Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Чүплек урынында урман булачак
9.08.2017

Чүплек урынында урман булачак

Удмуртиядә табигатькә зыян салучы ябык зур чүплекләр дистәдән артык санала. Иң иске чүплекләрнең берсе Сарапул тракты буенда урнашкан. Ул 1946-1998 елларда кулланылышта була. 52 ел дәвамында биредә 16,5 метр биеклектә 10,5 миллион кубометр чүп туплана. Яңгырлар яву һәм кар эрү аркасында биредә агулы матдәләр – чүп фильтраты бүленеп чыга. Шулай ук кызу вакытта зарарлы пар барлыкка килә. Чүплек санитария кагыйдәләренә дә туры килми – кимерүчеләр, кошлар һәм сукбайларга бирегә юл ачык.
Чүп полигонын рекультивацияләү планын әле 2000 елларда ук төзиләр. Ул вакытта моның өчен 220 миллион сумга якын акча кирәк була. Финанслау булмау сәбәпле, бу эшне башлау озак еллар тоткарланып килә. Проектка үзгәрешләр керткәч, кирәкле сумма күпкә кими. Узган елның декабре ахырында әлеге чүп полигоны “Чис­та ил” проектына керә. Ул 2017-19нчы елларда тормышка ашырылырга тиеш. Моның өчен 52,6 миллион сум федераль бюджеттан, 24,7 миллион сум Республика бюджетыннан биреләчәк.
Бүгенге көндә биредә эш кайный. Махсус техника ярдәмендә элеккеге чүплек урынын тигезлиләр. “Соңыннан ул су үткәрми торган махсус җир белән капланачак, дренаж системасы булдырылып, агачлар утыртылачак. Киләчәктә монда урман булырга тиеш”, — дип, Удмуртия Республикасының Табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Кокорин эш барышы белән таныштырды. Җитәкче сүзләре буенча, инде быел тиешле эш күләменең 60-70%ы башкарылырга тиеш. Киләсе елның язында күпьеллык үләннәр һәм агачлар утырту планлаштырыла.