кемнәрдер чисталык, тәртип урнаштыру өчен җан ата, ә кемнәрдер моңа явызлык белән кайтара… И, тормыш…
Элмира Нигъмәтҗан.
P.S. Югарыдагы язманы әзерләгәндә Ленин районы хакимиятенә шалтыратып, әлеге мәсьәлә турында сүз күтәрдек. Безгә борчылып мөрәҗәгать иткән, чүплекне бетерү өчен янып йөрүче милләттәшебез Рая Гатауллина һәм Мария Ушаковага ярдәм итү юлларын эзләп карарга вәгъдә иттеләр. Чүплек мәсьәләсе ничек хәл ителер? Бу темага әле кабат әйләнеп кайтырбыз.