Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Чыршы бәйрәме татарча узды
24.12.2015

Чыршы бәйрәме татарча узды

22 декабрьдә Ижау шәһәренең татар сыйныфларында белем алучы һәм татар төркемнәрендә тәрбияләнүче 100дән артык бала Халыклар дуслыгы йортына агылдылар. Бу көнне аларны биредә татарча Чыршы бәйрәме көтә иде.

Балалар бәйрәмгә бик әзерләнеп килгәннәр. Башка еллардан аермалы буларак, алар милли күлмәкләр, карнавал костюмнары да кигәннәр. Яңа ел, чыршы, Кыш бабай турында күп кенә шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып шатландырдылар. Бәйрәмнең башыннан алып ахырына кадәр бер генә рус сүзе дә яңгырамавы күңелгә сары май булып ятты. Балаларга кунакка килгән әкият геройлары оештырган уеннарда катнашу да бик ошады. Ә Убырлы карчык белән Тылсымчы күрсәткән фокусларны нәниләр генә түгел, өлкәннәр дә бик кызыксынып күзәттеләр. Балалар чыршы бәйрәменнән күтәренке күңел белән кайтып киттеләр. Ә Кыш бабай бүләкләре аларның сөенечен тагы да арттырды.
Чыршы бәйрәменнән зурлар да канәгать булып киткәннәр. Оныгы белән бәйрәмдә булган Гөлнара Шәмсетдинова шул ук көнне редакциягә шалтыратып, оештыручыларга үзенең зур рәхмәтләрен җиткерде. «Оныгым Эмелиягә дүрт яшь. Татарча өйрәнсен дип, «Асылъяр» ансамбленә бирдек. Бәйрәмдә оныгым белән мин дә рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Татар балаларын бергә җыйган мондый бәйрәмнәр оныкларыбыз күңелендә эзсез югалмас», — диде ул.
Мондый бәйрәмнәрнең төп максаты да — татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт уяту. Киләчәктә дә ата-аналар балаларын татар сыйныфларына, татар төркемнәренә яздырсыннар дип, балаларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну уянсын дип, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова мондый чараларга әһәмият бирә. Ул әлеге бәйрәмне алып барырга алынган Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы хезмәткәрләренә, балаларын милли рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирүче ата-аналарга, әби-бабайларга, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә зур рәхмәтен белдерде.

Рилия Закирова.