Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


12.08.2019

Чүплекме? Йортмы?

Хәзер бөтен илебез, республикабыз буенча һәркем үзе яшәгән тирә-юнь мохитен тәртиптә тотарга тырыша. Матурлык, чисталык һәркемнең күңеленә хуш килә. Чөнки бер генә тапкыр яшибез. Безнең ишегалдында, урамыбызда чүп-чар түгел, ә чәчәкләр үсүен күрәсе килә, күңел матурлыкка омтыла. Илебездә чүп чыгару мәсьәләсенә кагылышлы кануннар әледән-әле үзгәреп тора.

Соңгы елларда гүзәл шәһәребез Сарапул күзгә күренеп үзгәрде: бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Әмма искәрмәләр монда да бар. Хәтерләсәгез: әле күптән түгел генә Мәскәү каласында бер хатын өч бүлмәле фатирына чүп ташып, 5 яшьлек кызы әздән генә исән кала, дип сөйләгәннәр иде массакүләм-мәгълүмат чаралары. Күршеләре чаң сугып, ул сабыйны коткаралар. Бу коточкыч вакыйгага шаккаткан идем. Баксаң, андый хәлләр үзебездә дә булып тора икән. “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре шалтыратып, Сарапул шәһәрендә яшәүчеләрдән хат килүен, шул хат эзеннән Бутлеров урамындагы 31нче йортка барып килүемне сорадылар. Хатта әлеге йортның ишегалдын чүплеккә әйләндергәннәр диелгән. Дөрес хәлме бу? Шундук юлга кузгалдым. Күренекле химик исемен йөртүче бу урам шәһәребезнең “Элеконд” микрорайонында — хатын-кызлар төрмәсе артында урнашкан икән. Кешеләр монда үз йортлары белән торалар. Үзем чүплек эзләп барсам да, урамнарның чиста булуы күзгә ташланды. Якында гына болын-басулар күренеп тора, кошлар сайрый, бер сүз белән әйткәндә, матур урын, тыныч, рәхәтләнеп яшә генә! Кирәкле адресны таптым. Басып торам: өй җимерек хәлдә, торырлык түгел. Чыннан да, капка биеклегендә чүп-чар белән шыплап тулган икән бу 31нче йорт ишегалды. Күршеләр белән сөйләшергә булдым. Алар татарлар булып чыкты. “Бу йортның хуҗасы элек монда яшәде, мичкә ягарга рюкзак белән чүп-чар ташыды ул. Хәзер моннан ерак түгел, хатынының улында яши», — дип, йорт хуҗасы турында бераз мәгълүмат бирделәр алар. 60 яшьләр тирәсендәге Игорь Гончарук беркайда да эшләми икән. Эзләп киттем йорт хуҗасын. Юлда барганда Илмира Якунина белән танышып, аннан да бу хәлгә ничек каравы турында сораштым. “Билгеле инде, матур күренеш түгел. Эшкә барганда-кайтканда күз төшә шул якка, сасы ис килә”, — ди әңгәмәдәшем. Аның белән шулай гәпләшеп, Игорь яши торган йорт янына килеп җиттем. Килене Наталья чыгып: “Игорь өйдә юк, печәнгә китте”, — диде. Аның белән аралашып киттек. “Без аңа әйтеп-әйтеп карадык, тыңламый ул. Өстәвенә, бу өйнең бер документы да юк, артыннан күпме йөрергә кирәк», — ди ул. “Әгәр сезгә: “Килен, сат, акчасы үзеңә булсын, дисә, артыннан йөрер идегезме?” – дип тә сорап куйдым Натальядан. “Әлбәттә! Андый җир участогы якынча 650 мең сум тора”, — ди ул. Аралаша торгач, әңгәмәгә Натальяның күршеләре дә кушылды: “Андагы чүп-чар 25 Кам­АЗ машинасына төярлек! Каян алырга кирәк ул кадәр акчаны? Билгеле инде, бу якта яшәүчеләр кеше күрмәгәндә чүпне күп ыргыттылар анда. Әле монда чүп җыя башлаганнарына бер генә ел. Элегрәк акча түләп, талон алырга кирәк иде. Барысы да пенсионерлар, акчаны каян аласың?! Шулай чүп тавы үсте дә үсте инде…»
Әйе, хәлләр мөшкел дә, куркыныч та. Әгәр янгын чыга калса?..
Натальяга: “Тиз арада эшне хәл итегез, чарасын күрегез, халык ризасызлык белдерә”, — дидем дә саубуллаштым.
Хуҗасыз йорт әнә шулай үлә-бетә шул. Әкияттә генә эшләр тиз эшләнә, әмма шулай да боз кузгалыр дигән өметтә калабыз. Күрше-күлән дә, чүптән котылгач, җиңел сулап куярлар.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.

Редакциядән: Әлеге хатны Сарапул шәһәр думасы депутаты Роберт Рыбаковка тапшырдык. Ул проблеманы чишү өстендә эшли башлады. Аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәрбез.