Чыңгыз Мусин – барыбызның да хәтерендә!
“Яңарыш“ газетасы үзенең 30 еллык юбилеен Әгержедәге дуслары белән дә бергәләп бәйрәм итте. Бәйрәмнең дә бәйрәме булды ул! Истә калырлык мизгелләр бихисап иде. Минем өчен иң истә калганы – бәйрәм башлану белән шушы газета чыксын дип тырышып йөргән, аның чишмә башында торган кешеләрне зурлап искә алу булды. Безнең районда ул, әлбәттә, олуг язучыбыз Чыңгыз ага Мусин. Ул, чыннан да, зурлап искә алу, һәрчак хәтердә тотардай милләтпәрвәр шәхес иде.
Моннан 29 ел элек Мордывыйдан миңа – Шаршадыга хат килде. Аны Чыңгыз Мусин язган. Хатта Ижауда чыга башлаган “Яңарыш“ турында бәян иткән. Темаларны, киңәшләрен язган. Менә шулай, кулына каләм алып, хат язып, аны таныш һәм таныш түгел райондашларына җибәреп, “Яңарыш”ның хәбәрчеләрен, газета укучыларын булдыру һәм арттыру өчен җан атып йөргән туганыбыздай якын кеше иде ул! Рәхмәт, “Яңарыш”лылар, аны һәм андыйларны онытмыйсыз. Күңел чисталыгын күрсәтә торган изге гамәл!
Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре.